|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2014 Мәдәният
Нияз Игъламов лекция-бәхәс үткәрәчәк1 октябрьдә 19.00 “Смена” Заман мәдәният үзәгендә “Шекспир геройлары бүгенге заманда: сәяси һәм психологик аллюзиялар” – дигән темага лекция-бәхәс үтәчәк. Лекциянең алып баручысы – Камал Театрының әдәби бүлек мөдире, Россиядә танылган театр тәнкыйтьчесе, “Алтын битлек” сайлап алу комиссиясе әгъзасы Нияз Игъламов. Билгеле булганча, 2014 елны бөтен дөньяда бөек драматург, легендарь классик Уильям Шекспирның 450 еллыгы билгеләнеп үтелә. Камал Театры да бу вакыйгадан читтә кала алмады. Яңа 109 сезонда театрның кече сәхнәсендә Шекспирның иң кырыс һәм аяусыз пьесаларыннан берсе булган - “Ричард III” спектакленең премьерасы була. Режиссеры – танылган драматург, яшь режиссер Илгиз Зәйниев.
|
Иң күп укылган
|