|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2015 Мәдәният
Тукай бүләген – иң лаеклыларга!Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе мәдәният әһелләре арасында республикабызның иң дәрәҗәле бүләге санала. Һәр яз саен аны тапшыру уңаеннан бөек шагыйрьнең туган көнен каршылаганда шау-шу булып ала. Габдулла Тукай премиясе лауреаты булу - Татарстанда иң абруйлы дәрәҗә. Әлеге олуг исемгә иң могътәбәр шәхесләр генә лаек дип табыла. Тик бу шулаймы соң? Соңгы арада Тукай бүләген ваклый башладылар, лаексызлар аны бер-бер артлы чират торып ала, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Чыннан да, кандидатураларын берничә ел рәттән куеп, бәхетле мизгелләрне көтеп алучылар да очрый. Бирелмәгән очракта да, ярар, икенче елга бүтән юл белән барып карарбыз, менә бирми генә карасыннар, дигән әрсезләр дә бар...
Ике роман язып (чынлыкта алары да повесть жанры таләпләреннән узмаган), әсәрләре хакында җәмәгатьчелектән фикер көтеп зарыккан, фикер булмагач (дөресен якыннары әйтергә кыймый торгандыр) - язганнарымны укырга иренәләр дигән сылтау белән әдәбият сөючеләргә үпкәләп йөрүче абзыйлар да бөек Тукай белән янәшә басарга җөрьәт итмәкче. Хәер, иҗаты белән урам сәнгатеннән ары китмәгән, сөйләменең яртысы сүгенү сүзеннән гыйбарәт җырчылар алганда, азмы-күпме каләм тибрәтүче эстрада сәхнәсе вәкиленең башы әйләнеп китүенә аптырыйсы түгелдер.
Рәсем сәнгатендә абруй казанганнар өчен Бакый Урманче премиясенең дәрәҗәсен күтәрергәдер бәлки, дигән фикерләр еш ишетелә. Җырчыларыбызга исә Илһам Шакиров исемендәге премия бик уңышлы булыр иде. Драма артистларына килсәк, атаклы драматург, артист Кәрим Тинчурин премиясе булдыру кулай кебек тоела. Татар милләте үз даһиларыннан оялырга тиеш түгел, аларны без Тукай дәрәҗәсенә күтәрсәк, бер дә артык булмас иде шикелле.
Шунысы кызык: татар әдәбияты һәм сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләр арасында нишләп артистлар, рәссамнар һәм язучылар гына соң? Гомере буе архивларда казынган, табылган бер факт өчен сабыйларча сөенгән, үз ачышын, уңышын яшь буын күңеленә сала баручы мөхтәрәм галимнәребез читтә кала килә.
Озак еллар Казан дәүләт университетында шәрык әдәбияты укыткан, Тукайның рухи остазлары булган Сәгъди, Хафиз, Руми, Хәйямнәрнең иҗат һәм тормыш юлын су кебек эчүче, тирән белемле галимә һәм затлы шәхес Резидә Ганиева исеме кандидатлар исемлегенә бөтенләй кертелми. Мәсәлән, гомер бакый фольклор дөньясында “яшәгән” сәнгать белгече Котдус Хөснуллинның да гайрәтен чигерделәр, канатын көйдерделәр әлеге премия белән. Кибәннең астыннан башларга кирәктер. Рафаэль Ильясовның татар җыр сәнгате дөньясындагы гамәлләрен күздән кичерегез, Зөһрә Сәхәбиеваны искә алыгыз... Бу премиягә алар лаек түгелмени?!
Язмабызны әзерләгән вакытта Татарстан Мәдәният министрлыгы җәмәгатьчелек хөкеменә быелгы кандидатлар исемлеген чыгармаган иде әле. Шулай да, кайбер рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, быелгы кандидатлар арасында язучыларыбызның шактый булуы мәгълүм. Мөгаен, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан каләм әһелләре премияле булып калырга омтыладыр...
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|