поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.02.2015 Киңәш-табыш

Кабинетларга чират торучыларга 10 киңәш

Паспорт өстәле, ЮХИДИ, ЗАГС, салым хезмәте, пенсия фонды кебек иксез-чиксез комитетлар, инспекцияләр һәм фондларда чират торулар вакытны да нервны да ашый. Дөрес, соңгы вакыт күп кенә оешмаларда тәртип булдырылды. Электрон чират, терминал аша түләү, интернет аша документлар тапшыру эшне күпкә җиңеләйтә. Шулай да искелек калдыклары да күп әле. Бюрократик киртәләрне узарга безнең киңәшләр ярдәм итәр.

 
1. Дәүләт органнарында нидер теркисе яки бүтән эш башкарасы булсагыз, иң элек интернеттагы uslugi.tatarstan.ru сайтына кереп карагыз (бары тик Татарстан халкы өчен). Бу дәүләт хезмәтләре порталы. Анда чиратка язылырга, нинди документлар кирәклеген ачыкларга, тиешле бланкларны күчереп алырга, хәтта пошлина, салым, штрафларны алдан түләп куярга була. 
 
2. Оешмага барыр алдыннан бөтен документларыгызны әзерләп куегыз. Хәтта кирәк булмас дигән документларны да алырга киңәш итәм, авыр түгел бит. Тәҗрибә шуны күрсәтә, алар еш кына кирәк булып куялар. Кире өйгә чабасы булмас.
 
3. Өйдән үзегез белән А4 форматындагы 5-6 кәгазь бите алыгыз. Еш кына гариза яки башка документ язар өчен кирәк була ул. Кәгазь кыстыра торган катыргы планшетыгыз булса, тагын да әйбәт. Гадәттә, бланк тутыру өстәле янына алма төшәрлек урын да булмый чөнки.
 
4. Ике каләм алып барыгыз. Берне генә алсагыз, бергә чират торучы күршегез “кайчан язып бетерә инде бу, ручкасын сорап торыр идем” дип өстегездә торачак.  
 
5. Аерым папкада бөтен документларыгызның копиясе булу комачауламас. Кайвакыт оригиналь документлар белән бергә копияләр дә сорыйлар.
 
6. Кабинет төбенә килгәч, иң элек чират алыгыз. Шуннан соң чират торучылардан кайда һәм нишлисен сораштырыгыз. Бәлки, башны тыгып бланк аласыдыр, бәлки башта бүтән кабинетка керәседер, бәлки диварда гариза язу үрнәге бардыр. Гадәттә, чират торучылар кабинетларда утыручыларга караганда ачыграк һәм сөйләшүгә җиңелрәк бара торган була.
 
7. Түрә кеше тутырырга буш бланк бирсә, “мин язганда гел ялгышам” дип 2-3 нөсхә сорап алыгыз. Беренчесен бозсагыз, икенчесен чиста була. Ике кат йөрисе булмас. 
 
8. Бланк тутырасыгыз килмәсә, урындагы кешеләрдән сорагыз, бәлки акчага тутырып бирү хезмәте бардыр. Кайбер оешмаларда 200-300 сум түләсәң, барлык кәгазьләрне үзләре тутырып бирәләр.
 
9. Эшсез йөрүче балагыз яки ярдәм итәргә торган пенсионер әти-әниегез булса, чират торышырга аларны да җитәкләргә мөмкин. Кайвакыт берничә кабинетка чират торасы, яки документ тутырганда чиратны саклыйсы була бит. 
 
10. Дәүләт оешмасына барган көнне кичкә бәйрәм-фәлән планлаштырмагыз. Чөнки, беренчедән, озын-озын чират торып, бер өтер аркасында бланкларны яңадан күчереп язып, урындагы түрәләрнең уфылдый-уфылдый җавап бирүләрен тыңлап, кәефегез тәмам кырылган булыр. Икенчедән, дәүләт органында кәгазь эшләре бетү – үзе бер бәйрәм!
 
 
 

Данил СӘФӘРОВ
Ирек мәйданы
№ --- | 04.02.2015
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»