|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2015 Икътисад
Кыска эш көненә күчкән татарстанлылар артаСоңгы көннәрдә финанс һәм икътисади кризисның хезмәт базарына ясаган начар тәэсире үзен аеруча сиздерә башлады кебек. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, соңгы атнада республикада тулы булмаган эш көненә күчкән халык саны 3 тапкырга (!) арткан. Татарстанда эш белән тәэмин ителеш мәсьәләсе 2014 елның ахырында ук актуальләшкән иде инде. Ул чагында республика җитәкчелеген Татарстанда теркәлгән эшсезләр санының артып 15 меңгә җиткәнлеге борчуга салды. Соңрак исә бу сан бераз кимеде һәм шул рәвешле әлеге тармактагы вәзгыять тотрыклануга таба юнәлеш алды. Шулай да, соңгы вакытта хезмәт базарындагы вәзгыять яңадан катлаулана башлаган. Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, 4 февраль мәгълүматларына караганда, Татарстанда барлыгы 8,3 мең кеше тулы булмаган эш көненә (эш атнасына) күчерелгән булган. Бер атна эчендә исә андый халык саны кинәт кенә 24,5 меңгә җиткән. Бу узган атна белән чагыштырганда 3 тапкырга (!) күбрәк дигән сүз. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, әлеге хезмәткәләрнең барысы да эш бирүченең шәхси карары нигезендә эш көнен кыскарткан.
9-15 февраль көннәрендә 454 кеше рәсми хезмәт урыны булып та, “эшсезлектән” интеккән, 147 кеше исә мәҗбүри рәвештә ялга җибәрелгән. Шунысы мөһим, мәҗбүри ял вакытында аларның хезмәт хаклары сакланмаячак икән.
Өстәвенә, 2015 елның гыйнвар-май айларында барлыгы 3 меңнән артык кеше эшсез калыр, дип фаразлана. Шуңа күрә хәзерге вакытта республика җитәкчелеге әлеге халыкка ярдәм ысулларын эзли башлады инде. Билгеле булганча, шушы көннәрдә Россия хөкүмәте ипотека алган, әмма кризис сәбәпле эштән чыгарылган яки кыска эш көненә күчерелгән гражданнарга ярдәм күрсәтү максатыннан 4,5 миллиард сум күләмендә акча күчерү турында хәбәр иткән иде. Татарстан әлеге ярдәмгә ия булу өчен тиешле документларны әзерли башлады инде, дип ассызыклый Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков сүзләренә караганда, хезмәт базарындагы тотрыклылыкны саклау – иң мөһим максатларның берсе.
- Моңа ирешү өчен 2008-2009 еллардагы кризис чорында тупланган тәҗрибәдән файдалану сорала. Ул чагында Татарстан алдынгылар рәтенә генә эләгеп калмады, ә Россиядә беренче урынны яулауга иреште. Шуңа күрә җитди проблемалар башланганны көтәргә кирәкми, бу эшне хәзердән үк оештыру мөһим, - дип белдергән иде Илдар Халиков киңәшмәләрнең берсендә.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|