• 21.04-22.04 Уфа гастрольләре. Кариев театры (Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театры.
  • 21.04 Фирдүс Тямаев, "Җиде малай идек". УНИКС. 18:30
  • 25.04 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
  • 26.04 МакSим. Траттория на Минской. 20:00
  • 26.04 Зур концерт. УНИКС. 18:30
  • 04.05 Габделфәт Сафин, «Һаман яратам». Тинчурин театры. 17:00
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 20 Апрель Фәиз Камал
  • 20 Апрель Сания Әхмәтҗанова
  • 21 Апрель Равил Тумашев (1923-2016)
  • 21 Апрель Идрис Газиев
  • 21 Апрель Алинә Сафиуллина
  • 22 Апрель Марат Әмирханов
  • 22 Апрель Әлфис Кыямов (1960-2004)
  • 22 Апрель Гөлназ Гыйниятова
  • 22 Апрель Гөлнара Сабирова
  • 22 Апрель Илнар Сәйфиев
  • Балык Бистэсе районы Яна Арыш авылында барлык унайлыклары да булган ой сатыла.Казаннан 80 км,капка тобенэ кадэр асфальт.Эйбэт куршелэр,урман,мэктэп,мэчет,мэктэп,h.б.Документлар эзер .Тел.89178990181
  • Казанда Московской, Кировской, Ново-совин районнарында 1 булмэле квартира сатып алам. Торле вариантлар карыйм! Риэлторлар борчымагыз! тел 89274544590
  • РКБдан ерак түгел, Раус Гареева урамында озак вакытка фатирга кертәм. 15000+квартплата(якынча 2500-3000 чыга)кечкенә балалы, этле-мәчелеләр борчымасалар иде.Тел:89047645487
  • Пучы авылы узэгендэ жир участогы сатыла,документлаштырылган.89172518230
  • Казанның Г.Кайбицкая урамында 1бүлмәле фатир арендага бирелә. Уңайлыклар бар. 13мең+КУ. Т.89674643949
  • РКБ янында ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89520310910
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Төзүчеләр бригадасы. Тиз, сыйфатлы. Фундамент, кладка, түбә ябу. 89279977757
  • Әссәләмүгаләйкүм! Хәләл чәк-чәкләр пешерәм, туй-никахларга заказлар кабул итәм. 1 кг 600 сум. Заказ өчен телефон: 89270376851
  • Балтач районы , Бөрбаш авылында алты почмаклы агач йорт сатыла.Газ , су кергән , урам асфальтланган.Район үзәгенә, Шәмәрдән тимер юл станцисенә 12 км.Бакча башында елга.тел.89520310910

 

 

 
Архив
 

 

13.04.2009 Җәмгыять

МӘСХӘРӘ

29 март көнне миңа Авиатөзелеш районының Ленинград тукталышында шактый озак автобус көтәргә туры килде. Сәгать икенче яртылар тирәсендә мин көткән 33нче маршрут автобусы килде, һәм халык төркеме белән мин дә эчкә кердем. Билет алган арада күзем шофер кабинасына ябыштырылган рәсемгә төште – анда билдән түбән шәп-шәрә хатын-кыз сурәте ясалган иде! Ярты метр биеклектәге бу шәрә рәсем шул хәтле оятсыз рәвештә ясалган, автобус эчендәге халык та уңайсызлануыннан кая карарга белмичә утыра. Мин бу хакта башта билет сатучыга әйттем, җәмәгать урынында мондый рәсемнәр тотарга ярамаганын кисәттем, аны алып ташларга чакырдым. Әмма ул җавап бирмәде.

Аннан соң автобус йөртүче янына барып, ул шәрә рәсемне алып ташларга куштым. Әрмән кешесенә охшаган шоферның янында колагына хатын-кыз кебек алкалар таккан бер ир-ат утыра иде, алар икәүләшеп миңа ябышты. Мин үземнең Татар конгрессы әгъзасы булуым турында документымны күрсәттем, бу шәһәрдә мөселманнар да яшәвен, мондый шәрә рәсемнәр дини хис­ләребезне мыскыллау икәнлеген аңлатырга тырыштым. Әмма алар селкенмәде дә, ә рәсемне үземә генә алып ташларлык түгел, ул пыяла эченә урнаштырылган һәм урам ягыннан да ыржаеп күренеп тора иде...

 

Шуннан соң мин салондагы халыкка мөрәҗәгать иттем, ислам динендә дә, христианнарда да халык арасында мондый ачыктан-ачык оятсызлыкның, шәрәлекнең тыелган гамәл булуын исләренә төшердем, моңа ризасызлык күрсәтергә кирәклеген әйттем. Берничә татар егете,  сүзләрем белән ризалашып, башларын кагып утырсалар да, шуннан ары узмадылар, салонга шәрә хатын-кыз рәсемен элеп куйган автобус йөртүчегә беркем бер сүз әйтмәде. Киресенчә, урта яшьләрдәге бер хатын, урысчалап, мине гаепли башлады, имеш, хәзер бөтен телевизор шәрәләр белән тулган, музейларда да шул хәл.

