|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2015 Мәдәният
Качалов театры артисты Рамил Төхфәтуллин: “Боз әле кузгалмады”Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхфәтуллинның Качалов исемендәге Казан Рус зур драма театрында эшли башлавына төрлечә караучылар булды. Кемдер ничә еллар театрдан югалып торган, тамашачының сөйкемле сөягенә әверелгән татар актерының, ниһаять, сәхнәгә чыгуына сөенеп бетә алмады. Ә кемдер татар театрында Рамил Төхфәтуллинга урын булмауга кайгырды. Гайбәтләргә урын калдырмыйча, актер белән нәкъ шул хакта гәпләшеп алырга уйладык. – Рамил әфәнде, чал гасырлы татар театрының тарихи битләренә күз салсак, әйдәп баручы актерлар арасында татар театрыннан урысныкына күчеп киткән актерлар хакында ишеткән юк иде әле. Димәк, татар театры сәхифәсендә Сез беренчеләрдән булып яңалык кертүче артист булып кереп каласыз... – Андый мисаллар, чыннан да, юк кебек. Әгәр дә урыс театрында татар актерларына ихтыяҗ туса, андый мисаллар күп булыр иде. Минем Качалов театрында эшли башлавым, чын мәгънәсендә, зур яңалык тудырды. Дөрес, татар актерлары арасында төрле проектларда катнашкан актерлар булды. Әмма урыс театрында куелган тирән мәгънәле, фәлсәфи, катлаулы “Скрипач на крыше” кебек драматургиядә уйнау – зур дәрәҗә. Пьеса – бер яһүди сагасы турында гына түгел, ә дөньякүләм, барлык халыкларга да кагыла торган гыйбрәтле әсәр. Театрның “визит карточкасы”на әверелгән спектакльдә төп рольне башкару, әлбәттә, тарихи сәхифә кебек. Татар театрында куелган “Зәңгәр шәл”дәге Булатны уйнарга урыс актерын чакырган кебек инде бу. “Скрипач на крыше”дагы Тевье ролен тормыш тәҗрибәсеннән башка уйнап булмый. Әлеге әсәрдә бүген безне борчый торган бик күп мәcьәләләр күтәрелә. Гореф-гадәтләр, традицияләр – татар халкының да иң авырткан җире. Уйнар алдыннан рольне куркыныч астына куйдыгыз диючеләр, икеләнүчеләр дә булмады түгел. Уйный аламмы, юкмы дигән шик-шөбһәләр дә бар иде. Урыс теле кыек китмәсме, акцент сизелмәсме, дигән курку хисе үземдә дә булды. Әмма барысы да уңышлы килеп чыкты бугай.
– Соңгы вакытта Камал театры репертуарыннан фәлсәфи, тирән эчтәлекле ике әсәр төшеп калды кебек. Берсе – “Курчак туе”, икенчесе – “Телсез күке”. Халык аз йөри, диләр. Театрлар шулкадәр җиңел холыклы әсәрләргә күчте ки, хәзер инде “Телсез күке” кебек әсәрләрне язучысы да калмады бугай аның...
– Минем хәтеремдә: “Телсез күке”не беркайчан да тулы булмаган зал алдында уйнаган булмады. Әгәр кеше йөрми дигән дәлил табалар икән, бу – чеп-чи ялганга якын. “Телсез күке” кебек әсәрләр бик сирәк туа. Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә”сендә “Эх, татар, татар, бер-берсенә ук атар”, – дигән бер җөмлә бар. Ә Зөлфәт Хәким (бу хакта мин аның үзенә дә әйткән бар) – бу аксиоманы җимергән драматург. “Телсез күке”дә, ниһаять, татар татарга атмый. Милләттәшен исән калдырыр өчен үзен корбан итә. Безнең халык өчен шулкадәр кирәкле фикер бу. Кирәкле мәгънәне читкә этәреп, халык йөрми дип дәлилләп кую дөресме икән? Миңа калса, репертуар сәясәтендә халык фикеренең дә тәэсире булырга тиеш.
