|
|
Туган көннәр
|
|
Архив
|
28.12.2014 Мәдәният
![]() Камал театры артисты Габделфәрт Шәрәфиев вафатГалиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләр Академия театры тирән кайгы кичерә. Бүген, 27 декабрь көнне, милли театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхес, Татарстанның халык артисты Шәрәфиев Габделфәрт Әхәт улы вафат булды. Хушлашу иртәгә - 28 декабрь көнне 10.00 сәгатьтә Г.Камал театрында узачак.
Шәрәфиев Габделфәрт Әхәт улы 1951 елның 6 гыйнварында Кукмара районы Янил авылында туа. 1973 елда Ленинградта театр институтын тәмамлый (ЛГИТМИК, татар студиясе) һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Рольләре:
Мансур — "Әлдермештән Әлмәндәр" Т.Миңнуллин, Алеша — "Тәкәббер гашыйклар" А.Кузнецов, Зәйтүн — "Синең урыныңа кайттым" Р.Хәмид,Гамир — "Китәм инде" Р.Хәмид, Миргаян — "Кичер мине, әнкәй!" Р.Батулла, Андраш — "Нихәл, яшь иптәш?" Ш.Тот,Чиголотти —"Болан-Патша" К.Гоцци, Базарбай — "Ахырзаман" Ч.Айтматов, Хөснулла — "Асылъяр" М.Фәйзи, Галиулла - "Шулай булды шул" - Туфан Миңнуллин, Исмәгыйль - "Хан кызы Турандык" - Карло Гоцци, Шәңгәрәй бай - "Арбалы хатыннар" - Зәки Зәйнуллин һ.б.
--- Фикерләр№8 (895438) / 30.12.2014 10:52:28
*, яшәү-яшәмәү гөнаһлы-гөнаһсыз булуга бәйле түгел. Үлемнең сәбәпләре, кызганыч, кешеләргә мәгълүм була алмый. Без Аллаһтан киләбез, Аллаһка китәбез дә. Якыннарына сабырлык телим. №7 (895355) / 29.12.2014 16:44:30
Нәрсә 70 һәм аннан да өлкәннәр гөнаһлы инде синеңчә. Юләр сатып утырма инде. 80 яшьтән узганнар тыл сугыш ветераннары. Алар гөнаһлымы? Апллаһыдан курык әзрәк. Һәркем Аллаһы тәгалә биргәнг яшьне яши. Кеше күрәсене кеше күрми. Бер гөнаһсыз кеше юк ул, шуны бел акылсыз баш. Нишлисең бит, авыр туфрагы җиңел булсын. №6 (895317) / 29.12.2014 10:21:59
Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Җомга көн генә Турандыкта караган идек. Киткәндә саубуллаштык үзе белән. Кем белгән бит... №5 (895226) / 28.12.2014 18:28:38
кайсы жире авырткан икэн?урыны ожмахта булсын! №4 (895182) / 28.12.2014 14:03:16
Бик ачык күңелле,якты кеше иде.Урыны оҗмахта булсын.Якыннарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. №3 (895166) / 28.12.2014 12:28:17
гонахсыз кешелэр озак яшэмилэр,теге доньяда бэхетледер,туганнарынын,якыннарынын кайгысын уртаклашам. №2 (895162) / 28.12.2014 12:12:56
Авыр туфрагы җиңел булсын. Барыбыз да шунда барасы. Гаиләсенең кайгысын уртаклашам. Бөтен кайгылары иске елда калсын. №1 (895143) / 28.12.2014 00:07:30
64 тэ тулмаган икэн. |
Иң күп укылган
|