 

Мин моңа каршы: "Шәрәлекне күрмәс өчен телевизорны сүндереп куярга, музейга бармаска мөмкин, ә автобуска утырырга һәм шушы оятсызлыкны карап барырга мәҗбүр була, бу бит җәмәгать урыны, мондый хәл хәтта чит илләрдә дә юк, моның белән ризалашырга ярамый, – дидем. – Бүген алар шәрә кызларны күз алдыгызга элеп куяр, иртәгә кызларыгызны канауларда тотып көчләр, аннан елап йөрүдән ни мәгънә, үзегез башта күз зинасына ризалашып утыргач", – дип тә өстәдем. Шулай ук ислам динендә начарлыкны кул белән, гамәл белән төзәтергә кирәклеген, инде булмый икән, сүз белән булса да ризасызлык күрсәтергә кирәклеген, һич югы күңелең белән моны гаепләвең кирәклеген әйттем.

 

Автобустан төшкәнче, билет сатучының фамилиясен сорап белдем – Ящинская икән, ә шоферныкын әйтмәде, белмим, диде. Автобустан төшкәч, аның номерын язып алдым – ВР 613. Әйткәнемчә, башка автобусларда да башбаштаклык күп, нинди генә оятсыз җырлар акыртмыйлар, салонга нинди генә рәсемнәр элмиләр! Бигрәк тә читтән килгән шоферлар шулай кылана. Мин элек мигрант эшчеләргә тыныч карарга тырыша идем, әмма алар әллә белеп, әллә белмичә, үзләрендәге иң начар гадәтләрне безнең тормышка да өстерәп алып керә башлады. Югыйсә бу бит милли республикага исем биргән һәм аның төп хуҗасы булып исәпләнгән татар халкын аяк астына салып таптау, бөтенләй санлашмау, мыскыл итү булып тора!

 

Бу язмамны укыган кешеләр аның белән шәһәр башлыгына, депутатларга мөрәҗәгать итсен һәм мондый автобусларга бойкот игълан итеп, әхлаксызлыкка каршы чаралар оештырсын иде. Югыйсә, Казан зина оясына әйләнеп бара, Аллаһы Тәгаләнең моның өчен барыбызга да җәза бирүе бар...

 

Фәүзия БӘЙРӘМОВА
Ватаным Татарстан
№ 66 | 11.04.2009
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№36 (16788) / 17.04.2009 14:39:30

Озын сузнен кыскасы:жэмэгать транспортындагы хэллэргэ ризасызлык белдереп хэзер Казан шэхэре транспорт комитетына морэжэгать итеп була бит. Бу проблема турында да анда хэбэр салсан комачауламас минемчэ.

№35 (16748) / 17.04.2009 08:32:55

Туксанынчы елларда мондый проблемаларны Чаллыда ТИҮ һәм "Азатлык, "Иттифак" һәм башка сәяси һәм җәмәгатьчелек берләшмәләре җиңел хәл итә иде. Хәзер алар юк. Шуңа Чаллыда да эшләр ал да гөл түгел инде, гәрчә Казандагы кебек булмаса да.
Революцияләр ясап булмый хәзер, чөнки хакимият тә, аның "органнары" да, эшмәкәр-кәсәбәчеләр дә халык турында кайгыртмый, һәм алар берләшкән, бердәм, теләсә нинди явызлыкка әзер.

Ятсам да өйдә, ябышып китапка,
Күрәм барысын, тотмыйм тәрәзәм ябык:
Пролетарий үрелә йомры ташка,
Әмма бөтен җирдә йә асфальт, йә бук…

Кем чистартыр соң менә шушы "мохит"не, оешмалар булмаган хәлдә?

№34 (16574) / 15.04.2009 21:31:42

э шулай да шэхэр транспортында йорисе килми бит, дуслар...

№33 (16572) / 15.04.2009 21:30:12

кеше хэлен кеше белми, уз башына тошмэсэ...
авылда тоннэрен ферманын сенаж базына йори идек, терлеклэрнен ризыгы аз кала башлагач...яна гына кияугэ чыккан сенлемнен ире дэ безнен белэн баргалады."сезнен сыер гына печэн ашамый инде, силос, сенаж кирэк аларга", -дигэн иде кияу балакай. Этилэре улгэн, гел кызлар гына булган йортта печэн житэрлек эзерлэнэ алмаганын куз алдына да китерэ алмаган инде киявебез(этисе-ике абыйсы булган кеше)...

