• 21.03 Язгы солянка. УНИКС. 18:30
  • 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Март Татьяна Водопьянова
  • 19 Март Роман Еременко
  • 20 Март Илгиз Кәлимуллин
  • 20 Март Сәләм Алишев
  • 20 Март Фәридә Сафина
  • 20 Март Марсель Мәхмүтов
  • 20 Март Лилия Заһидуллина
  • 20 Март Рәзинә Исмәгыйлева
  • 21 Март Булат Нигъмәтуллин
  • 21 Март Булат Сәләхов
  • Сдаю 2 комн.квартиру на ул. Спартаковской 88Б,хороший ремонт,мебель,бытовая техника.т.89276766077
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Әлмәт шәһәрендә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, кыйбат түгел 9274897219
  • Казанда Бертуган касыймовлар урамында 6 йортта 12кв м булмэ сатыла. Булмэдэ пластик тэрэзэ, тимер ишек. Барлык жихазларны калдырабыз(холодильник, плита, стенка, остэл, диван)тел 89274283223
  • Молодая пара(20 лет) снимет квартиру до 15вв, своевременную оплату, чистоту и порядок гарантируем. 89961212519
  • Продается деревянный дом (бревно 34 диаметр). 300кв.м. От Казани 6км. Мамадышский тракт.Пестречинской район.Званка. Отличная инфраструктура. 26000000. тел.89534958107
  • Прочные, бесшовные. Морозостойкие. Экологичны и пожаробезопасны. Можно наносить роспись или фотопечать. Вы можете записаться на бесплатный замер по тел 3-25-26, 8-927-489-51-08. 8-950-947-00-40. Наиль.
  • Актаныш болын печэне сатыла тубэ астынды 89874227660
  • Авиатозелеш районында метродан 10-15мин ераклыкта булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Бэясе 10 000. булмэдэ душевая кабина,раковина(булмэ итеп буленгэн)кух зона бар,шулай ук телевизор,холодильник,жэелэ торган диван хэм 1 кешелк карават та бар,булмэ якты,ремонт белэн. 89600399621 Рэмзия.
  • 1 булмэле фатир ор яна мебель белэн озак вакытка арендага бирелэ. Адрес Оренбургский тракт 140г.Собственник. 15 мен все включено. 89274095375

 

 
Архив
 

10.10.2014 Җәмгыять

Җомга көнне дә ял итәр идегезме? (Сораштыру)

Россиядә дүрт көнлек эш атнасы кертеләчәк. Бу атнада мәгълүмат чараларында шундый эчтәлектәге хәбәр таралды. Берәүләр әлеге яңалыкны шатланып кабул итсә, икенче берәүләр исә атнага өч көнлек ялны күпсенде. Headhunter үзәге инде бу уңайдан халык арасында сораштыру уздырырга да өлгергән. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 60 процентка якыны БМОның хезмәт шартларын саклау һәм көйләү белән шөгыльләнүче махсус бүлеге тарафыннан кертелгән бу тәкъдимне шатланып кабул иткән.

Эш бирүчеләр арасында исә өч көнлек ялны хуплаучылар саны 20 процентка да тулмый. Россия Хөкүмәте исә бу тәкъдимне хыял дәрәҗәсендә генә калдырып, кире какты. Шулай да, бу тәкъдим тормышка ашкан булса, сез җомга көнне дә ял итәр идегезме? 

Резеда Сәлахова, Кә­рим Тинчурин исемен­дәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты:
 
– Бу яңалыкны ишеттем, әлбәттә. Табибларның: “Әле­­ге график буенча эшли башласа, халык күпкә сәламәт, озын гомерле булачак”, – дигән сүзләре дә колагыма керде. Ләкин бу график безгә – артистларга кагылмый. Нинди генә законнар чыкса да, без аена – утыз бер, атнасына җиде көн, тәүлегенә егерме дүрт сәгать эшлибез. Атнасына өч көнлек ял бирелә башласа, гадәти график буенча эшләү­челәрнең гомере озы­найганга бик куаныр идем.
 
