|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2015 Мәгариф
Татарстанда укучы укытучысының акчасын урлаганАңа кеше акчасы виртуаль уеннарга кирәк булган Яшел Үзән районында мәктәптә тәнәфес вакытында укытучы өстәленнән акча янчыгы югалган. Анда 2 мең сум акча булган. Участок полицейские 9 нчы сыйныф укучылары белән сөйләшүдән соң, бу җинаятьне кылган кешенең кемлеген ачыклый. Ул, үз чиратында, гаебен таный. Ул бу акчаны “электрон кошелек”ка үзенә компьютер уеннары уйнар өчен салуын әйтә.
Үсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә исәптә тора. Дәресләр калдыра, тарта, сугыша, ләкин әле моңа кадәр урлау кебек кыек эштә күренгәне булмаган. Укырга яратмый. Аның әнисе Казанда эшли, ике бала үстерә, балага тиешле игътибар бирелми, дип төбәктәге вакыйганы сурәтли “Яшел Үзән” басмасы.
|
Иң күп укылган
|