№32 (16568) / 15.04.2009 21:22:39

Якташ, Чаллы Казанга караганда кечкенә. Чаллыда тәртип күбрәк шуңа күрә.
Аннары, кемгә кирәк соң ул гомуми транспорт? Түрәләргә кирәкми, алар балаларын автобус-трамвайга утыртмас өчен җаннарын фида кылырга әзер. (мисалым бар)). Кая инде ул тәрәләр генә? Үзем дә менә куркам утырырга, грипп йога бит анда)))

№31 (16564) / 15.04.2009 20:37:48

Нух, мин бу Казанлыларны бер дэ анламыйм,проблема кутэрелгэн хэм бу чишелмичэ туктарга тиеш тугел язмалар диеп,эй укыйм инде бер акыллы закон чыгаручы керер дэ нокта куер да-бутэн теманы чишэбез дэ бер елдан тагы да матур яши башларбыз дип.Э юк хаман дилбегэне торле якка тартучылардан башка хэл курмим.

№30 (16496) / 15.04.2009 11:08:48

психиатор, син алкоголик түгелсеңдер ич? Алар гына хәр салганны тотып куя. Укыма, интекмә))) Ә мин укыйм!

№29 (16494) / 15.04.2009 11:03:25

Психиатор, мин бит сине мәҗбүр итмим укырга.Күрәм,алар сиңа дискомфорт ясыйлар, анысы инде синең проблема.

№28 (16492) / 15.04.2009 10:59:55

Иркә, ))) жәлләп тә куйдым үзеңне.

Чынлап та, дин кушмаганнан гына түгел, гади куркынычсызлык ягыннан да автобуслардагы шәрә хатын сурәтләренең бер кирәге дә юк. Шәрә хатынга карап барган кеше икенчесенең өстенә аварга мөмкин, авызындагы селәгәе күршесенең киеменә тамачак. Автобустагы күпчелек хатын-кызның рәсемдәге хатынның матурлыгыннан кәефе кырылачак. Ир-атларга, әгәр автобуста бик тыгын булса, икеләтә кыенрак булачак. Ни өчен дип сорамагыз.

Нигәдер, бу автобустан төшеп баручы ир-атларны күз алдына китердем әле. Хәм аста басып торучы, автобуска керегә әзерләнгән хатын-кызларның реакциясен...

№27 (16489) / 15.04.2009 10:50:23

Иркэ, мин туйдым синен словесный поносыннан. син туймадынмы эле? син язганнарынны узен укып чыгасынмы ул ахырдын? сортеп ату телэге тумыймы?

