|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2015 Икътисад
Яңа ел бәйрәмнәрендә туристлар Казанда миллиард сум акча калдырганКазанга гыйнвар каникулларына 70 меңләп турист килде, бу исә шәһәр бюджетын миллиард сумга баетты дигән сүз. Бүген Иске Татар бистәсендә узган эшлекле очрашуда шундый саннар яңгырады, биредә Казан мэры Илсур Метшин ТР Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе белән узган елга туристик нәтиҗәләр ясады һәм киләчәккә перспективалар билгеләде. Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры Евгения Лодвигова, Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков, Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров, “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов катнашты, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
|
Иң күп укылган
|