|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2015 Җәмгыять
Казан читендә йорт салуның ние бар – мүклисе дә чутлыйсыФатирда яшәү рәхәтрәкме, әллә шәхси йорттамы? Соңгы арада әнә шул сорау белән баш ватучылар саны арткан. Берәүләр уйлаган арада, икенчеләр Казан тирәсендәге буш җирләрне алып бетереп бара. Бүген шәһәр эчендә үз йорты белән яшәргә теләүчеләр буш кишәрлекнең бер квадрат метры өчен бер миллион сум акча түләргә риза. Ә Казан читендәге бистәләрдә ун сутый коры җирне уртача ике миллион ярымга сатып алырга мөмкин. Аннары йорт саласы гына кала. Анысының ние бар – мүклисе дә чутлыйсы... Социологлар үткәргән тикшеренүләргә күз салсаң, моннан утыз ел элек ил халкы бер торактан икенчесенә уртача 49 елга бер тапкыр күченгән икән. Гади итеп кенә әйткәндә, кеше үз гомерендә яшәү урынын бер тапкыр алыштырган. АКШта исә бу күрсәткеч 5–8 ел тәшкил иткән. Америка халкын куып тота алмасак та, соңгы елларда россиялеләр “түбәсен” ешрак алыштыра башлаган. Берничә ел элек “Иҗтимагый фикер” фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халыкның егерме проценты хәзер яши торган фатир яисә йортына соңгы биш елда гына күченгән. Тагын унике проценты “өй туе”н 6–10 ел эчендә ясаган. Бер түбә астында яшәү вакыты 15–20 елга кадәр кимегән. Шунысы да бар: бу саннарга авыл халкы да керә. Ә менә вакытлыча фатир алып торучылар исәпкә алынмый. Кычкырып җырлыйсың килсә...
Лилия һәм Дамир Ибәтуллиннар ике ел эчендә өч “түбә” алыштырырга өлгерде. Былтыр өйләнешкән гаилә башта әти-әниләреннән калган өч бүлмәле фатирда яшәде. Озак тормастан, Дамир фатирны сатты да Казаннан ерак түгел бер бистәдә җир алды. Күптән түгел генә ике катлы йортка күченде алар. “Үз йортың белән яшәүнең өстенлеге күбрәк, – ди Дамир. – Дивар артында иртәнге җидедән алып, төнге унбергә кадәр шау-шу килүче күршеләрең булмау үзе генә ни тора! Күпкатлы йортта яшәгәндә гел машина куярга урын таба алмыйча азаплана идек, хәзер бу мәсьәлә дә хәл ителде. Су бетереп, ут сүндереп тә тинтерәтмиләр. Үз йортың белән яшәү кыйммәтрәк, әлбәттә, монда бит барысын да үз көчең белән эшлисең. Торба шартласа, сантехник та йөгереп килми”.
Психолог Лилия Бормусова сүзләренә караганда, күпләр шул рәвешле күптәнге хыялын чынга ашыра. “Шәһәрдән читтә үз йортың белән яшәргә карар кылуның мөһим якларының берсе – балаларны саф һавада, имин шартларда үстерү теләге. Ата-аналар балаларның психологик һәм физик сәламәтлеген кайгырта, – ди белгеч. – Үз йортыңда ни теләсәң, шуны эшләргә мөмкин. Мәсәлән, кычкырып җырларга ярый. Ә күршеләрең сиңа комачау итмәячәк. Өлкән яшьтәгеләр исә шәхси йортны җиргә якынрак булу өчен сайлый”. Фатирны йортка алыштыручылар арасында үз көчен сынап караучылар, башкалардан аерылып яшәргә теләүчеләр дә җитәрлек икән.
Капкага җир җитми
Торак йорт салу өчен җир сату белән шөгыльләнүче Марат Исламов әйтүенчә, үз йортында яшәргә теләүчеләр көннән-көн арта. Хәер, моның шулай икәнен аңлау өчен Казан тирәсендә бер-бер артлы “үсеп” торучы коттедж бистәләренә күз салу да җитә. “Кайберләренең исемен дә истә калдырырга өлгермибез, биредә инде җир бетә”, – ди риэлтор. Моңарчы халык йорты булган яки нигезе салынган кишәрлекләргә өстенлек бирсә, хәзер күбрәк буш җир сайлый икән. “Җир кишәрлеге беркайчан да үз бәясен югалтмый, – ди Марат Исламов. – Бигрәк тә Казан читендәгесе”.
Риэлтор сүзләренә караганда, шәһәр читендәге бистәдә үз йортың белән яшәү теләге практик яктан үз-үзен акламый. “Бигрәк тә яшьләр өчен катлаулырак. Бүген сорау зур булган коттедж бистәләренең күбесендә балалар бакчасы булса да, сырхауханә, мәктәп юк. Димәк, көндәлек эшләргә җитешү өчен ир дә, хатын да машинада йөрергә тиеш була”, – ди ул. Шыплап тулган яңа бистәләрдә урам өчен дә “көрәш” башланган. “Җирнең һәр сантиметры исәптә. Шуңа күрә күпчелек халык капкасын булса да урам ягынарак чыгарып куярга тырыша. Нәтиҗәдә юллар тарая. Хәзер бистәләрдә урам аша ике машина уза алса, бу яхшы санала инде”, – ди Марат Исламов.
Өч миллионлык эш
Гөлназ һәм Айнур Корбангалиевлар да Казаннан ерак түгел урнашкан бистәдәге ике катлы агач йортка ия. “Өй туе”н үткәрергә әзерләнеп йөриләр. “Җирне моннан биш ел элек әтием сатып алып куйган иде, – ди Айнур. – Йортны үз көчебез белән торгызабыз. Ялларда, бәйрәм көннәрендә туганнар җыелышып эшләдек. Ел ярым дигәндә йортны түбә астына керттек. Хәзер эчке эшләрне башкарам. Җир сатып алу акчасын исәпләмәгәндә, ике катлы таш йортны башыннан алып ахырына кадәр төзеп бетерү өчен ким дигәндә 3 миллион сум акча кирәк”.
Айнур машинада йөрсә, Гөлназның “тимер ат”ы юк. “Бистәдән метрога кадәр автобус йөреп тора. Бәясе 30 сум. Эшкә шулай йөрим, – дип сөйләде Гөлназ. – Үз йортың белән яшәүнең дә кимчелекләре бар инде, әлбәттә. Кирәк чакта ипи чыгып алырга кибет тә юк. Балага да күңелсезрәк. Бала-чага тавышыннан шау-шу килеп торучы ишегалды юк бит монда. Һәркем үз эченә бикләнеп яши. Баланы урамга үзен генә чыгарып җибәрмим, күрше саен бозау кадәр эт, ялгыш ычкынмасыннар дип куркам. Аның каравы, һавасы чиста”.
Элек халык шәһәр үзәгендә яшәргә омтылса, хәзер таш диварлардан качу ягын карый, ди белгечләр. Шунысы да бар: бүген бу – байлык билгесе түгел. Моңарчы шәхси йортны фатирдан кала тагын бер милек итеп сатып алсалар, хәзер шәһәр читендәге өй – бер һәм бердәнбер яшәү урыны.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|