№26 (16487) / 15.04.2009 10:20:16

Мин дә суземне автобуслардан башлыйм әле. Чыннан да: “Казан дигән мегаполиста яшәучеләр, автобусларыгызда нәрсә ябыштырылган?” - дисәгез, без аны күрерлек хәлдә тугел әле. Метшин әфәнде, инде туган шәһәрем кебек якынлашкан Казанны яңадан чит итте дә куйды, мин үземне хәзер яңадан кунак итеп сизәм. Эшкә ниндиерәк траснпорт белән барырга җайлырак икәненә, ниһаять, төшендем. Алайса бер үк җирдә бик тә ошаш номерлар – 33,34,82,83,62,69 йөри безнең тирәдә. Баштарак ялгыш номерларга утырып китеп, эшкә соңга калулар булды. Чөнки иртән чабасың инде, хатын-кыз бигрәк тә. Артта номерлары юк, читтән выжт итеп узып киткәндә әллэ 33,83,63. Ике айлап элек Ирек мәйданы тукталышына барырга кирәк. Атнага 1- 2 сәгать кенә кабул итүче профессор янына. Улым белән. Прикиньте, яшьләрчә сүз кыстрыйм әле үтемлерәк булсын өчен, ничек барасын белмибез! Ул миңа караганда күбрәк йөри, югыйсә, ул да белми. Кая баруларын кайберләре язып элгән. Кызыл автобусларда ахыргы пунктлар гына. 30нчы номер килә башлагач, ничектер искә килде дә, сикереп мендем: “Кондуктордан сорармын, төшәрмен бармаса,” - дип. Бара икән. Улым җитез: “Артымнан утыргандыр,” - дип карамыйм да. Ике билет алдым, кондуктор да: “ Кем өчен?” - дип сорамады. 2 остановка узгач эзли башладым улымны, яшүсмерләр бөтенесе бертөсле: “2-3 кеше аша ул басып тора,” - дип уйлаган идем. Ул өлгермәгән икән утырырга. Шулай итеп, ул көнне профессорга эләкмәдек, бары бер атнадан эләктек профессорга. Шул проишествиедан соң беләм Ирек мәйданына ничек барасын. Калган җирләргә юк! Интернаттан карап була, әмма анда ничек тизрәк һәм җайлырак җавабын алып булмый.
Ярый, хуш утырдык. Урын тапсаң яхшы. Тапмаса-а-ң! Имгәнүсез барып җитү өчен башта блоггер кебек фитнес клубка йөреп мускулларыңны ныгытырга кирәк башта. Тотынып барганда йолкынып ычкынып китмичә кала алырга тормозлаганда. Ә каблукта булсаң!! “Мин анда имгәнәсегез килмәсә, тотынып баруыгыз сорала!” – дигән язу гына күрер дәрәҗәдә булам. Прәме, наруш ыздыватса итәләрмени??!!! Ул Кытай автобусларын алганда нәрсә уйлаганнардыр?! Улыма велосипед сайлыйбыз шулай. Матур дизайнлы Кытайныкылар да бар. Безнекеләр ул яктан кайтыш. Тик тизлек күчергече нимесләрнеке. Карап торышы урысча внушительный, танк кебек үк булмаса да. “Кытайлар димен электроника, кием салымны азмы-купме булдыра алалар. Алар металл белән эшли белмиләр әле, бездә танкларны әйбәт ясыйлар!” – дип узебезнекен алырга кундерә алдым улымны, иптәшләре Кытайныкын алса да. Башкалар шул ук җәйдә сүтеп атты, безнең кечкенә “танкның” какшарга исәбе юк әле..Безнең яисә көнбатыш күршеләр автобуслары яхшырак икәне көн кебек ачык иде. Кытайныкын сатып алуда бүтән мотивлар булган күрәсең. Элекеге автобусларда ничек кенә кискен тормозлау булмасын, хәзерге галәмәт юк иде. Бер секундка кулыңны ычкындырырга куркып басып торасың . Нинди “мораль ущерб” турында уйлау, анда: “Исән-имин барып җитә аламмы!?” - дип уйлыйсың һәр утырганда. Кайтып җитеп төшкәндә бер атна элек материаль ущерб кичердем. Мин,гадәттә, автобус тулысынча туктап беткәч кенә төшәм. Беркулым белән итәкләремне җыям, икенчесе хатын-кызда сумка инде. Соңгы тукталыш дип искәртергә кирәк. Берүзем төшүче. Сәгать кичке унынчы яртылар. Ишек ачылды. Тормозласа да, бара да бара. Мин туктап бетүен көтәм. Әллә ни кадәр җир барды ачык ишек белән туктамыйча. Ниһаять, туктаган кебек булган иде, төшеп җитәр-җитмәс кузгала да башлады. Миңа ике кул белән яңадан ябышырга туры килде.Минем автобустан төшү каблугыма эләгеп күн пәлтә итәгем җыртылу белән тәмамланды. Ниндидер рәсемнәр карый алырлык хәлгә килгәнче: “Исән-сау калабызмы!?” – беренче сорау булып кала КАЛА транспортында.
Ә дин турында бүген БГдан язма эленгән, шунда әйтермен соңрак. Киңрәк итеп.

№25 (16438) / 14.04.2009 20:18:08

Бик тэ мохим проблеманы кутэргэнсез,башта алар мескен кыяфэт белэн ерилэр иде дворник булып,хэзер алар таксист,кугэргэн классикада ерилэр ,жук бэягэ кеше ташып,бусы минем ипине тартып алу дип белэм э оченчесе яшь кызларга
урамда ,кич бэйлэнеп тора иде.Тотып булмады,пока.Ботен нэрсэгэ дэ юл куйган турэлэрдэн тора бу галэмэтнен таралуы,алар жунгэ эшли башта гына,аннары муенга менеп утырачак.Менэ топ чыганагы кая анын,якшылап торып тикшергэндэ ПравилаДД да белмилэр алар,Утырасын икэн автобуска,я таксига-башта шофёрына карагыз зинхар,ничэ сарык биреп алды икэн права,дип.Темны кырыйга алып киттем ахры,гафу итегез.Лэкин бу хэл тора бара ,дилбегэнсез кочкэ эйлэнэчэк.Менэ гэжит язучылар бу турыда никтер халыкка эз яза.

№24 (16429) / 14.04.2009 17:15:57

Татарга--бар нәрсәгә битараф булып Фәүзия ападан чишелеш көтеп утыргач нинди чишелеш булсын ди. Аны ул гына чишә алмый бит. Фәүзия ханым әлеге җитди проблемага игътибарны җәлеп итәргә тырыша.

