поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.09.2014 Шоу-бизнес

Нияз Җәләлов тавышсыз калган

Татар шоу-бизнесына соңарып кына кергән автор-башкаручы Нияз Җәләлов бүгенге көндә тамашачыларның яраткан җырчысына әверелде. Профессиональ сәхнәгә чыгуына ике ел гына булуына карамастан, тамашачы күңелен тиз яулады.

Быел җырчы беренче мәртәбә бер көнен дә калдырмыйча ураза тоткан. Хәзер җырчының Корбан бәйрәменә әзерләнеп йөргән чагы. Балалары Алия белән Булатка атап чалдырганы булган. Шулай ук җырчы ел саен корбан чалдырып, ятим балалар йортына илтә икән. Быел да бу саваплы эшне башкарырга теләвен яшермәде.

Җырчы “Риза булырсыңмы?” исемле быелгы сезон концертларын уңышлы гына башлап җибәрде. Бу араларда ул иҗат төркеме белән Норлатта, Яңа Чишмәдә, Чистайда концертлар биреп килгән. Шуннан соң Мөслимдә туйда чыгыш ясаган. Икенче көнгә үк Питрәчкә юбилей үткәрергә китеп, бөтенләй тавышсыз калган. Җитмәсә, кичә Нияз Җәләлов “Болгар” радиосындагы “Шөпшә шоу” тапшыруында туры эфирда иде. Эфирга килер алдыннан җырчы тавышны җайлату өчен гадәттәге махсус ысулын кулланган. Моның өчен ул бер кашык үсемлек мае алып, шуны тамагында тоткан. Аннан соң инде тамагы йомшарып, тавышы рәтләнгән.

– Кичә мине туры эфирга чакырганнар иде. Бик күңелле булды. Үзем мишәр булгангамы, мине мишәрләр бик ярата (көлә). Мишәрләр яшәгән һәрбер районнан шалтыратып иҗатыма дәрт бирделәр. Иҗатымны бик үк өнәп бетермәгән бер радиотыңлаучы да булды. Әйтергә кирәк, ул танылган кеше. Исемен әйтеп тормыйм инде. “Сез бит профессиональ җырчы түгел. Музыкаль белемегез юк. Бу өлкәдә укырга җыенмыйсызмы? Нишләп концертларыгызда халык җырларын башкармыйсыз?” кебек сораулар да бирде. Тагын кабатлап әйтәм: укырга бер дә соң түгел. Укырмын. Исәнлек кенә булсын. Халык җырларына килгәндә, минем җырларымны тамашачы үзе халык җырлары дәрәҗәсенә менгерде. Аллага шөкер, мине бар җирдә дә зал тутырып каршы алар. Беркайчанда оешмаларга билетларымны сатканым булмады. Билетларымны бары касса аша гына сатып бетерәм. Тамашачы мине ярата икән – әле иҗат итәсе дә итәсе. Барлык җырларымның көен үзем язам. Башка авторлар белән дә эшлим. Аллаһы Тәгалә тавышны гына алмасын дигән теләктә калам. Чөнки берничә көн элек тавышым бөтенләй беткән иде, — диде Нияз Җәләлов. 

1

2


Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 22.09.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»