поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
14.01.2015 Мәдәният

Хәмдүнә Тимергалиева “Галигә барам әле” җырын сәхнәдән башка беркайчан башкармаячак

Кичә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева Казанның Филармония концертлар залында 65 яшьлек юбилеен уздырды. Тик ни өчен соң Хәмдүнә апабыз юбилеен 2015 елга калдырган? Ул бит инде узган елның 24 маеннан котлаулар кабул итә башлаган иде.

Җавап бик гади булып чыкты. Соңгы елларда җырчы күп вакытын гастрольләрдә уздыра. Концертлар белән кая гына чыкмый ул. Узган ел хәтта Австралиядә дә чыгыш ясап кайткан иде. Һаман да дөнья куам әле, диде ул үзе дә. Өч ел рәттән якташы, иҗатташ дусты Салават Фәтхетдиновның концертларында махсус кунак булып йөри. Менә шулай вакыты калмау сәбәпле, җырчы юбилеен соңга калып үткәргән.

Хәмдүнә Тимергалиеваның юбилеенда Нәзифә Кадыйрова, Әлфия Юлчурина, Фәдис Ганиев, Салават Фәтхетдинов кебек дәрәҗәле артистлар да бар иде. Дуэтта чыгыш ясаучы Мөнир Рахмаев та читтә калмаган. «Бер картлыкта, бер яшьлектә» дигән уртак җырларын менә дигән итеп башкардылар. Хәмдүнә Тимергалиевадагы ташып торган энергия, ичмасам! Мөнирне әйтеп тә тормыйм инде. Икәү бергә кушылгач, сәхнә идәннәре сынарлык. Бер әңгәмәсендә юбиляр: “65 яшьтә кызларны тотып кияүгә бирергә була әле”, – дип әйткән иде. Чыннан да, Хәмдүнә апабыз әле һаман да шундый. Энергиясе ташып торган, давыл холыклы, беркемнән дә курыкмаучы, җитмәсә, яшь җырчыларның “крыша”сы да бит!
 
Җырчы белән күп еллардан бергә эшләгән мәрхүм иҗатташ дусты, баянчы Рөстәм Вәлиевнең дә юклыгы сизелде. Ни өчен дигәндә, сәхнәдә Хәмдүнә Тимергалиеваны нәкъ менә аның белән күрергә гадәтләнгән идек. Әмма ул бергә башкаручы “Галигә барам әле” исемле популяр җырын җырлаудан туктаган. Бер сольный концертында да башкармаячак. Чөнки Рөстәм Вәлиевны алыштырырлык итеп уйнаучы бер баянчы да юк, диде ул. Шуңа да юбилейда “Галигә барам әле” җырының видео язмасы гына күрсәтелде.
 
Искиткеч узган юбилейның оештыручысын да әйтми узмый булмас. Ул да булса Хәмдүнә Тимергалиеваның туганы Илһам Шәриф үзе икән. Ул да сәхнәдән матур җырын бүләк итте. Ахырдан Мәдәният министрлыгы юбилярны медаль белән бүләкләде. Җырчыга алып килгән бүләкләр, чәчәкләр җиңел машинага да сыеп бетмәгән хәтта. Илһам Шәриф «Газель» машинасына заказ биреп, шул рәвешле генә алып кайтып киткәннәр. Зал тутырып килгән тамашачысына җырчы зур рәхмәтен җиткерде. Без дә Хәмдүнә апабызны тагын бер кат юбилее белән котлыйбыз!
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 14.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»