№23 (16403) / 14.04.2009 13:14:08

Монда Феузия ханым, береу белен де, шофер, билет сатучы белен де вакланмый. Моселман иле булган (яисе булырга тиешле) Татарстан ватандашы буларак, канегатьсезлеген белдере, чынбарлыкны анлатырга тырыша. Мондый ехлаксызлыкнын миллетебезнен гореф-гадетлеренде булмаганын, булырга да тиеш тугеллеген, динебезде хуп курелмегенен, хиссез, тойгысыз булмауны анлатырга тырыша. Ин зур дошманыбыз башта безнен уз нефесебездер. Нефесебезне жине алсак ул узе дорес юлны курсетер иде. Ул шоферга дунгыз яисе сарык дию белки аны мактау булыр, чонки ул хайваннарнын уз торендегелерге хормете чиксез, шефкать белен уз балаларын карыйлар устерелер. Минем андый кешелерге хайван исемнере белен эндешесем де килми, чонки ул исемге андый кешелер лаек тугел.

№22 (16390) / 14.04.2009 09:57:25

Фэузия апа, гафу итэ курегез, эмма Чаллы шэхэрендэ шундый фотолар булмаса да, анда кызларны кочлэу, жинаятьчелек Казанга караганда кубрэк. Казанга караганда купкэ кечкенэ шэхэр булса да. Андагы халыкнын интеллект дэрэжэсен дэ Казанныкы белэн чагыштыра торган тугел.
Оч тапкыр шунда командировкада булдым.Башка юлы, Алла боерса, ул якка 4 копчэгемнен берсен дэ бастырмаска исэп бар.
Чаллы халкын тэрбиялэп бетерегез эле башта. Мэктэптэ выпускнойлар уткэн коннэрне дозорга чыгыгыз. Курерсез мэшхэр торышын. Э Казандагы бер фото, Чаллыдагы бозык яшьлэр белэн чагыштырганда, чуп кенэ!

№21 (16386) / 14.04.2009 06:59:25

Фәүзия ханым белән туры әңгәмәләшү мөмкинлеге тууга бик шатмын. Күтәргән темагыз актуаль, сүз дә юк. Актуаль темаларга чумдык, гарык булдык инде. Әле менә Яңа гына "Контактта" челтәрендә якташым Линара Батталова җырлаган "Рахат-лукум" триосы фанатлары төркеменә чакыру алдым. Кереп каравыма, әлеге дә баягы ярымшәрә яшь кызлар сурәтләре күзгә төртелде. Без, якташлары, монда хет бер генә кызыбыз булса да югары сәнгати тәрбия алып, милли сәнгатебезне үстерүгә өлеш кертәчәк икән дип өметләнеп утырганда, ул анда ни урысча, ни үзбәкчә, ни татарча булмаган шырдый-бырдый җырлап йөри икән бит!!
Бер татар журналисты "Молодежь Татарстана" басмасына мактау да язган әле үзләре турында. Мин сәнгать әһеле дә, 18-20 яшьлек татар егете дә түгел , билгеле.
Әмма, язмый кала алмыйм. Миңа 70ен узган Дамир абый Рафиков өчен оят. Ул бит Линараны кулыннан җитәкләп күпме бәйгеләргә йөртте, югыйсә рус җирлегендә үскән кызның милли уку йортына керә алуы да икеле иде бит әле. Һәм менә кызыбыз "татар кызларына бик үк хас булмаган раскованностьны(татарчасын белмим) үзләштерә" икән инде(гафу, журналист фикере иреклерәк тәрҗемәдә бирелде).
Ары киттек.Фәүзия ханым сүзләре(фикер алышуда):"Безнен Чаллыда Казан диварларындагы кебек фахишэлэрнен телефоннары язылмаган". Чаллыда булганым юк. Әрепләшмим. Чаллыга кагылган башка фикерем бар. Бер атна элек алмаш гастрольләр белән безнең Фәйзи театры Чаллыга барды. Мин реклама урнаштыру өчен "Контактта" челтәрендәге "Набережные Челны" төркеменә кердем. Театрның афишасын, Россия күләмендә билгеле артистларыбыз Абдуллаевларның шигъри-музыкаль аудиоязмаларын урнаштырдым. Чыгып өлгермәдем, төркем администраторы(рус кешесе булса кирәк, керәшен булмаса)шәхсән язмада да, диварда да миннән татарча язганнарымның русчага тәрҗемәсен, нинди аудиоязмалар элгәнемне аңлатуны таләп итә башлады. Сәгать буе аңлатулардан соң гына , гастрольләр үтү белән үк алып ташлау шартларында гына язмалар бер атна эленеп торды. Админ сүзләре:"безгә татарлар гына керми, русча языгыз". Челтәрне аркылыга-буйга кыдрып чыгып, миңа әле татарлар бик аз яшәгән төбәкләрдә дә "Нигә бу язманы элдең!" дип күрсәтмә бирүче булмады. Сүз уәаена, шаклар каттым: ничәмә-ничә татар уку йортлары булган шәһәрнең төркемнәрендә татар сүзе чыпчык ризыгына да җитмәс!
Һәм соңгысы: Йөз елдан артык данлы тарихы булган, Мирхәйдәр Фәйзи исемен йөрткән Оренбург татар дәүләт драма театрының Сез яманатын сатып китабыгызга кертеп(ташка басып)бәлки әле гасырларга ук калдырырга ниятләгән "Сөяркә" спектакле турындагы фикерегез чынбарлыкны бозып күрсәтү иде. Ул әсәр Миңнуллинның да иң көчле әсәрләренең берсе, театрыбызның да күркәм хезмәте. Адашкан күңелнең иманга кайту юлындагы газаплары турында ул, ә Сез язганча имансызлык пропагандалау түгел. Полюсларны алмаштыру дөреслеккә хилафлык ул. Ә бу - гөнаһ.