“Курчак туе”на карата минем үз фикерем бар. Гаяз Исхакыйның зур мәгънәгә ия әсәрләренең берсе булып тора ул. Татар сәүдәгәрләренең бер катлавын күрсәтеп, аларның яшәү рәвешен бәян итә. Мәгълүмати яктан бик кызыклы, әлбәттә. “Телсез күке” – фәлсәфи әсәр, әмма “Курчак туе”н алай ук дип әйтә алмыйм. Әйе, татар кызының язмышы, аның фахишә булып китүе хакында язылган. Әмма аның бит сайлау мөмкинлеге булган. Берәүне дә беркем мәҗбүр итә алмый, тормышта кешенең һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. Шуңа күрә “Курчак туе”н бик тирән эчтәлекле, фәлсәфи әсәр сафына кертмәс идем. Монда героиняның фаҗигасе сурәтләнгән, әлбәттә. Әсәрләрнең фәлсәфилеге хакында сөйләгәндә, бер мисал китерәсе килә. Кызганычка, татар халкында талантлы сүзе артык еш кулланыла. Талант – бик сирәк кешегә генә бирелә торган сыйфат ул. Әлбәттә, сәләтлеләр күп. Сәләтле кеше чын талантка әверелсен өчен коры тырышлык кына җитми, аның өчен җиде пот тоз ашарга кирәктер, мөгаен. Кызганыч, талантлы кешеләр сирәк туа.
– Яшь вакытта Булат, Таһир, Хәлил кебек мәхәббәт геройларын уйнаган, ә бүген ир уртасы булган Рамил Төхфәтуллин үзен нинди рольләрдә күрергә тели? Бервакыт илле яшьлек актриса: “Хатын-кызларга бу яшьтә роль бирмиләр. Драматурглар яшьләр һәм әбиләр өчен генә пьесалар яза”, – дигән иде. Ә ир-атлар?
– Кыен сорау. Ир уртасы дибез, менә шул ярты гасыр вакыт эчендә шактый гына тәҗрибә тупланган. Драматургия булмаса, театр спектакль куя алмый, әлбәттә. Ә бүген драматургиябез мактанырлык түгел шул. Драматург теләсә нинди әсәр, теләсә нинди яшьтәге образлар тудыра ала. Шуңа пьесаны 50-60 яшьтәгеләр өчен язмыйлар дип әйтү дә дөреслеккә туры килми. Драматургны нинди тема кызыксындыра, ул шундый әсәрләр яза. Әйтик, Илгиз Зәйниев өлкән яшьтәгеләр өчен дә пьеса язды. Бүгенге яшьләр турында да күпләрне борчый торган проблемаларны күтәреп, кызыклы әсәр язарга мөмкин. Ә нинди рольләр уйнар идегез, дигән сорауга, беренче чиратта, милли әсәрләребезне күздә тотып әйтәм. “Портфельле кияү”дә Хисбулланы уйнар идем. Заманында аны Наил Әюпов уйнаган иде һәм әлеге спектакль гөрләп барды. Бүген дә үз асылын җуймаган төп герой шактый чәнечкеле, үткен фикерле, хәзерге вакытта сәхнә өчен бик тә кирәкле әсәр. Шулай ук “Тапшырылмаган хатлар”да миңа роль табылыр иде дип уйлыйм. Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир”ендә Мирвәлине уйнарга мөмкин. Татар театрында шактый рольләр башкарылган. Монысын уйнамадым, монысын уйныйсы килә дигән үкенү хисе юк. “Скрипач на крыше” спектаклендәге Тевье роленә кайтсак, аның эчендә мин уйнарга теләгән берничә образны табарга була.
– Соңгы вакытта Сезнең турыда гайбәтләр күп йөри. Татар театрына кертмиләр, роль бирмиләр икән, диючеләр еш очрый. Әйтегез әле, Камал театры режиссеры белән бу хакта ачыктан-ачык, чәй өстәле янында утырып сөйләшкәнегез булдымы?
– Бар, әлбәттә. Ниндидер уңай карарга килгән дә бар шикелле. Әмма боз әле кузгалмады. Миңа андый сорауны еш бирәләр. Аларга ничек дип җавап бирергә дә белмим. Кызганыч, миңа карата мондый мөнәсәбәт аңлашылмый. Бәлки ачыктан-ачык фикер әйтүем ошап бетмидер.
– Туры әйткән туганына ярамаган, ди бит халык. Хәтерлим әле, “Зәңгәр шәл” премьерасы дөнья күргәч, Сезнең тәнкыйди фикерләрегезне бик үк өнәп бетермәделәр...
