|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2015 Җәмгыять
Балалар нигә үз-үзен үтерә?Узган ел Татарстанда балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары кинәт артып киткән. 2014 елда андый яшүсмерләр саны 23кә җиткән. Бу 2013 ел белән чагыштырганда 35 процентка күбрәк. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында республиканың балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина хәбәр итте. Авылларда үз-үзенә кул салучы балалар арта
Җитәкче китергән мәгълүматларга караганда, узган ел Татарстанда үз-үзенә кул салган балалар саны 2013 ел белән чагыштырганда 6 очракка күбрәк теркәлгән.
- Суицид очраклары Казан һәм Чаллыда аеруча күп. Башкалада андый очраклар сигез булса, Чаллыда – биш. Бөгелмә районыныда – ике, Алексеевск, Баулы, Чүпрәле, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Тукай районнарында берешәр бала үз-үзенә кул салды, - дип сөйләде Гүзәл Удачина.
Бактың исә, соңгы елларда авыл җирлегендә теркәлә торган суицид очраклары кинәт кенә артып киткән икән. Шәһәр балалары арасында әлеге күрсәткеч 10 мең балага 0,44 булса, авыл җирлегендә исә – 1,95.
- Үз-үзенә кул салган балаларның 15е мәктәптә укыган, 7се – башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алган. Бары тик бер генә бала беркая да эшләмәгән һәм укымаган, - дип дәвам итте сүзен Гүзәл ханым.
Алимент түлиселәре килми
Гомумән алганда, 2014 елда Татарстанның балалар хокукларын яклау буенча вәкил исеменә барлыгы 1,2 мең мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аеруча актуаль мәсьәлә булып һаман да балаларның торакка хокуклары бозылу белән бәйле проблема санала.
- Кагыйдә буларак, һәр өченче мөрәҗәгать шул хакта. Торак белән бәйле проблемаларның 17 проценты ата-ананың аерылышуына бәйле рәвештә килеп чыга. Алар махсус теркәүдән төшерелә яки инде тору урыныннан законсыз рәвештә чыгарыла. Ятим һәм ата-ана игътибарыннан мәхрүм калган балалар да торак белән бәйле проблемалар белән шактый еш очраша, - дип дәвам итте сүзен вәкил.
Балалар өчен алимент түләмәү белән бәйле проблема шулай ук көн үзәгендә. Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, әлеге мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүче аналар артканнан-арта.
- Әлеге аналарга балаларын берьялгызлары гына үстерү шактый авыр. Ә аларның әтиләре исә еллар буе алимент түләми. Әлеге затларның балаларына булган бурычлары шактый зур. Бу эшкә суд приставларының тиешле игътибар бирмәвен ассызыклап үтәр идем, - дип белдерде бала хокуклары буенча вәкил.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|