|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2015 Ир белән хатын
"Өйләнешегез генә, беренче парга үз акчама кер юу машинасы бүләк итәм"“Өйләнешегез генә, беренче парга үз акчама автомат кер юу машинасы бүләк итәм”, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов. Моннан берничә ел элек җәйге эш өстендә районның ул чактагы башлыгы Марат Зарипов, буйдаклар проблемасын күтәреп, күпләрне шаккатырган иде. Ул чакта проблеманың сәбәпләрен ачыклау, өйрәнү юнәлешендә эш тә башланган иде, нигәдер ул инициатива урыннарда яклау тапмады кебек. Бәлки әле буйдаклар үзләре бу мәсьәләнең зур проблема булуын танырга теләмәгәндер яки үзләренең шәхси проблемасын башкалар белән бүлешергә әзер булмагандыр. Инде менә районда бу мәсьәләгә тагын әйләнеп кайттылар. Тәвәккәлләп, конкрет чарага ук тотынганнар. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының райондагы бүлекчәсе һәм ЗАГС идарәсе берләшеп, таныштыру үзәге оештырганнар. Анда инде беренче чара да үткәргәннәр.
– Берәр чара үткәрә башласаң, районда ничектер һаман буйдаклар проблемасы белән “бәрелешәсең”. Шуңа күрә бу хакта гел уйланып йөрдем, – ди бу башлангычның инициаторы, “Ак калфак”ның райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә апа Камалова. – Район Советы рәисе урынбасары Наил Сабирҗановка шушы теләгемне әйтеп, райондагы барлык буйдакларның төгәл санын белергә иде, дидем. Өч көн эчендә барлык үзидарәләрдән мәгълүмат җыеп, кулыма тоттырды. 945 кеше! Кеп-кечкенә район өчен 30-50 яшьтәге шушы кадәр ялгызак булу бик күп, шулай бит? Нәрсә эшләп карыйк, дип мөрәҗәгать иткәч, кайберәүләр, димче-яучылар эшен башларга кирәк, диде. Нигәдер үзем монысын кабул итә алмадым. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова белән бу яктан фикерләребез туры килде – таныштыру үзәге булдырырга. Анда очрашулар, төрле чаралар үткәреп, яшьләрнең үзләренә сайлау-сайлану мөмкинлеге бирергә. Менә күптән түгел беренче очрашу да үткәрдек. Әллә киләләр, әллә юк дип, куркып кына егерме кеше чакырган идек, унҗидесе килде. Димәк, кирәксенәләр дип сөендек. Бу очрашуга без Борнак авылында яшәүче, алтын туйларын билгеләп үтүче Гадения апа һәм Мөбарәкҗан абый Гарифҗановларны, Чутайдан унтугыз ел элек тормыш иптәшен югалткан Нәкыйп абыйны чакырдык. Гарифҗановлар тигез гомер итүнең серләре белән уртаклашса, Нәкыйп абый ялгыз картлыкның бик тә авыр булуын сөйләде.
Без исә шушы өлкәннәр мисалында яшьләргә үрнәк бирергә теләдек. Мин үзем шушы бәйрәмгә багышлап шигырь чыгардым, ә Соснадан танылган тальянчы Ягъфәр абый Хәбибуллин “Гашыйклар” дигән җыр язды. Беренче өлешен ЗАГС идарәсе бүлмәсендә, икенче өлешен китапханәдә үткәрдек. Аерым бүлмә кирәк булачагын шунда аңладык. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировка мөрәҗәгать иткән идек, берничә көн эчендә мәсьәлә уңай хәл ителде дә. Димәк, икенче очрашуны үз бүлмәбездә үткәрәчәкбез. Ә беренче чараны үткәрүдә исә Рәсимә Сәгыйтова кебек игелекле кешеләр матди ярдәм күрсәтте. Китапханә коллективы, “Ак калфак” оешмасы активистлары да безгә теләп ярдәмгә килде. Мине иң сөендергәне шул: оештыручылар гына түгел, чарага килүчеләр дә аны ошатып, кирәклеген аңлап китте. Инде анда катнашканнар гына түгел, бу турыда ишетеп-белгәннәр дә: “Тагын кайчан үткәрәсез?” – дип шалтырата. Хакимияттәгеләр дә, ай саен үткәрегез, ди. Шушы көннәрдә үзәккә чын хуҗа да табылды: “Ак калфак” оешмасының актив члены Гөлсинә Галиева җаваплы итеп билгеләнде.
Зөлфирә апа сөйләгәннәргә шуны гына өстәргә кирәк: әлеге чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов үз чыгышын беренче өйләнешүче парга үз акчасына автомат кер юу машинасы бүләк итәргә вәгъдә биреп тәмамлаган. “Өйләнешегез, тату гаилә корып, матур итеп яшәгез генә!” – дигән ул.
... Менә шундый күмәк омтылыш белән башланган эш тә нәтиҗә бирмәсә инде...
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|