поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.02.2015 Дин

“Шарли Эбдо” шаукымы – II

Кечкенә генә аңлашылмаучылык, төгәлсезлек килеп чыкты бит әле, җәмәгать. Газетабызның 30 гыйн­вар санында дөнья күр­гән “Шарли Эбдо” шаукымы” дигән язмада, “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасын мультфильм итеп төшерүгә юл куймаска кирәк, дигән катгый фикер әйтелгән иде.

Конференциядә чыгыш ясаган вакытта (соңрак әлеге фикерне “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятул­лина да хуплап чыкты) аны Мәдинә ханым түгел, ире Солтан Әбделганиев әйткән икән бит. Сезне ирегез белән бутаганмын икән. Зинһар, гафу итегез, Мәдинә ханым!

Шушы уңайдан аның бе­лән ярты сәгать аңлаштык без. Сөйләшә торгач, шунысы аң­лашылды: иренең әлеге фикерен хатыны да бишкуллап яклый икән. Алай булгач, нигә борчыласыз соң, дип аптыравымны белдердем. “Ке­шеләр шалтырата бит, сәя­сәткә кер­мәскә киңәш итәләр. Мине иң борчыганы шул: бу җәһәттә мөфти, баш казый нигә үз­ләренең катгый фикерен әйт­ми? Аларның сүзен, мөнә­сәбәтен ишетәсе иде”, – дигән теләген дә җиткерде ул. Мөф­тине “тотуы” кыен. Баш казый белән элемтәгә кердек. “Әлеге хәл шәригать мәсьәләләренә керми. Мондый очракларда фәтваны Голәмәләр шурасы бирә”, – дип аңлатты нәзарәт­тәге вәкаләтләр бүленешен баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев.
 
– Һич шик юк: Туфан абый – татар зыялыларының иң мәш­һүрләреннән берсе. Аның “Әл­дермештән Әлмән­дәр” пье­сасы да – зур талант­ның бер дәлиле. Әсәрнең эчтәлегенә килгәндә, үзәктә бик көчле, куәтле шәхес гәүдәләнә. Тор­мышның нинди генә сы­нау­лары булмасын, Әлмәндәр бабай берсенә дә бирешми. Хәзерге заманыбыз өчен дә бик мөһим бу. Бүген кризис дип йөрүчеләр, дәүләтне, җитәкчелекне, законнарны тән­кыйтьләүчеләр, сер түгел, күп нәрсәгә кара күзлектән карый. Әлмәндәр исә һәрвакыт оптимист, шат күңелле. Аның, кешеләр мине күргәч елмайса, димәк, бу дөньяда файдасызга яшәмим, дип әйтүе дә бик саллы фикер, – дип сөйләде безгә ТР Диния нәзарәте каршындагы Голәмәләр шурасы рәисе Габдулла хәзрәт Әдһәмов.
 
“Әмма пьесада, төп сюжет линиясенә карамаса да, ди­небезгә каршы килә торган элементлар бар. Әйтик, Әл­мәндәр бабайның үлемне алдавы, Аллаһы Тәгаләнең бу хакта белмәве динебездәге иман нигезләренә каршы килә. Шуңа күрә әлеге әсәрдән мультфильм ясарга ниятләү­ләрен шушы атна-ун көн эчендә Голәмәләр шурасы утырышында тикшереп, әлеге эшкә алынучыларга тәкъдим­нә­­ре­безне җитке­рәчәкбез. Го­му­мән алганда, кешегә тәрбия бирү өчен бу пьеса бик мөһим. Әмма дин күзлегеннән булган кимче­лек­лә­рен төзәтәсе иде. Мульт­фильмның чыгуы Фран­циядәге кебек җәнҗаллы вакыйгаларга китермәс, иншалла. Тик шуны истә тотарга кирәк: театрда куела торган спектакль бөтен дөньяга чыкмый. Ә менә мультфильм татарча, урысча һәм инглизчә дә булачак икән. Интернетка да куелмый калмас. Шуңа күрә бу уңайдан мөселманнар арасында сүз-бәхәс чыгуы ихтимал”, – дип исәпли ул.
 
Озын сүзнең кыскасы, Әлмәндәр карт белән Газраил арасындагы каршылыкны кү­пертмичә, читләтеп кенә, шартлы рәвештә генә белдерү ягын­да Габдулла хәзрәт. “Әй­тик, Аллаһы Тәгалә хакында сүз барганда, әгәр дә үзе белгән булса, дигән сүз яңгырый. Кайбер диалоглардагы сүзләр төшеп калса, бик яхшы мультфильм килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, төрек­ләрнең бер фильмында Җәб­раил фәрештә ак киемдәге егет итеп гәүдәләндерелә. Анда киноның төп максаты – кешеләргә вафат булачакларын хәтерләтү. Газраил фә­рештә еш кына хәбәрче буларак сурәтләнә. Монда да сюжет бераз үзгәртелсә зыян килмәс. Хәбәрләр килә. Әйтик, Ибраһим галәйһиссәлам турындагы риваятьтә әүвәл чәче агара, бөкрәя... Беркем дә мәңге яшәми. Биредә дә Газраилне хәбәрче сыйфатында ясарга, динебезгә туры китереп сәхнәләштерергә мөм­кин”,– дип киночыларга тәкъ­димнәрен җиткерәчәген әйтте ул.
 
Әлеге мультфильм тө­ше­релү уңаеннан укучыларыбызга сәясәт фәннәре докторы, Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәм­мәтшиннең дә фикере гый­б­рәтле булыр дип уйлыйбыз.
 
– Минемчә, биредә ике проблема бар. Беренчедән, Туфан абыйның әлеге әсәре, әлбәттә, фәлсәфи. Аның ни­гезендә Газраилдән көлү һич тә юк. Татар халкының тормышка омтылышы, милләте­без­дәге уңай караш бу. Әл­мәндәр, тормыштан китәсе килмичә, эшләп бетермәгән эшләрен тәмамларга тырыша. Дини ягын алмаганда да, фәлсәфи әсәрдән мультфильм ясау – мәгънәсезлек, минемчә. Андый хезмәт башкарак сюжетларга корылырга тиеш. Һәрхәлдә, тирән фәлсәфи хезмәтләргә мультфильм ясаганнарын күргәнем юк. Мульт­фильм ул балалар өчен ясала. “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле хәзерге вакытта сәхнәдә куелмаса да, аның язмаларын һаман күрсәтеп торалар”,– дип аптыравын белдерде Рәфыйк әфәнде.
 
“Икенче яктан, ул безнең дини кануннарга туры килми. Газраил фәрештәгә бәйле. Фә­рештәләрнең барлыгына ыша­ну – диннең, инануның бер баганасы ул. Алланың әмере булып, кешенең гомере бетеп, үлем фәрештәсе килгән икән, аның фани дөньяда вакыты бетте дигән сүз. Шуңа күрә төп фәрештәләрнең бер­сенә булган шундый мөнәсә­бәтне пропагандалау дөрес булмас. Туфан Миңнуллинның ул пьесасына килгәндә, үз чоры өчен даһи әсәрләрнең берсе иде ул. Кабатлап булса да әйтәм: анда төп нәрсә дингә мөнәсәбәт түгел, кешенең тормышка омтылышы. Әлеге яктан иң кызыклы, уңышлы әсәр­ләрнең берсе бу хезмәт. Шул ук вакытта пьеса совет чоры­ның бер чагылышы икәнен дә онытмыйк”, – дип искәртте ул.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 15 | 04.02.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»