|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2014 Матбугат
Амур Фәләх: Бер "әфәнде"нең чын йөзен фаш иткән мәкаләм өчен фатирыма килеп янау очраклары да булдыХәзерге вакытта газета-журналларны укучылар кимегәннән-кими бара, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Шулай булуга да карамастан, ай саен диярлек, Татарстанда гына да дистәләгән яңа басма теркәлә. Сүз дә юк, аларның байтагы, ни кызганыч, бик кыска гомерле булып чыга. Ләкин бит, бер нәшер ителә башлап, матбугат базарына ныклап аяк басканнары, үз урынын, үз укучысын тапканнары да юк түгел. Билгеле, “ТАТМЕДИА” республика агентлыгы кул астындагы басмалар турында сүз бармый, ирекле (шәхси) матбугатны күздә тотып әйтүем. Шундыйларның берсе – 2011 нче елдан бирле чыгып килүче “Безнең фикер” газетасының баш мөхәррире Амур Фәләхка бүгенге татар матбугатына кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем. - Амур, ничек уйлыйсың, дәүләт хисабына чыгып килүче басмалар белән шәхси газеталарның төп аермасы нидә?
- Җавабы соравыңда ук күренә бит. Беренчеләре дәүләт хисабына чыгарыла. Бу ни дигән сүз? Оештыручы (безнең очракта ул - "ТАТМЕДИА") белән килешенгән штат, хезмәт хаклары, тематика... “Акча түләүче музыкага үзе заказ бирә” диләр бит. Монда да шул хәл. "ТАТМЕДИА" буйсынуындагы басмалар, ничек кенә тырышмасын, кайсыдыр ки теманы үзе теләгәнчә яктырта алмый, кайсыдыр ки фактларны үзе күзаллаганча бәяләп чыга алмый. Сүз иреге, фикерләү иреге дигән нәрсәнең кәгазьдә генә икәнлеген әлеге басма редакцияләрендә хезмәт куючы каләм ияләре үзләре үк раслар. Шул ук вакытта, бер генә республика яки район газетасы әлеге фактны ачыктан-ачык язып чыга алмый. Ә шәхси газеталарның бу яклап иреге зуррак. Бәйсез газетада эшләүчеләрнең хезмәте – чын иҗади хезмәт. Һәм аның иң зур байлыгы – акны ак дип, караны кара дип икеләнмичә әйтә алу мөмкинлеге.
- Димәк, шәхси басмалар теләсә нәрсә яза ала?
- Юк, алай дип әйтмим. Чама хисен бервакытта да онытырга ярамый. “Ирекле” дигән сүз әле һич кенә дә теләсә нәрсәне теләсә ничек язарга ярый дигән сүз түгел. Язып кара син кайсыдыр ки катлам кешеләренә хуш килмәгән мәкаләләр! Гаделлек синең яклы икәнлеге “кычкырып торса да”... Мисал итеп әйтим, 90 нчы еллар уртасында, Удмуртия җирлегендә татар телендәге “Яңарыш” газетасын чыгарып йөргән чорда, бер “әфәнде”нең чын йөзен фаш иткән мәкалә бастырганым өчен, югары даирәләргә бер-бер артлы шикаять хатлары килде, хәтта фатирыма килеп янау очраклары булды. Әле сүз дәүләт күзәтүендәге, күпмедер дәрәҗәдә “цензура” аша үткән басмадагы язма турында бара. Бу яктан караганда, бүгенге бәйсез басмаларга да бик сак булырга туры килә. Кем әйтмешли, дәүләт тарафыннан турыдан-туры “бармак янау” күренеп тормаса да, “шәхси цензура”ңны эшкә җигәсең. Әлбәттә, күп очракларда, гаделлек өстенлек ала, ләкин күпме борчу-мәшәкать, ашалган нервы, әрәмгә киткән вакыт... Шуңа күрә, иң беренче чиратта, җирле хакимият кубызына биемәсәң дә, гаммәви мәглүмат чаралары турындагы федераль канун, Рәсәй законнары барлыгын онытмаска кирәк.
- Ничек уйлыйсың, гомумән, мәгълүмат чаралары кем кулында булырга тиеш?