№20 (16383) / 13.04.2009 23:10:31

Фэхим эфэнде, сез анламадыгызмыни, мин бит автобус йортуче кяфер шоферлар белэн корэшмим, э шул мэсхэрэгэ риза булып яшэуче халыкка эндэшэм! Мен еллык Казанга эндэшэм! Безнен Чаллыда мондый хэллэр юк. Безнен шэхэр советы депутатлары автобусларда тукталышларнын татарча эйтелу-эйтелмэвенэ кадэр тикшереп йорилэр, шуны комиссиялэрдэ тикшерэлэр, телевизордан курсэтэлэр, теллэр турында законны утэмэгэннэрне штрафка тарталар. Э Казанда тел генэ тугел, иман да калмаган инде. Безнен Чаллыда Казан диварларындагы кебек фахишэлэрнен телефоннары язылмаган. Казан халкы нигэ шушындый эхлаксыызлыклар белэн килешэ - мин шуны анламыйм.
Эгэр миллэтнен эхлагы, ояты бетэ икэн, аны берлэшергэ чакырып йорудэн ни мэгънэ?
Казан шэхэрендэ яшэуче куп санлы депутатлар, бигрэк тэ, татарлар, мондый куренешлэрне кузэту астына алырга хэм чик куярга тиешлэр, дип уйлыйм.
Бу форумда катнашучыларга да утенечем бар - компьютерларыгыздан беразга аерылып, шул автобусларда шэхэрне бер эйлэнеп чыгыгыз эле. Берэр нэрсэ узгэрдеме икэн?

№19 (16381) / 13.04.2009 22:55:01

Җәмәгать Фәүзия апа дөрес проблема күтәрә."Бигрәк тә читтән килгән шоферлар шулай кылана" - дигән сүзләре миңа тагын күптән түгел булып у з г а н бер вакыйганы искә төшерде.
Бервакытны мин үзбәкләр җиләк-җимеш сата торган павилҗонга килеп кердем. Ураза вакыты иде. 2-3 татар әбие дә авыз ачарга дип булса кирәк җиләк-җимеш алырга кергәннәр. Мин аларның җимешне бер-берсе белән киңешләшеп сайлаганнарын кырыйдан гына күзәтеп торам. Яратам мин татар әбиләребезне. Шуннан берсе, үзбәк егетенә: "улым миңа ярты кило гына менә бу хөрмәңне үлчәп бир әле" ди. Тегесе үлчи. Үлчәү өстендәге пакетта прилавка астыннан тутырылган бозык, туңып өрегән хөрмәләр икән. Әби үзенең канәгат.сезлеген белдерә: Улым черекләр бит болар, аларын куйма инде" - ди. Шунда үзбәк малае әбигә: " менә монда черемәгәне, шунысын алыгыз" - дип үзенең билдән түбән өлешенә ымлап күрсәтмәсенме. Әбиләр дә , мин дә башыбызны иеп ч ы г ы п киттек.Юл буе әбиләр өчен гар.ләнеп кайттым. Иремә кайтып сөйләгәч, ул: Ә бит без үзбәкстанга барып шулай әйтсәк, шул минутта ук башыбызны эзеп чүлгә шакалларга бирерләр иде" диде. Безенкеләр шул черек хөрмәгә сатылып шул үзбәкнең маңка малайларына крыша булып яшиләр шул. Эх, без татарлар... ?!

№18 (16374) / 13.04.2009 22:08:59

Фәүзия ханым,
Дөньяның асты өскә килгәндә автобус йөртүче кяферләрдән әхлак таләп итү - файдасыз эш. Вакланмасагыз иде алар белән. Сезнең сәяси көрәш тәҗрибәгез бар, фикерегез көчле, сүзегез үтә. Үзебезнең яшьләрне бергә тупларга һәм саклап калырга кирәк бүген. Бу - бары тик Сезнең кебекләрнең генә кулыннан килә торган эш. Әйдәгез әле, үзебез турында кайгыртыйк! Ә тегеләр теләсә ни эшләсен....

...Комачаулама аларга, үз иманыңны сакла,
Булачак кискен көрәшкә яңа тарафлар тупла.

