поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.04.2009 Мәдәният

ЯШЬЛӘР ТӘКЪДИМ ИТКӘН "ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР"

Бүген Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр” әсәренең премьерасы булды. Спектакльнең режиссеры Ф.Бикчәнтәев. Спектакльнең үзенчәлеге шунда – монда яратып өлгергән артистларыбыз белән бергә яшьләр уйнады. Быел Ф.Бикчәнтәев классыннан 12 укучы театрга килгән. Мондый хәл инде 1995 елдан бирле күрелмәгән. Иҗатка гашыйк әлеге яшьләрнең күпчелеге сәхнәдән китмәс, дип саный театр белгечләре. “Яшьләргә, билгеле, җиңел түгел. Аларның күбесе Казанга килеп урнашкан гына. Шуңа пропискасы, үзләренең куышлары да юк әлегә. Егетләрен исә армиягә алынуы да бар. Тик алда бик кызык сәнгать дөньясы тора”, - ди Г.Камал театрының директоры Ш.Закиров. “Яшь йөрәкләр” унсигезенче елда язылып, егерменче елда беренче тапкыр сәхнәгә куелган әсәр. Камаллылар аны 1964, 1984 елларда сәхнәгә куя.

Әсәрнең кыскача эчтәлеге болайрак. Авыл яшьләре Сәрби белән Хәйретдин бер-берсен ярата, көзгә өйләнешергә вәгъдәләшә. Тик сугыш башлана. Хәйретдинне башка егетләр белән бергә сугышка алалар. Кызлар егетләрне көтәргә вәгъдә биреп калсалар да, барысы да әйткән сүзләрендә тора алмый. Сәрбине дә, аңа инде бик күптән күз атып йөргән бай малае Галимҗан урлап китә. Ләкин Хәйретдин сугыштан бик вакытлы кайтып җитә, очраклы гына кыз ябылган йортка туктый һәм бер-берсен сөйгән ике яшь йөрәк яңадан кавышалар. Мәхәббәт дөньядагы барлык явызлыкларны да җиңә ала.

 

Төп рольләрдә, әйткәнемчә, яшьләр. Сәрбине Гөлчәчәк Гайфетдинова, Хәйретдинне Илнур Закиров уйный. Башта әлеге рольләрне Н.Гәрәева белән Р.Таҗетдинов, аннан З.Зарипова белән Ә.Хисмәт башкарган. Куелышта үзгәрешләр булдымы дигәч, Ә.Хисмәтов, мин Зөлфирәне бит очыннан үбә идем, монда Хәйретдин Сәрбине иреннәреннән үк үбә дип шаярта. Рольләрдә: Гыйльметдин - Алмаз Гәрәев, Вилдан - Мансур Ибраһим, Сираҗи - Айрат Арсланов, Сәйфулла - Олег Фазылҗанов, Миңлегали - Фәнис Сафин, Фәйзулла - Эмиль Талипов, Сөләйман - Илтөзәр Мөхәмәтгалиев, Галимҗан - Ирек Кашапов, Сафа - Шамил Мөхетдинов, Исаак - Әсхәт Хисмәт, Екатерина - Венера Шакир, Хәзрәт - Хәлим Җәләлов, Мәфтуха - Алсу Каюмова, Гөлҗамал - Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Гөлйөзем - Ләйсән Фәйзуллина, Хәлимә - Гүзәл Минакова, Маһирә - Резедә Шафикова; кызлар - Нәфисә Хәйруллина, Алия Мәхмүтова; егетләр - Раил Шәмсуаров, Илгиз Зәйниев, Илнар Җантимеров; бай егетләр - Минвәли Габдуллин, Фәнис Җиһаншин. Сәрбинең әнисе ролендә - Наилә Гәрәева.

 

 Һәр кеше – үз чорының колы дигән сүзләрдә күпмедер дәрәҗәдә хаклык бар. Белүбезчә, Ф.Бурнаш иҗатка милли әдәбиятнең иң кызыклы чорында, эзләнүләр вакытында килә.  Бу спектакльдә дә сизелә. Ике пәрдәлек комедиянең беренче пәрдәсе җыр, бию, йолалар булу беләнме бер сулышта карала. Ә икенче пәрдәдәге хәлләр бүгенге тамашачыны ышандырмый да кебек. Ничек кенә булмасын, “Яшь йөрәкләр” классиканың матур үрнәге. ““Яшь йөрәкләр” белән бергә, сәхнәгә Ф.Бурнаш кайтты. Бу театр өчен зур вакыйга,” – ди театр директоры.

 

Спектакльнең тагын бер игътибарны җәлеп итәрдәй ягы, ул оркестр катнашында куелган. Ә кайбер актерлар махсус шушы спектакль өчен, гармун һәм скрипкада уйнарга өйрәнгән. Сүз уңаеннан, соңгы вакытта камаллылар тарафыннан уйналган әсәләрнең өчесендә генә җанлы оркестр катнашкан. Кызык та, моңсу да, дәртле дә спектакль белән театр дөньясына килеп кергән, “Яшь йөрәкләр” киләчәктә сәнгать дөньясында үз урынын табуына ышанасы килә.

 

www.kamalteatr.ru фотосы.


Лилия КАДЫЙРОВА
Камал театры
№ --- | 19.04.2009
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»