|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2015 Фаҗига
Тауларда югалган Казан гаиләсе табылды. Туңып үлгән 14 яшьлек кыз җылы киемен энесенә биргән (ВИДЕО)Казаннан 32 яшьлек Лилия Рамазанова 6 яшьлек улы һәм 14 яшьлек кызы белән Чиләбе өлкәсенең Төлек авылына 29 мартта килгән. Авыл Көньяк Урал тыюлыгы һәм Башкортстанның Зираткүл Милли паркы арасында урнашкан. Туристлар бирегә ел дәвамында килә. Рамазановлар гаиләсе килгән көнне үк, бераз ял итеп ала да, тауларга сәяхәткә чыгып китә. Тиешле вакытта элемтәгә чыкмагач, аларны коткаручылар эзли башлый. Ике баласы белән Ирәмәл тауларында югалган хатынны 185 кеше эзли. Төнгә каршы булганга, эш катлаулы бара. 30 мартта 20:10 сәгатьтә эзләп тапкач та, әле 4 сәгать тау юлыннан коткару эшләре дәвам итә.
Лилиянең һәм улының аяклары өшегән, алар хәрәкәтләнә алмый. Ә олы кызына коткаручылар ярдәме инде кирәк булмый: ул туңып һәлак булган. Кыз өстендәге җылы киемнәрен энесенә биргән булган.
Оста туристлар әйтүенчә, Ирәмәл тауның сөзәк булуы, күпләр өчен җиңел булып тоела һәм шул харап итә дә. Рамазановлар да тауга хәтта шырпы һәм җылы кием алмыйча гына чыгып киткәннәр.
Хәзер әнисе һәм улы Чиләбе хастаханәсендә. Тикшерү комитеты кыз үлеме буенча җинаять эше ачты.
--- |
Иң күп укылган
|