|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2015 Юмор
Кая карама – хатын-кыз...Соңгы арада хатын-кызларның күбәеп китүе шаккатыра башлады. Кая карама – хатын-кыз! Кәнсирт, театр залларында – алар. Автобус, троллейбус, трамвайда – алар. Мәктәптә, балалар бакчасында, ашханә, бүльнисләрдә әлеге дә баягы шул яулыклы, халатлы, итәкле затлар. “Безнең ирләр кайда соң?” дигән урынлы сорау туа. Бала табу йортларындагы статистикага баксаң – иллегә илле туа лабаса! Кайберәүләр, ир-егетләр хәзер бер кулга сыра шешәсе, икенчесенә пульт тоткан килеш телевизор каршындагы диванда яталар, дигән булалар. Хәзерге ир затын шулай мыскыллап күрсәтү нинди явызның гамәледер – белмим, минем ятканым юк! Икенчеләре, акча кытлыгы мужикларны өстәмә эш табарга мәҗбүр итә, дип фаразлыйлар. Хәзер бит һәр кеше кредит сазлыгына баткан. Белмим, минем батканым юк! Ир халкы күпләп кырыла, дип фаразлаучылар да байтак. Ә менә монысын инкарь итеп булмый!.. Бу арада, машинаны ремонтка кую сәбәпле, бер атна троллейбуста йөрергә туры килде. Тукталыш саен ишелеп апа-сеңелләр утыра. Ир затлары берән-сәрән. Нәрсә генә күрмисең, ишетмисең анда?! Бер чибәр генә ханым, баласы көйсезләнә башлагач, миңа төртеп күрсәтә: еласаң, мәмине әнә теге сакаллы абыйга бирәм... Бала бер минутка тынып тора да тагын шыңшый башлый. Яшь ана янә миңа борылып: “Хәзер мәмине сакаллы абыйга бирәм...” Ахыр чиктә түзмәдем: мәйтәм, сез, сеңелкәш, канса да кансов хәл итегез. Мин сезнең аркада өченче тукталышымны узып китәм бит инде!..
Шулаен шулай да, бу мәсьәләнең икенче ягы бар бит әле, җәмәгать. Анысы турында да әйтмичә ярамый. Хатын-кыз – дачурта, ә өйләнә башласаң, җүнле кеше табып булмый. Мәскәү бу хәлләргә борчылып, Беренче каналдан хәтта “Әйдә өйләнешәбез!” дигән тапшыру күрсәтә башлады. Баштарак без дә аны караштыргалый идек. Хатын белән. Ара-тирә Мәскәүгә безнең кәләшләр дә кияү сайларга барып чыгалар. Татар кызлары, үзегез беләсез, күршенең әтәче катырак кычкыра дипме, ятларга күз ата. Баштарак принц көтеп тулай торакта яталар. Картая башлагач, кияү түгел, маҗара эзли башлыйлар. Үз башларына.
Әй, тырышалар, әй, бөтереләләр, әй, кыланалар. Мин тел шартлатам, ә хатын көнләшүеннән башка бүлмәгә чыгып китә. Имештер, мин беркайчан да хатын-кызны дөрес бәяли белмәгәнмен...
– Әйе шул, сиңа өйләнүем дә моны раслап тора! – дип кычкырам.
Шуннан сүз артыннан сүз – нәтиҗәдә эшләр “поженимся”дан “давай разведемся”га килеп җитә. Чөнки икебез дә – сүз бирми, сүз күтәрми торган адәм. Берәр атна өйдә тынлык – мәет чыккан кебек. Аннары җайланып китә китүен. Әмма бугазда төер утырып кала.
Кыскасы, “Давай поженимся”ны бөтенләй карамас булдым. Чөнки анда ай саен үзен Русиянең баш яучысы дип игълан иткән адәми затның йә үзенә, йә кызына ду китереп кияү эзлиләр. Ләкин табалмыйлар. Әллә тауарлары үтмәс шунда, әллә сәүдәгәрләре так себе, әллә не там ищут. Менә шундый пәрәмәч, аптыкаем!
Вупчем, җәмәгать, хатын-кыз күбәйгән саен, мәсьәләләр дә катлаулана бара. Кем ничектер, мин шәхсән хатын-кызга баш бирмәү ягында. Акча кем кулында булырга тиеш? Әйе, ирләр кулында. Ә бездә ничек? Сайлау алдыннан түрәләрнең декларацияләрен укып хәйраннарга калдым: аларның хатыннары ирләренә караганда күпкә баерак икән бит! Вәт сиңа мә! Кайсы түрәнең хатынын алма – миллионер! Күрше Җамалетдин әйтмешли, кем кулында пачка – шуның кулында тачка. Һәм башка нәрсәләр дип өстәр идем мин... Соң, шулай булгач, ничек безнең илдә кризис булмасын!
Акчалы хатын ничек итеп иргә баш бирсен ул! Ә акчасыз ир ул – мәхлук, җан көеге, хатын арбасына тагылган дегет чиләге. Безнең бөтен бәлаләребез шуннан дип уйлыйм мин үземнең ике дипломга ия булган башым белән.
Әйе, хатын-кызның артык үрчеп китүе сагайта. Хәтта өркетә. Күршем Җамалетдин: “Мин хатын-кызлардан куркам, агайне! Бигрәк тә икәү генә бер бүлмәдә калырга”, – ди.
– Нигә? – мәйтәм.
– Берәр нәрсә сорарлар может...
Дамир ГЫЙСМЕТДИН |
Иң күп укылган
|