|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2015 Мәдәният
Сергей Безруков театры Казанга киләРоссиянең танылган кино һәм театр йолдызы Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры Казанга килә. 24-28 февраль көннәрендә әлеге театрның спектакльләрен Г.Камал исемендәге театр бинасында тамаша кылырга мөмкин булачак. Тамашачы хозурына театрның иң шәп спектакльләре тәкъдим ителә. А.Н.Островский әсәрләренә нигезләнеп иҗат ителгән «Нашла коса на камень» комедиясе (төп рольдә Дмитрий Дюжев), Д.Приваловның «Прекрасное далёко» фәлсәфи фантазиясе, А.Слаповскийның «Первое второе пришествие» дигән гыйбрәтле хикәясе, шулай ук балалар өчен «Про трех отважных поросят» мюзиклы – әнә шундыйлардан. Кичке «өлкәнннәр» спектакле Камал театры сәхнәсендә узса, балалар аудиториясенә тәгаенләнгәннәре «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комклексында узачак.
Мәскәү Губерна драма театры 2013 елда оеша. Яңа төзелгән коллективның сәнгать җитәкчесе итеп Россиянең халык артисты Сергей Безруков сайлана. Яшь театр актив рәвештә гастрольләр оештыра. Драма театрының спектакльләре Санкт-Петербург, Омск, Ставрополь һәм Владимир калалары сәхнәләрендә күрсәтелде. Казан тамашачысы аларны тәүге кат каршы алачак.
- Без - яшь коллектив өчен Казанда узачак гастрольләр үтә дә мөһим һәм җаваплы чара, -ди Сергей Безруков. - Әлеге турне Казан мэриясе һәм шәхсән Татарстан Президенты ярдәме белән оештырыла. Мин Казанда күп тапкырлар булганым бар. Казан, бигрәк тә Универсиададан соң, танымаслык булып үзгәрешләр кичерде. Сезнең каланы бик яратам. Мәскәү Губерна театрының спектакльләрен нәкъ менә биредә күрсәтә алу мөмкинлеге булганга чиксез шатланам.
|
Иң күп укылган
|