– Бәлки аларга әйткән фикерем үпкәләү хисе белән әйткән кебек тоелгандыр. Бу дөрес түгел. Фикер әйтү – бик табигый күренеш. Сиңа ошыймы, ошамыймы – бу бер мәсьәлә, әмма тәнкыйтьне күтәрә белергә кирәк. Гел мактап кына торасы килә дә бит?! Сәхнәдә татар милли рухы идарә итәргә тиеш. Шуңа күрә дә ул татар театры. Татар халкының классик әсәрләрен куйганда, артык үзгәртүләр белән мавыгу, бүгенге заманга яраклаштыру бик үк дөреслеккә туры килми кебек. Чөнки классик әсәрләрне мәктәп балалары карарга килә бит. Элекке мохитне нәкъ менә сәхнәдән күрергә тели. Бу бигрәк тә яшь буынның тәрбиясенә тәэсир ясый. Әгәр әсәр кемнедер көлдерү максатыннан, залда йөзләгән кеше хихылдап алсын өчен куелган икән, гафу итегез, мин эшләпәмне салам. Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен татар халкының милли асылташы дип саныйбыз. Ул беренче чиратта халык авыз иҗатына, гореф-гадәтләргә, йолаларга нигезләнгән, шул заманның мохитен сурәтли торган әсәр. Әлбәттә, театр музей түгел, әмма һәр эштә чама булырга тиеш. Марсель Сәлимҗанов: “Килер бер заман, ишанны кроссовкидан сәхнәгә чыгарырлар”, – дип әйтә торган иде. Үз халкыңның эчке дөньясын аңлау, тоемлый белү зарур. Бүген халык дингә, иманга кайта икән, бу юнәлешне хупларга, аңа ярдәм итү кирәк. Татар театрын татарлар арасында яратмаган кеше юктыр, шуңа күрә ул аның өчен борчыла да, кайгыра да, шатлана да, бөтен җаны-тәне белән ярата.
– Татар театрлары бүген читтән режиссер чакыртып спектакль куйдыру дигәнне бөтенләй онытты диярлек. Көндәшлек юк. Әйтик, нигә әле Башкорт театрында эшләүче талантлы, яшь режиссер Айрат Әбүшахмановны чакырмаска ди?
– Күптән түгел “Минем исемем Кызыл” спектаклен куйдылар. Минем белүемчә, тамашачы бу спектакльне өнәп бетермәде. Димәк, читтән чакырылган режиссер яхшы спектакль куя дигән сүз белән дә килешеп бетеп булмый. Әмма сез хаклы, режиссерларның полифониясе булырга тиеш. Спектакльләр төрле почерк белән куелырга тиеш.
– Сез уйнаган “Скрипач на крыше” спектакленә кире әйләнеп кайтыйк әле. Татар җырчысы урыс җырын башкарганда, милли бормалар керткән кебек, Сезнең образдан да татарлыкны эзләүче булмадымы? Режиссер, труппа тәнкыйть утына тотмадымы?
– Дөресен әйтим, ялгышуымны, акцентны, татарлыкны кайберәүләр көтеп торгандыр. (Көлеп җибәрде.) Әмма бернәрсә дә булмады, хилафлык җибәрмәдем. Бу бит артистның тоемлавыннан килә. Яһүдиләрнең җырларын тыңлаган бар һәм аны шулай башкардым да. Мин җырлаганда, зал гөрләтеп кул чапты. Аннан яһүдиләр турында күп әсәрләр укып чыктым. Мансур Гыйләҗев гаиләсе белән ике тапкыр карарга килде инде. Кабат-кабат карарга килүчеләр бик күп.
– Кырым татарлары “Хайтарма” фильмын Казанда күрсәткәч, кайберәүләр: “Менә ичмасам фильм! Без нигә шундый фильм төшермибез?” – дигән иде. Күрәсең, күпләр Сез төшергән “Зөләйха” фильмы турында белми дә әле...
– Берьяктан, ул дөнья күләмендә танылды. Мисырда, Германиядә, Финляндиядә, Япониядә узган фестивальләрдә җиңү яулады. Статистик мәгълүматларга таянсак, аны 15 миллионга якын тамашачы караган. Дисклар чыкты. Кайбер районнарда “Зөләйха” фильмын күрсәткәндә, милиция конвойлары торды хәтта. Түбән Камада ыгы-зыгы купты. Әзәрбайҗан, Ерак Көнчыгышта тавыш чыкты. Ә “Зөләйха” фильмында хакыйкатьнең бер бөртеге генә. Хәзер яңа кануннар чыкты. Әлеге фильмны күрсәтергә рөхсәт итмәсләрдер дип уйлыйм. Нишләтәсең, халкыбызның да, әсәрләребезнең дә, бу фильмның да язмышы шундый. “Түгәрәк өстәл”янына утырып, ашыкмыйча, киңәшләшеп бүгенге халәтебезгә бәя бирергә мөмкинлегебез булачакмы? Киңәшле эш таркалмас, дигән борынгылар. Һәрбер кеше аерым хуҗалык булып, утрауда яши икән, бу яхшылыкка алып бармаячак. Бүген Татарстанда күпме татар театры бар, аларның эчке халәте ничек, нинди фикер белән яшиләр? Моны даими рәвештә күзәтеп торырга, күрсәтергә кирәк. Аннан татар театрларын беренче, икенче, өченче сортлыларга бүләргә ярамый. Без бер татар халкына хезмәт итәбез. Ә халык – безнең иҗатка бәя бирүче.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|