Акылсызлык, башбаштаклык теләгәнен эшләсен,
Чистартсын синең мохитне, мөртәтләрне чүпләсен.

Фани булгач ошбу дөнья, Хак тәгалә юлында
Була алмый һич мәңгелек хөррият тә, золым да.

Яралгысында золымның бар һәлакәт орлыгы:
Гайрәтлерәк була барса, якыная хурлыгы....

Бу шигырь бик озын, яшьләр кирәк дип тапса, урнаштырырмын.

№17 (16372) / 13.04.2009 21:20:54

Жэмэгать, мин Чаллыга кайтуга, Казаннын шэхэр башлыгына яздым бу хакта. Эмма электрон почта аша жибэргэн хатым кире кайтты. Аннан татар ижтимагый узэгенэ, Айрат эфэнде Хатмуллага жибэрдем бу язмамны, ул аны Илсур Метшинга жибэргэн, мина Казан мэриясендэ теркэлгэн номерын да язган, рэхмэт тошкере! Шулай ук бу язманы Татарстан Диния нэзаратенэ, моселман-депутат Фэрит Мифтахов исмеменэ дэ жибэрдем, эмма алардан жавап килмэде. Берничэ татар газетасына да жибэреп карадым, тик "Ватаным Татарстан" гына бастырып чыгарды.
Сез дорес анлагыз - суз бит бер автобуста шэрэ хатын-кыз сурэтен куру турында гына бармый, суз бу хэлнен гадэткэ керуе, "явление"гэ эйлэнуе турында бара! Менэ нэрсэ куркыныч! Хэм халык шушы хэлгэ иялэнэ, харам белэн килешэ, нэрсэ эшлэсэлэр дэ, дэшми! Э дэшэргэ кирэк! Хаксызлыкны, гаделсезлекне куру белэн, аны узгэрту, тозэту юлларын эзлэргэ кирэк.
Мин Чаллыда яшэгэч, Казанга еш килмим, шуна курэ, мин кайтып киткэч тэ шушы оятсызлык дэвам итэр, дип бик борчылдым хэм ярдэм сорап халыкка морэжагать итэргэ булдым.

№16 (16370) / 13.04.2009 21:09:41

Балкыз бик дөрес әйтә. Безнең татар җурналистларыбыз бересе дә моның турыда язмыйлар шул! Алар кайчы җырчының битенә нинди маска ясавын, нәрсә ашарга-эчәргә яратканын,кайсының кайда ял иткәнен, кемнең нинди машинада йөрүләре турында язалар =((
Гәҗитне ачсаң - алар гайбәт белән тулган, телевизорны җибәрсәң - анда тагы шәрә Иркә белән Ландыш! =((
Шулхәтле кызганыч...

№15 (16367) / 13.04.2009 20:58:58

Кызганыч, халкыбыз шундый аяныч хәлдә.. кая тәгәрибез икән без? Әби-бабаларыбыз безгә әманәт итеп калдырган динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне шулай итеп онытып аяк астыбызга салып таптыйбызмы? Нишләп соң без моңа барыбыз да диярлек битараф? Киләчәгебез турында уйланырга кирәк.Динебезне саклап кала алмасак, телебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә тиздән онытачакбыз бит!
Безнең күренекле җәмәгатъ эшлеклебез, мәгърифәтче, галим Ризатдин Фәхретдин болай дип язып калдырган: "Халыкта иң башта тәртип бозыла, аннары дин бетә, тел бетә, аннары халык үзе дә юкка чыга." Төгәл хәтерләмим, ялгышмасам, Ризатдин Фәхретдин. Беребездә шуны теләми торганбыздыр бит?
Фәүзия апабыз кебек кешеләр күбрәк булсын иде.

№14 (16365) / 13.04.2009 20:37:41

Мин укып чыктым да, уземне шул автобус эчендэ кебек хис итеп карадым, кызганыч, бер реакция дэ тумады, гомумэн ул сурэткэ битараф калдым..., кем белэ, бэлки 50-60 тирэлэрендэ булсам, мин дэ куреп токерек чэчэр идем...Башымны кисэргэ бирэм, калган яшьтэгелэр аны тоже курми, чонки инде кунеккэннэр, без гадэттэ яналыкка гына игътибар итучэн бит.

№13 (16355) / 13.04.2009 18:49:25

Алар автобуска кеше күбрәк керсен өчен шулай эшлиләр дә. Шуңа күрә алып та куймый ул аны...

№12 (16348) / 13.04.2009 17:53:46

Хорметле татар!Фаузия ханым шэхер башлыгына да,башкаларга да хэбер итми калмагандыр бу хакта.Сонгы абзацны игътибарлырак укырга кирек иде сезге нибары. Фаузия ханымга "тыкать" итеп утырганчы, дип эйтуем.

