• 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 26 Август Фәнил Фәйзуллин
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 27 Август Евгений Медведев
  • 27 Август Миңгол Галиев
  • 27 Август Айдар Метшин
  • 28 Август Исмәгыйль Хәлиуллов
  • 29 Август Суфиян Поварисов (1924-2016)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

04.04.2015 Мәдәният

«Ак чәчәкләр» буенча төшерелгән яңа фильм турында Миләүшә Айтуганова белән ӘҢГӘМӘ

5 апрельдә Татар дәүләт филармониясендә Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән фильм тәкъдим ителәчәк. Шул уңайдан без «Яңа гасыр» телевидениесе генераль директоры урынбасары – генераль продюсер, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова белән сөйләштек.

– Миләүшә ханым, «Ак чәчәкләр» эчке кичереш­ле, тирән роман. Андагы образларны ачып бирер­лек артистларны ничек сайладыгыз?
 
– Төрле вариантлар карадык һәм отышлыларына тукталганбыз. Мин артистлар уеныннан канәгать. Төп рольдә уйнаучы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров чын профессор сыман, үзенең прототибы Әбүзәр Таһировка охшаган. Элекке куелышта ул Мансур ролендә уйнаган. Әзһәр абый кадрда яши, Әбүзәр яраткан җырларны да ярата икән. Гөлшәһидә роленә Тинчурин театрыннан Резидә Сәләхованы алдык. Кайбер артистлар сәхнәдә әйбәт уйный, ә кадрда алай килеп чыкмый. Резидә сәхнәдә дә яхшы уйный, фильмда да нәкъ тормыштагыча килеп чыкты. Мансур роленә артистны озак эзләдек. Ниhаять, Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдиновны таптык. Ул пластика ягыннан да көчле, эмоцияләрне күрсәтә белә, һәрвакыт камилләшә генә бара. Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин шактый төшергәннән соң гына килде. Ул тискәре образ – Янгура ролендә уйный. Без бу образга күп кенә урта буын артистларны эзләп караган идек. Рамил нәкъ үзе булды, минемчә. Юматша ролендәге Рөстәм Гайзуллинны нәкъ шул роль өчен туган, диярсең. Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи Сәхибҗамал җиңгине уйный. Аның җырлавын да ишетеп булачак. Кинода төшәргә күптән хыялланган Әтнә театры артисты Гүзәл Гаффарова да катнаша. Камал театрыннан Наил Дунаев, Ирек Баһманов кебек артистларның катнашуы да отышлы. Тинчурин театрыннан Гөлназ Нәүмәтова Чибәркәева ролен тетрәндергеч итеп уйный. Экранда шундый артистларны күргәч, фильмны карыйсы килә башлый. Шуңа күрә аларның уйнавына мин бик шатмын. Без Әбүзәр ролен башта Ринат Таҗетдиновка тәкъдим иткән идек. Ул, театрда уйный торган спектакльләре күп булу сәбәпле, баш тартты. Аннары Гөлшәһидә роленә озын кара чәчле чибәр Айгөл Хәйрине тәкъдим иткән идек. Уйный башлагач, тандем килеп чыкмады.
 
– Фильмны төшергәндә нинди кыенлыклар булды?
 
– Безгә элеккеге хастаханә кирәк иде, аны озак эзләдек. Ахыр чиктә, сәламәтлек саклау министры Адел Вафин ярдәме белән, тимерьюлчылар хас­таханәсендә тукталдык. Анда төзекләндерелми калган бер ягы бар иде. Иске җиhазлар да аларда сакланып калган. Табибларның халатлары да, хастаханәдә ятучыларның киемнәре дә башка төрле булган, аларны табу да кыенрак булды. Аннан соң элеккеге Федосеев урамы, Фукс бакчасы юк... Казанның яңартылмаган почмакларын эзләп аптырадык. Шул чордагы мохитне саклап калган биналарда төшерәсе килде.
 
– Роман белән фильм арасында аерма зурмы?
 