Данил Сәфәров, жур­­­налист, эшмәкәр:
 
– Бу сорауга мин төгәл җавап бирә алмыйм. Әмма шунысын төгәл беләм: эшнең нәтиҗәсе эштә күп­ме вакыт үткә­рүеңә берничек тә бәйле түгел. Күп кенә дәүләт оешмаларында эш көне озаклап чәй эчүдән башлана, аннары сериал һәм “Пусть говорят” геройларына күчә­ләр, баксаң, инде төшке аш та җиткән икән. Ә кичке биш­тә “проходной” халык бе­лән тыгыла. 16:59да аяклар инде марафончы пози­ция­сен­дә тора. Бу очракта дүрт көн эш­лисеңме, бишме – мөһим түгел. Әлбәттә, эш­нең дә төрлесе бар. Кеше­ләр дә төрле. Бе­рәүләр ялларын түзем­сезлек бе­лән көтеп ала, чөнки суыткычта аларны “стресстан арындыргыч” көтеп тора. Икенчеләр исә ялларда да акча эшләү җаен эзлиләр (һөнәрчелек, тамадалык, мал сую, плитә ябыштыру, машина белән “бомбить итү” һ.б.). Кем­гә ничектер, әмма ми­ңа бу яңа тәртип керсә, берничек тә йогынты ясамаячак. Чөн­ки минем эш ат­нам 7 көннең 24 сәга­теннән тора. Ял исә шу­ның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин. 
 
Чулпан Гарипова, “Яңа гасыр” каналының “Хәбәрләр” тапшыруы журналисты: 
 
– Бу тәкъдимгә тискәре карыйм. Россия халкы болай да күп ял итә. Бәй­рәмнәр саны буенча без – иң бәйрәмле ил. Эчеп өйдә ятканчы, халык эшләп йөр­сен. Эшләмәгәне болай да ял итәргә җай таба аның. Эшләгәненә кайчак тиешле ял көне дә тәтеми. Шуңа күрә атнасына ике көнлек ял бик җиткән! Аның урынына әнә отпуск ялы озынлыгын арттырсыннар. Укытучы белән табибтан баш­каларның кай җире ким? 
 
Диләрә Ила­летд­и­но­ва, җырчы:
 
– Гаиләле кешеләр өчен бу яңалык бик уңайлы булыр иде. Әй­тик, гаилә белән каядыр барырга җыенсаң, анда рәхәтләнеп өч көн торып кайтырга мөмкин булачак. Икенче яктан караганда, ялларның күп булуы хез­мәт хакын киметеп, эш сәгатьләрен арттырачак. Халык хәзер болай да кө­ненә сигез сәгать эшләп, өенә арып кайта. Кай­чакларда атнасына биш көн эшләп, шимбә-як­шәмбе ял итүчеләргә кызыгып та куям. Артист халкы һәрчак кеше ял иткән вакытта эшли бит. Бер шәһәрдән икенчесенә йө­реп, бөтен гомеребез юлда үтә. Сабантуй, Яңа ел кебек бәйрәмнәр дә эш белән уза. Ләкин үз эшемне яратуым бу минуслардан өстенрәк.
 
Гөлия Галләмет­ди­нова, тарих укытучысы (Лаеш районы):
 
– Атнаның дүрт кө­нен­дә генә эшләп нинди эш барыр икән?! Бездә бәй­рәмнәр болай да күп. Бәй­рәм ял көненә туры килсә, башка көнгә күче­релә. Болай булгач, бө­тенләй эш­ләмик соң! Эшли алганда эшләп калырга ки­рәк. Яраткан эше­ңә барып кайтудан рәхәтрәк нәрсә юктыр ул. 


Ватаным Татарстан
№ 147 | 10.10.2014
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№15 (886601) / 11.10.2014 20:37:02

Иптәш Галиева, инновацияләргә ышанып була, әгәр дә кувалда, лом,көрәк, уфалла, носилка, кәйлә бетсә Русиядә.
Русиянең икътисад тармаклары пороизводстволары ташландык хәлдә булгач, нишләсеннәр инде Госсовет, Госдума депутатлары. Тора -бара бөтенләй эшләмәскә кушарлар әле.
Хезмәт хакына килгәндә, эшләгән өчен акчаңны кабат тартып алмасалар, рәхмәт әйтерсең.

№14 (886554) / 11.10.2014 15:06:49

5 кэн ял ул зур казаныш!
Кеше яшәрлек акча эшләп гомерен сарыф итә, 3 көне аңарга җаны теләгән эш белән шөгыльләнергә юл ача.
Хезмәт хакы кимергә тиеш түгел,инновацияләр
нәкъ аз көч куеп күп табыш алуга китерә, ә алар Татарстанда ныгытып куллануга керде.

