|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2015 Җәмгыять
Әни, минем күрәсем килә!Нәни Ислам куллары белән һаман яктылыкка үрелә. Аның бар нәрсәне дә үз күзләре белән күрәсе, әнисенең һәм якыннарының йөзенә тутырып-тутырып карыйсы, дөньяның матурлыгын ничек бар, шулай тоясы килә. Кыш бабай килүен дә зарыгып көтә, аңардан айпадлар, планшетлар, кыйммәтле-кыйммәтле уенчыклар да сорамый ул. Бары тик сәламәтлек алып килсен дә күрү сәләте генә бүләк итсен иде. Могҗизалы бабайның тылсымына сабый күңеле ышана, бик нык ышана. Шуңа да ул йокыдан уянуга көн саен яңа бер шөгыль өйрәнә, Кыш бабайга сөйлисе шигырьләрен кабатлый. Ә хыяллар... Алар Ислам күңелендә иксез-чиксез. Вакыт-вакыт аның караңгылык эчендә яшәвенә ышанмыйсың да. – Минем мәктәпкә барасым килә. Анда күп дусларым булыр иде. Укытучы апа да мине яратыр, Ислам, син молодец, – дип әйтер иде, – ди кечкенә танышым.
Чыннан да, аңа, cин булдырасың, “5ле”, диярләр иде. Чөнки ул инде әлифбадагы барлык хәрефләрне дә яттан белә, авазларын кабатлый, нәни бармаклары белән төртеп-төртеп күрсәтә. Ялгыш кына да, берсенең генә дә урынын бутамый. Сүзгә дә тапкыр ул, телгә дә оста. Әкиятләр тыңларга, аларның эчтәлеген сөйләргә ярата. Үзәк китапханә хезмәткәрләрен дә бик зарыгып көтеп ала икән. Чөнки апалары килгән саен кызык-кызык китаплар алып килә, яңалыклар белән таныштыра аны. Бу юлы бик күп күчтәнәчләр дә китергәннәр. Ә үскәч, Ислам “ашыгыч ярдәм” машинасында эшләргә тели.
– Кемгә булышырга кирәк, мин очып барып җитәчәкмен, авырганда бик кыен бит, – дип сабыйның күңел авазы тышка түгелә.
Исламга тиздән 9 яшь тула. Шушы санаулы гына еллар, бик кыска гомер эчендә ул күп кыенлыклар, сызланулар аша үткән. Үзенең тырышлыгы белән аякка баскан, бүлмә буйлап йөрергә, кашык тотып ашарга, кешеләрне эчке бер тоемлау белән танырга өйрәнгән.
– Баламны кулларыма китереп биргәч, нинди сөйкемле бала, үземә охшаган икән, дип шатландым. Тик күзләре күрмәгәнен белгәч, күктәге кояш та сүнгән кебек тоелды. Төшенкелеккә бирелгән, чарасызлык алдында каушап калган көннәрем дә булды. Баладан баш тарту тәкъдиме белән дә җаныма тиделәр. Ул көннәрне искә алырга да куркыныч. Табиблар инфекция кергән дип әйттеләр, дәвалау алымнары билгеләделәр. Күзләре күрмәү өстенә ДЦП диагнозы да өстәлгәч, улым йөри алыр, дип үзем дә ышанмаган идем. Без бергәләп, авыруларны җиңеп киләбез. Баштарак аркасында шуышуы да зур шатлык кебек иде, хәзер менә өйдә үзен-үзе йөртә, ишегалдында да юлны өйрәнде, – дип, күз яшьләре аша сөйли әнисе Гөлсинә Закирова.
Ислам бик еш кына: “Әни, мин кайчан күрә алам инде?” – дигән сорауны кабатлый. Күптән түгел генә ул Чабаксар шәһәренә операциягә дә барып кайткан. Сул күзе өметсез булса да, якыннары уң күзенең ачылуын көтәләр. “Врач апалар, мультфильм күрсәтәбез, дип ышандырдылар да, бер нәрсә дә күрсәтмәделәр, ник соң минем көннәрем һаман яктырмый”, – дип үзәкне өзә ул.
Ислам, кулларымнан җитәкләп, бүлмә буйлап алып китте. Иң элек яраткан мәчесе белән таныштырды. Аннан абыйсы Динарның алган кубоклары, грамоталары, медальләре янына тукталды да: “Синең абыең бармы? Ә минем абыем хоккей уйный. Мин дә шулай медальләр алырмын әле, менә күрерсез”, – дип куйды. Бер гөнаһсыз сабыйның теләкләре кабул булсын иде берүк. Ә изге күңелле һәркем аңа ярдәм итә ала.
Кечкенә Исламга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен әнисе Гөлсинә ханымның телефоны: 89872685172.
Ләйлә ВӘЛИӘХМӘТОВА |
Иң күп укылган
|