№11 (16344) / 13.04.2009 16:46:55

гадәти тема инде бер карасаң! ләкин
Фәүзия ханым җитди проблема күтәрә!

шушы темага язучылар бармы бездә?! карасаң, теге дә, бу да журналист.. шул-шул, арзанлы журналистлар проблема күтәрми, алар 5 нче кат өметбаевны яисә сәфәрованың ни ашаганы-эчкәне турында "зурлап" яза, 2 тапкыр сәхнәгә чыккан "җолдыз"ларны пиарит итә. чүп-чар белән баш бутый, ни гәҗите, ни тв сы..

монда татарның бердәнбер милләтпәрвәр ханымына "чиш, әгәр теләсәң" дип әйтәләр, янәсе, ул сезгә кагылышлы проблемаларны хәл итеп йөргәндә,сез карап тормакчы буласыз инде?! әйткәнемчә, әле шушылар турында җаны әрнеп, язып чыкканга рәхмәт әйтегез! андыйлар бармак белән санар хәлдә бит безнең!

№10 (16343) / 13.04.2009 16:39:39

Рузилә,


Фәүзия апай шәп язган.

№9 (16337) / 13.04.2009 16:23:09

Дөрес әйтәсез, читтән килгән халык безне хөрмәт итми, санламый. Ураза аенда да кортлы җимешләрен сатып мыскыл итәләр. Адым саен шуларның пычракка баткан ханә-манәләре. Ә автобуска шәрә хатын рәсеме кую аналарны мыскыл итү дигән сүз. Бу очракта сезне ирләр якларга тиеш иде. Ә алар шәрә ими карап селәгәйләрен агызып утырганнар.

№8 (16335) / 13.04.2009 16:15:56

ойрэтучелэр куп тэ сон! бу язмамны укыган кешелэр морэжэгать итсен имеш! Бар да ит, Фэузия апа!!! идея биреп утыручылар белэн донья тулды. син дэ патша мин дэ патша, атка печэн кем сала?!!!! пиариться итэргэ генэ яратасыз барыгыз да. минем идея дип. берэр идеягезне тормышка ашырып карагыз эле артыгын акырмыйча гына.

№7 (16334) / 13.04.2009 16:11:52

Бу язмадан сон Фэузия апаны сугучелэргэ аптырыйм!!!!!!!!!!!!!

№6 (16329) / 13.04.2009 15:56:10

Халык нинди - дәүләт шундый. Димәк, шундый илне заслуживаем.

№5 (16328) / 13.04.2009 15:52:24

нигђ сез журналисттан, язучыдан џаман чишелеш сорыйсыз соћ? журналист књрсђтђ, тђкъдим итђ. чишелеш љчен бездђ махсус кешелђр бар. ул кешелђр зур кабинетларда утыра, ишеклђренђ "фђлђн фђлђнич" икђне языла, секретаре приемныйда саклап тора, алар фђлђн кадђр акча ала џђм бернђрсђ дђ эшлђми, шућа књрђ Фђњзия апа кебек кешелђргђ автобуста гажизланып сљйлђп йљрергђ кала.

№4 (16327) / 13.04.2009 15:50:21

казан зина оясына әйләнеп бара гына түгел, күптән зина оясы инде ул! казан гына да түгел.. моның сәбәбе--халыкның түбән карашлы булуы, сыйфатсыз тормыш, үткәнгә-бүгенгә битарафлык, бернигә ышанмау, криминал.. ә иң аянычлысы--- халыкның дәшмәве! сарык көтүе бит ул һәммәсенә риза, ашаталармы, әллә суялармы...

№3 (16326) / 13.04.2009 15:47:43

Ярый сез бар әле Фәүзия апай! Баш имәгән, буйсындырылмаган! Көненә меңнәрчә кеше күңеленнән сүгеп узганны, бары сез генә шулай кычкырып әйтә аласыз кебек тоела. Шуңа гына өметсезләнмибездә инде без! Әмма шайтан инде безне дә котыртып утыра: Рәсәй пычрагын сез генә юып бетерә алырсызмы икән?!
Чөнки аны чистартырга тиешле түрәләрнең куллары, арт шәрефләре, алары гынамы соң... - намуслары да пычрак бит!

№2 (16325) / 13.04.2009 15:46:21

Сон, бар да морэжэгать ит инде алайса!Язманы укыганчы кем язганын кургэч, суз миллэт очен нэрсэдер эшлэгэн эш турында барадыр дип уйлаган идем,юк икэн,гадэттэгечэ "бетэбез бит", "уйланыгыз" кебек кенэ.Чишелеш юк бит,чишелеш Фэузия апа!

№1 (16321) / 13.04.2009 15:31:27

Уф, куптэн зина эчендэ бит инде без!!!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян