|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2009 Җәмгыять
МЕДВЕДЕВ "МОБИЛЬНИК" ЯКЛЫАрмия яшендәге егетләрнең 40 проценты солдат хезмәтен узарга яраксыз. Сәламәт булганнарының исә хәрби хезмәткә барасы килми. Россия Дәүләт Советының Рязаньда узган утырышында Дмитрий Медведев әнә шул чынбарлыкны телгә алды. Аның фикеренчә, бу вәзгыятьне яхшырту өчен егетләрне түгел, армиядәге хәлләрне үзгәртергә кирәк. Татарстанның яшьләрне армиягә әзерләү тәҗрибәсе исә башкаларга үрнәк буларак тәкъдим ителде. Утырышта Минтимер Шәймиев тә катнашты. Россия Президенты әйтүенчә, соңгы 20 ел эчендә армиягә барырга яраклы егетләр саны өчтән бергә кимегән. Медведев моның сәбәбен мәктәп тәмамлаучыларның сәламәтлеге начар булу, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләнмәү, аларга хәрби-техник спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирмәүдән күрә. "Ә күпләрдә, гомумән, армиягә карата тискәре караш барлыкка килгән. Алар хәрби хезмәткә барудан курка", – диде ил башлыгы. Әлбәттә, вәзгыятьне үзгәртү өчен матбугат чараларыннан файдалану кирәклеге әйтелде. "Әмма иң мөһиме – армиядәге чынбарлыкны үзгәртергә кирәк. Ул егетләр өчен куркыныч булырга тиеш түгел", – диде Медведев.
Утырыш барышында Татарстанда бу нисбәттән күрелгән чаралар башкаларга үрнәк буларак тәкъдим ителде. Әйтик, республикада РОСТО (ДОСААФ) иҗтимагый-дәүләт оешмасы дәрәҗәсенә күтәрелде. Башка төбәкләрдә исә кайчандыр халык акчасына булдырылган система бөтенләй диярлек таркатылган, корылмаларның бер өлеше исә коммерция вәкилләре кулында. Медведев системаны ил күләмендә торгызу һәм аңа Татарстандагы кебек иҗтимагый-дәүләт оешмасы дәрәҗәсе бирү бурычын куйды. Бу эшнең барышын Россия Президенты Администрациясе күзәтәчәк.
Дмитрий Медведев Татарстандагы тагын бер яңалыкны үрнәк буларак телгә алды. Монысы кәрәзле телефоннар белән бәйле. Билгеле булганча, республика Хөкүмәте инде ике ел дәвамында армиягә китүчеләргә "мобильник"лар өләшә. Дөрес, хәрбиләр әлеге адымны бик үк җылы кабул итмәде һәм еш кына хәрби частьларда бу мәсьәләдә бәхәсләр килеп чыга. Россия Президенты әйтүенчә, яшь солдатлар өчен якыннары белән аралашып торудан да әһәмиятлерәк нәрсә юк. Чәршәмбе көнне интернетта үзенең яңа блогын ачкан кеше буларак, Медведев, әлбәттә, элемтә чараларының нәрсә икәнен генералларга караганда яхшырак аңлый. Дәүләт Советы утырышында хәрби хезмәт узучыларның электрон паспортлары базасын булдыру хакында да сүз булды. Бездә бу эш тә тормышка ашырыла инде. Республика Президенты Минтимер Шәймиев әйтүенчә, Татарстанда алга таба да егетләрне армиягә әзерләү белән ныклап шөгыльләнәчәкләр. Аның сүзләренә караганда, ар-миягә барасы егетләрдә гражданлык бурычы хисен булдыру иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе.
P.S. Рязаньда Дәүләт Советы утырышы узган көнне 75 якташыбыз хәрби частьларга юл алды. Быелгы язгы чакырылыш барышында армиягә озатылган беренче төркем бу. 15 июльгә кадәр исә Татарстанда яшәгән 7 меңгә якын егет хәрби хезмәткә алыначак.
Камил ХӨРМӘТОВ |
Иң күп укылган
|