– Романда идеологиягә бәйле нәрсәләр күп, ул чор бит, үзегез беләсез, коммунизм чоры. Ә без мәхәббәт тарихы hәм Әбүзәр Таhиров образы аша чын табибның нинди булырга тиешлеген күрсәтергә теләдек. Әбүзәр Таhиров «Чын табиб нинди була?» дигән сорауга җавап бирә. Табиб авырулар белән ничек аралашыр­га, аларны ничек дәваларга тиеш? Әзһәр абый аны нәкъ шулай итеп, җиренә җиткереп уйнады. Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә табиблар арасында үз hөнәрләренә тугры булмаганнары да бар. Бу фильмның максаты– бүгенге җәмгыятьтә табиб hөнәренең дәрәҗәсен кү­тәрү дә.
 
– Фильмга сценарийны Айгөл Әхмәтгалиева белән Илсур Мортазин язганлыгы мәгълүм. Кайсысын отышлы дип таптыгыз?
 
– Икесен берләштердек. Хатын-кыз эмоцияләргә бай, ә ир-ат күзлегеннән караганда, аларның фикере төрләндерү өчен кирәк.
 
– Бу эшне башкарып чыгуда артистлардан кала да көч түккән кеше шактый булгандыр?
 
– Әлбәттә. Фильмны Алмаз Нургалиев төшерде. Музыка Айрат  Шәйхетдиновныкы, ә Вил Усманов биш җыр язды. Артистлар белән Ринат Әюпов эшләде.
 
– Фильм телевидение­дә кайчан чыгачак?
 
– Без аны көзгә таба күрсәтергә планлаштырабыз.
 
Динар Хөснетдинов – Мансур ролендә:
 
– Мин «Ак чәчәкләр» романын беренче тапкыр 10 нчы сыйныфта укыдым. Ул чакта бик тәэсир итмәгән иде, ә кастингтан соң кат-кат укыдым. Укыган саен роман яңача ачыла барды. Ул табиб һөнәренә мәхәббәт уята. Аны балачакта ук укыган булсам, мин табиб һөнәрен сайлаган булыр идем, дип уйлыйм. Үзем уйнаган Мансурның холкын төгәл генә әйтеп булмый. Аның үзенә дә Юматша: «Мансур, сине аңлап булмый», – ди. Мин дә  тормышта шундый. Ул эзләнүчән, нәрсәдер көтә, өметләнеп яши. Бу сыйфаты да үземә хас. Мин дә Мансур эшләгән сыман эшләр идем сыман тоела. Без һәрвакыт булганны кадерләмибез. Булмаганга омтылабыз.  
 
Резидә Сәләхова – Гөлшәһидә ролендә:
 
– Мин «Ак чәчәкләр»не мәктәптә үк укып чыктым. Мәктәп программасында булмаса да, аны әти-әни укырга тәкъдим иткән иде. Ул беркемне дә битараф калдырмый, миңа да бик көчле тәэсир иткән иде. Шундый фильмда төшү, әлбәттә, куандыра. Камера алдында җиңел булмады, билгеле. Чөнки моңа хәтле фильмда төшкәнем юк иде әле. Табигый, тормышчан булырга кирәк, дигән таләпләр куйдылар. Гөлшәһидә күпмедер дәрәҗәдә минем рухыма туры килә. Ул – гаделлек өчен көрәшеп яши торган кеше. Безне дә әти шундый итеп тәрбияләде. Аннан соң ярату, хисләреңә тугры кала белү дә героем белән уртак сыйфатыбыз, дип саныйм. Мин бу образны зур җаваплылык тоеп, тырышып гәүдәләндердем.
 
Әзһәр Шакиров – Әбүзәр Таһиров ролендә:
 
– Мин элек төшерелгән телевизион спектакльдә Мансур ролендә уйнаган идем бит. Ул чакта төшергәндә җиһазлар бөтенләй башка иде. Ә хәзер заманча җиһазларны алар белән чагыштырып булмый. Миңа бу юлы Әбүзәр ролен гәүдәләндерү җиңел тоелды, чөнки  фаҗигале язмышны гына чагылдыру авыр. Мин үз образым белән табиб һөнәренә мәхәббәт, ихтирам уятырга теләдем. Тамашачы бу фильмны яратыр, дип уйлыйм.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.04.2015
Шәһри Казан печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом