поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.11.2014 Мәгариф

Мин дә “бардым” ...Сингапурга

"Татарстан яшьләре"ндә өлкән педагог Кави Морзахановның «Сингапур методы нәрсә бирә?» исемле язмасы басылды. Мөхтәрәм авторыбыз Татарстан мәктәпләрендә бу укыту элементларын куллануга карата фикерен белдергән. Кави әфәнде язмасы газетада басылып чыкканчы ук, мин әлеге мәкаләмне әвәләгән идем. Бу мәсьәләдә фикерләрем үзгәрәк һәм Кави әфәнденеке белән тәңгәл килеп бетми. Каләмдәшемне үпкәләтәсем килми. Шулай да, әлеге язмамны газета укучыларга тәкъдим итәргә булдым.

Үгезне – мөгезеннән

Моннан берничә ел элек Татарстан мәктәпләренең укыту системасында Сингапурча укыту алымнарын кертү турында сүз кузгалды. Моңа “Татарстан яшьләре” укучылары да битараф калмады. Соңгы вакытта “Т.Я.” Сингапурча укытуга артык бәйләнмәде. Ә ТР Мәгариф министрлыгының бу теманы күз уңыннан төшергәне юк. Мәктәпләрдә укытучыларны “сингапурча укыту”га тарту буенча һаман да актив эш алып барыла. Күптән түгел безнең мәктәптә дә шундый укулар үтте. Күрше мәктәпләрдән дә мөгаллимнәр җыйналган иде. Мин үзем берничә ел инде укытмыйм. Шуңа да карамастан, заманадан артта калу килешмәс дип, әлеге дәрескә килергә уйладым. Ни-нәрсә икән ул дип фаразлап йөргәнче, мәйдан уртасына кереп, “үгезне мөгезеннән” тотып алу кулайрак булыр дип санадым. Мондый укулар башлангыч сыйныф мөгаллимнәре өчен дә, унберенче сыйныфка кадәр барлык төр фәннәрне укытучылар өчен дә бертөрле икән. Мәктәпнең информатика бүлмәсенә укучылар рәвешендә 60 укытучы кереп утырдык. Дәресләр ике көн дәвам итте.
 
Укыткан дәвердә миңа да бик күп укытучыларның дәресләрендә утырырга туры килде. Гадәттә, дәрес тыңлап утыру ялыктыра. Хәтта көн саен алтышар сәгать дәвамында дәрестә утырган укучылар кызганыч булып тоела башлый. Ә менә бу “сингапур укулары”нда укучы буларак катнашканда нишләптер мин үземне алай авыр хис итмәдем. Дәресләрне Сингапурдан килеп укытмадылар. Сингапурга барып өйрәнеп кайтканнар да түгел, ә Казанда булып, әлеге методиканы өйрәнеп кайтучылар үткәрде: Кенә төп мәктәбенең математика-информатика укытучысы Римма Низамиева, районыбызның мәгариф идарәсе методистлары Римма Әшрәрова, Ләйсән Гатауллина һ.б. Мин һич кенә дә барлык сыйныфларда укыту методикасын тулаем Сингапур “рельсларына салырга” кирәк дип инандырырга теләмим. Бу мөмкин дә түгел һәм кирәге дә юктыр. Әмма укытучы урындыгы белән һаман да сыйныф идәненә ябышып калырга тиеш түгел дип саныйм. Республикабызда һәм районда укытучыларның бер өлеше әлеге алымны үз иткән һәм аның элементларын үзләренә кулланма итеп алган. Без телибезме-юкмы, балаларыбыз һәм оныкларыбыз әлеге методика калыпларына күнегә башлаган кебек сизелә. Шуңа күрә әти-әниләрнең һәм әби-бабайларның да бу яңалыктан йөз чөерә алуы мөмкин түгел дип уйлыйм. Моннан качып булмый. Өйдә, гаиләдә балаларга тәрбия бирүдә, аларның белем нигезләрен үзләштерүенә ярдәм итүдә, аларны бүгенге катлаулы тормышка яраклы итеп хәзерләүдә мәктәп белән бер ритмда булу кирәкле шәйдер.
 
Хай файв!
 
Сингапурча дәрес укытучының шул сүзе белән башланып китте. Бу “шым булыгыз!” дигән мәгънәне аңлата икән. Әлеге команданы ишетүгә без уң кулларыбызны югары күтәрдек. Ягъни – “Без әзер!” Гомумән, ике көнлек уку дәверендә “Клок баддис”, “Тэйк оф – тач даун”, “Конэрс” шикелле күптөрле мөрәҗәгать итү белән яки шуңа охшашлы терминнар белән очраштык. Укыту системасының хикмәте һич кенә дә әлеге сүзтезмәләрдә түгел. Ә дәресне оештыруда. Безне – “укучыларны”, дүртәрләп 15 төркемгә бүлеп утырттылар. Өстәлләргә дә, безгә дә тәртип саны сугылды. Ике өстәл капма-каршы куелды, дүрт “укучы” үзара фикер алышып эшләдек. Аралашу ике укучы арасында да, үзара дүрт укучы арасында да, кирәк булганда дүртәр укучылы ике төркем арасында да барды. Шунысы факт, үзара фикерләшү алымы әлеге методиканың төп нигезен тәшкил итә. Дәрес төгәл вакыт аралыкларына бүленгән. Яртышар минутлык, бер минутлык яки зуррак биремнәр өчен 10-15 минутка кадәр таймнар (вакыт аралыклары) каралган. Дәрестә укытучы интерактив такта, видео һәм компьютер презентациясе кулланды. Болары соңгы ун елда мәктәпләр өчен яңалык түгел.
 
“Фо бокс синектикс ревью” (нинди булса да проблеманы аналоглар кулланып, төрле яклап чишәргә омтылу мәгънәсендә) алымы белән үткән дәрес элементын тасвирлыйм әле. Һәрберебез берәр бит кәгазь алдык. Уртада шакмак ясап, укытучы биргән проблеманы язып куйдык. Кәгазь битен фломастер белән дүрткә бүлдек, тәртип саннарыбызны (1,2,3,4) яздык. Мәктәп өчен актуаль саналган түбәндәге тема тәкъдим ителде: “XXI гасырда укыту”. Укытучыбыз биш минут чамасы вакыт алып, тактада һәм экранда темага кереш анализ үткәрде. Шуннан соң һәрберебез үзебезнең кәгазь битендәге дүрт шакмакның һәрберсенә символик рәсемнәр сызгаладык. Үзебезчә, XXI гасырда укыту шушы символларны хәтерләтә, имеш. Дүрт символның берсе янына (үземнең тәртип саны символы янына) бер җөмлә кулланып үз фикеремне карандаш белән язып куйдым. Әлеге тайм өчен бер минут вакыт бирелде. Аннары “Хай файв!” командасы яңгырады. Куллар күтәрелде. Дүртебез дә кәгазь битләребезне түгәрәк буенча алмаштырдык. Янә ярты минутлык тайм. Бу вакытта мин күршем ясаган символик рәсемнәрдән үземнең санга туры килгәненә фикеремне язып куйдым. Кәгазь битләре тагын хәрәкәткә килде. Тайм кабатланды. Шулай итеп, ике ярым минут эчендә һәр төркемдә 16шар символик рәсем һәм һәр рәсемгә аңлатма хасил булды. Укытучы тагын бер минут вакыт бирде. Бу таймда төркемне тәшкил иткән дүртебез бергә барлык фикерләр белән таныштык һәм 16 фикернең иң яхшы һәм иң дөрес дип саналган берсен сайлап алдык. Арада охшаш рәсемнәр һәм охшаш фикерләр дә очрады. Шуннан соң укытучы таләбе буенча һәр төркемнән бер укучы җавап тотты:
 
– XXI гасырда укытуны мин автобуска охшатам. Арткы ишектән яңа алымнар килеп керә, алгы ишектән искеләре төшеп кала.
 
– Самолетка охшатам. Укыту алымнары үзгәрү зур тизлек белән бара.
 
– Томанлы тәрәзәгә охшатам. Яңа алымның нәтиҗәсе нинди булачагы ачык түгел.
 
– Агачка охшатам. Укыту алымнары гел үсештә булырга тиеш.
 
– Гөмбәгә охшатам. Сингапур белем бирү системасы йомшак кебек тоелса да, асфальтны тишеп чыгарлык...
 
60 “укучы”дан 60 төрле фикер туды. Укытучы алга таба хәрәкәт итте: “Әлеге алымны кайсы фәннәрдә, нинди темаларны үткәндә нинди сораулар куеп файдалану отышлы?” Дәрестә катнашучылар әлеге алымны математика, әдәбият, тарих, биология дәресләрендә, башлангыч сыйныфларда ничек кулланып булу фаразларын конкрет мисаллар китереп анализладылар. Дәресләр барышында битараф утыручылар булмады. Сыйныф бүлмәсе умарта оясын хәтерләтте.
 
Үзгәрми булмастыр
 
Тәнәфес вакытында мин укучы булып катнашкан укытучыларның фикерләрен белештем. “Кирәкме бу алымнар? Файдаланып булырмы?” – дигән сораулар куйдым. Төрлечә җавап тоттылар. Әмма мәктәбен һәм исем-фамилияләрен күрсәтмәүне үтенделәр:
 
– Уен инде, уен. Дәрес түгел.
 
– Уен элементлары рәвешендә кабатлау, гомумиләштерү дәресләрендә кулланып булыр дип саныйм.
 
– Аерым фәннәр буенча үткәрелә торган “КВН”нарда, дәрестән тыш үткәрелә торган башка чараларда без аны болай да кулланабыз.
 
– Бездәге 4-5 балалы сыйныфларда нинди эффекты булыр икән?
 
– Берни белән кызыксынмый торган иң йомшак укучы да, мондый ысул кулланганда, иптәшләре арасында битараф кала алмый.
 
– Төгәл фәннәрне укытканда, мәсьәләләр чишкәндә бу ысулны кулланырга омтылу вакытны бушка сарыф итү булыр шикелле.
 
– Укучыларны төркемнәргә бүлеп укыту сугышка кадәр үк “ШКМ”нарда (школа крестьянской молодежи) кулланылган. Сиксәненче елларда сәләтле укучыларны бер, йомшакларны икенче төркемгә туплап, индивидуаль биремнәр куллану мактала иде.
 
– Һичшиксез, әлеге алым укучыларны активлаштыру, фикерләргә һәм аралашырга өйрәтүдә файдалы булыр.
 
– Сингапурча укыту алымы иле экономик үсештә һәм мәдәнияте зыялы, әти-әниләре һәм балалары интеллектуаль яктан югары дәрәҗәгә ия шәхесләр өчен. Бездә андый шартлар барлыкка килгәнче шактый сулар акканын көтәргә кирәк әле.
 
Әйе, карашлар төрле. Аларда хаклык бардыр. Әмма безнең бер урында таптанып торырга хакыбыз юк. Балачакта бәрәңге ашап үстек. Аннары өстәлләребезгә икмәк килде. Хәзер табыннарыбызда нинди генә җиләк-җимеш, тәм-том юк. Автомобильләр, кесә телефоннары, телевизор, компьютерлар һәм заманча башка йорт техникасы турында сөйләп торасы да түгел. Заманалар үзгәрде. Балаларның фикер йөртүләре дә бик нык үзгәрде һәм алга таба да үзгәрәчәк әле. Укыту системалары да бер урында кала алмастыр. 

Рәфхәт ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 57 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»