|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2015 Шоу-бизнес
Татарда беренче тапкыр "Тамада-шоу" тамашасы үткәреләчәкКризис, кризис дибез, әмма аңа карап туй-никахлар бетеп тормый. Ә бу бәйрәм гомердә бер генә тапкыр була. Шуңа күрә аны һәр кеше матур итеп, үзенчәлекле итеп, истә калырлык итеп үткәрергә тырыша. Хәер, татарда шәп тамадалар, туй оештыручылар бар. Алар татар туй индустриясен булдыра дисәк, бер дә арттыру булмас. Алай гына да түгел, алар татар милли гореф-гадәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыручылар да. Чөнки туй белән бәйле йолаларны нәкъ менә татар тамадалары популярлаштыра, таныта. Шушыларны истә тотып, Замирә Рәҗәпова зур эшкә тотынган. Туй индустриясендә эшләүче берничә фикердәшен котыртып, "Тамада-шоу" оештырырга булган ул. Инде урыны һәм вакыты да билгеле: 14 апрель, Филармония залы. Әлеге проект бик кызыклы булырга охшаган. "Тамада-шоу"ның генераль мәгълүмати партнерлары - "Матбугат.ру" һәм "Туйлар.ру". Шулай ук укыгыз: «Тамада-Шоу» һәм «Туйлар.ру» «Пар килгәнсез» бәйгесендә кыйммәтле бүләкләр уйната
--- |
Иң күп укылган
|