№13 (886553) / 11.10.2014 15:01:08

МЯСКЯУДЯ ОЛАННАР 5 КЭН УКЫЙЛАР, 2 КЭН ЯЛ ИТЯЛЯР.

№12 (886477) / 10.10.2014 22:07:35

Якшәмбе дә ял итеп булмый әле монда.

№11 (886475) / 10.10.2014 21:47:36

Күп җирдә трудоваяинспекция өчен бер табель, конкрет икенче табель ясыйлар.

Аннары анда бит 36 сәгатьлек эш атнасы турында сүз бара. Бездә 40 ны 4 көнгә калдырмакчылар.10 сәгатҗкә күчеп карагыз әле. Белерсез, ничек икәнен...

Бездә гел переработка....

№10 (886472) / 10.10.2014 21:35:11

Бу закон кабул ителә калса, шул дәүләт оешмаларында эшләүчеләргә генә кагыла торгандыр... Төзүчеләр күп вакытта алты көн 11-12 сәгать эшли. Авыл халкы гомумән ялның ни кәнен белми.

№9 (886471) / 10.10.2014 21:29:56

"Укытучы белән табибтан баш­каларның кай җире ким?"
Укытучы бит халык 2 кон ял иткэндэ 1 генэ кон ял итэ, Чулпан журналист буларак андый гына нэрсэлэрне Сезгэ белергэ кирэк инде.Хэм укытучы 4-6 сэгатьлек эшен тагын оенэ кутэреп кайта. Монда берсе язган иде бит укытучылар конгэ 3 сэгать эшлилэр-35 минутлык дэрес укыталар дип. Инде хэзер укытучынын ялы белэн дэ булыша башладылар.

№8 (886449) / 10.10.2014 20:00:30

Вупшым, эшләмәскә дигәндә, барыбыз да риза!

№7 (886438) / 10.10.2014 17:14:57

Мин ,мин..тоже риза)

№6 (886435) / 10.10.2014 17:09:41

күптәнге хыялым бу!

бөрчә мин уйлаганнарны әйткән.

кайчандыр атнасына 6 көн эшли идек.
атнага 42 сәг. эш атнасына күчкән көнне хәтерлим әле. ул вакытта да нәк бүгенге №3 кебек сөйләнәләр иде.
бүген халык 40 сәг. эш атнасына ияләнеп җитте. ил алга барудан туктамады(СССРда). алычный члены КПСС таркатты СССРны.
тиздән 32 сәг. эш атнасына да ияләнербез.

кешеләр үзләренең сәләмәтлекләрен кайгыртырлар,гаиләләрендә балалары белән бергә булырлар. "-" ына караганда "+" күбрәк.
мөселман буларак, җомга намазына барырга да мөмкинчелек туачак.

мин ике куллап риза!!

№5 (886432) / 10.10.2014 17:01:15

Укытучы белән врачнын эш атнасы 6 көнлек. Алай бик кызыксагыз я укытучы, я врач булырга иде.

№4 (886431) / 10.10.2014 16:56:42

Дилэрэ Илалетдинова,шул кадэр кызыккач,5 кон эшли торган эшкэ куч.Син китте дип елап утыручы булмас. Сизуче дэ булмас.

Ял, үзе болай әйбәт нәрсә инде ул канә.Менә авыл халкы да шул яллардан ничек файдалана алыр икән? РФның КЗОТы буенча эшләгән ял көннәренә икеләтә хезмәт хакы каралган,я булмаса отпускка өстәмә көн итеп бирелергә тиеш.Вәйт маллай мин сиңәйтим,авыл кешесеннән дә бай,яисә иң зур отпускылы кеше булмас иде ә,бу законнар эшләсә.

№2 (886422) / 10.10.2014 16:14:34

Соым әле, Рәсәйдә 80 милиунга якын урыс яшиме? Яши! без аларны хөрмәт итәбезме- итәбез- якшәмбе ЯЛ! Ике милиунга якын җәберәйне хөрмәт итәбезме? Итәбез- шимбә шабат- ял итәбез! Ә нигә соң утыз милиун мөселманны хөрмәт итүче юк? Бомга- эш көне?

№1 (886420) / 10.10.2014 15:59:45

Жомга моселманнарнын рэсми ял коне булырга тиеш!!!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D