- Дәүләти матбугат та, бәйсез басмалар да кирәк. Һич югы көндәшлек өчен. Көндәшлек тырышып эшләүгә этәргеч ясый. Матбугатка хуҗа эзләү турында сүз бер дистә ел элек ишетелә башлаган иде инде. Әле күптән түгел Россия матбугатында билгеле шәхес, кайчандыр министр булып эшләгән, бүген “Газпром-Медиа Холдинг”ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Михаил Лесин да: “Киләсе елда дәүләти мәгълүмат чаралары саны шактый кыскартылачак, - дип белдерде. Шул рәвешле, елдан-ел аларның санын киметә барып, мәгълүмат чараларын шәхси кулларга гына калдыру турында сүз бара. Моны хуплый алмыйм. Бу сүз матбугатка ел саен бүлеп бирелә торган казна акчасы күләмен киметү һәм, ахыр чиктә, тәмам бетерү, ягъни бюджет чыгымнарын киметү максатыннан уйлап табылган фикер генә. Хөкүмәт үзенең мәгълүмат чарасыннан башка нишли ала? Бер генә мисал: аннан башка дәүләт үз законнарын, карарларын бастыруга нигезләнгән конституцион бурычын да үти алмаячак бит. Шәхси матбугат, аларны бастырып чыгарган очракта да, үз бәясен таләп итәргә хаклы. Демократик җәмгыятьтә хөкүмәт бәйсез матбугатны мәҗбүрили алмый. Дәүләти, бюджет акчасына чыгарыла торган, димәк, хөкүмәт таләпләрен өстен куйган матбугат та бик кирәк. Ә бәйсез, шәхси булмаган мәгълүмат чаралары хөкүмәтнең рәсми оппоненты, тәнкыйтьчесе ролен үтәргә тиеш дип исәплим. Гамәлдәге закон кысаларында, билгеле.
- Ә чыгымнар? Дәүләтнеке булмаган басмаларда алар ничек каплана?
- Әйе, бу – шәхси басмаларның иң авырткан җире. Хәзер бит элекке заманнардагы кебек бай меценатлар, иганәчеләр юк. Бу басмалар, күпчелек очракта, шәхеснең үз акчасына яки дус-туганнары ярдәмендә нәшер ителә.
- Бәйсез басмаларның эчтәлеге дәүләт хисабыннан чыгучыларныкына караганда күпкә баерак кебек...
- Төптәнрәк уйласаң, шулай инде. Биредә шул ук ирекле, иҗади фикер йөртү мөмкинлеге зур роль уйный. Мондый басмаларда, гадәттә, халык кызыксынып укый торган әхлакый-тәрбияви мәкаләләр, тормыш-көнкүреш өчен файдалы киңәшләр, төрле кимчелекләрне фаш итүче язмалар күп урын ала. Ә “дәүләти” газета-журналларда, ни кызганыч, боларга бик аз урын бирелә. Кагыйдә буларак, менә шушы аерма бәйсез газеталарны популярырак итә дә инде. Минемчә, газета-журналларның халык арасында абруен, популярлыгын күтәрәсе килгән очракта, "ТАТМЕДИА" белгечләре дә шуны истә тотарга тиеш.
Бүгенге заманда «чүплек» исәбендә калмау, популярлык яулау һәм аны озак еллар буе саклап килү өчен нишләргә? Әйтүемчә, матбугат чарасы, иң беренче чиратта, халыкчан булырга, аның мәнфәгатьләрен яклау өчен нәшер ителергә тиеш. Бөтен катлам кешеләре дә: яше-карты да, гади халык та, җитәкче постларда хезмәт итүчеләр дә аның битләреннән үзенә кирәкле мәгълүмат, үзен борчыган һәр сорауга төгәл җавап тапсын, теләгән вакытта, теләгән мәсьәлә буенча үзенең фикерләре белән уртаклашу мөмкинлеген алсын.
- “Безнең фикер” газетасы шундый дәрәҗәгә иреште дип исәплисеңме?
- Һәрхәлдә, безнең максат шул. Исемен дә шуның өчен нәкъ шулай атадык. Шөкер, өч ел чыгып килү дәверендә аны кулына алып укучылардан бары тик җылы сүзләр генә ишетергә туры килә. Редакция почтасына килгән хатлар, газетаның эчтәлеген камилләштерүгә этәргеч бирүче тәкъдимнәр эшебездә иҗади дәрт өсти, диясем килә.
- Газетагыз нинди темаларга өстенлек бирә инде?
- Айга ике тапкыр гына нәшер ителә торган газетабызда төрле эчтәлектәге яңалыклар, Татарстан данын, татар халкы данын күтәрүдә үз өлешен керткән шәхесләр турында очерк-тасвирнамәләр, милли, әхлакый тәрбия бирүгә йөз тоткан мәкаләләр, сәламәтлек сәхифәсе, аш-су рецептлары, көнкүреш киңәшләре һәм башкалар урын ала. Форсаттан файдаланып, каләмдәшләребезне “Безнең фикер” газетасының эчтәлеген камилләштерүдә, аны халык басмасы итүдә катнашырга чакырам. Сездән халкыбызны кызыксындырган темаларга мавыктыргыч язмалар көтеп калам.
Гөлфия ГАЯЗОВА |
Иң күп укылган
|