|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2014 Шоу-бизнес
Рәфинә, Резедә, Илсөя, Люция, Гөлсу Ганиуллиналар - бер ананың биш шатлыгы (ФОТО)Халыкта «Батыр ана угыл табар, изге ана кыз табар» дигән гыйбарә бар. Редакциябезнең бүгенге кунагы Зөлфия ханым Ганиуллинаны биш тапкыр изге ана дип әйтә алабыз. Сыңар канат белән биш кыз баланы җил-яңгырлардан ышыклап олы тормышка озаткан батыр йөрәкле, сирәк аналардан ул. Язмыш аңа җитди сынауларын жәлләмәгән. Шул ук вакытта күңелле һәм якты мизгелләр дә Зөлфия ханымның хәтер сандыгында аз түгел. Ул озак еллар Мамадыш районының «8нче Март» колхозында агроном булып эшләгән. Заманында әлеге районда бердәнбер хатын-кыз агроном саналган. Нәфис затлар өчен бигүк кулай һөнәр булмаса да, героебыз ул чакларны сагынып искә төшерә. Чын ир-атларга хас сыйфатларга ия булган Зөлфия, яшьлек елларында мотоцикл, ат өстеннән төшмәгән. Колхоз кырларын аркылыга-буйга иңләгән, күмәк хуҗалыкның байлыгын арттыруга хәл кадәренчә өлеш керткән. Еш кына тиле яшьлек дибез, бу, чыннан да, хактыр. Шулай булмый ни? Өзелеп сөйгән яры белән юктан гына сүзгә килеп, араларны өзәргә туры килә. Кызда горурлык хисе һәм алган һөнәре буенча эшләү теләге җиңеп чыга. Ул мизгелләрдә Зөлфия нәкъ шушы мөлаем күзләрне гомер буе юксынып яшәячәген белми әле. Чәчләренә чал кергәч кенә аңлый шул... Инде җигелеп дөнья көтә башлап, балалар үстерәбез генә дигәндә, тормышның асты-өскә килә. Яшь хатынның моңарчы сиздермәгән сырхаулары тышка бәреп чыга. Берсеннән-берсе кечкенә биш бала һәм инвалид хатын йорт хуҗасын бик борчуга сала, күрәсең. Гаилә башлыгы эчүгә сабыша. Ишле балалы гаиләнең рәте китә... Кырык яшен тутырган ана, үзен түбәнсетүләргә түзәргә теләмичә, сабыйларын җитәкләп, билгесезлеккә чыгып китә... - Шунысы кызганыч, яшьрәк вакытта минем өчен беренче чиратта эш, аннан соң гына гаилә кору уе булды. Ирем бик көнчел кеше булып чыкты. Балалар тугач үзгәрер дигән өметләрем акланмады. Киресенчә, ул көннән-көн холыксызланды, кул күтәрә башлады. Даими стресста яшәү мине аяктан ега язды. Тормыш юлдашын сайлаганда хата җибәрүем өчен сәламәтлек, мохтаҗлык, балаларымның яртылаш ятим үсүе белән түләргә туры килде... 1994 елда, иремнән аерылып, ялгыз калган авыру әтием янына, Арча районындагы Шушмабаш авылына күченеп кайттым. Сабыйларымны тынычлыкта, кеше итеп үстерәсем килде. Бер кыек адым атламаган хатынын, ана кешене санламаган ир-ат чын ата да була алмас дип уйлап, бу адымга барырга тәвәккәлләдем. Илдә чыпчык үлми диләр бит. Ирем, мөгаен, биш бала белән беркая да китә алмас, койрыгы бозга катты, ничек мыскыл итсәм дә түзәр әле, дип уйлагандыр, - Зөлфия ханым тормышындагы ул караңгы чакларны әнә шулай искә ала. Олы кызы Рәфинәгә - тугыз, кечесе Гөлсуга ике яшь тә тулмаган була әле ул чакта. Ләкин Зөлфия элекке эшен дәвам итми. «Әтине, балаларны карарга, хуҗалыкны алып барырга кирәк. Сәламәтлегем дә көн саен эшкә чыгарга мөмкинлек бирми иде. Пенсия акчасына гына биш баланы үстерүе бик авыр бит. Йөрәгем түзмичә, кыр эшләре вакытында басуларга чыгып китәм дә, район газетасына язмалар әзерли идем. Бу эш минем яраткан шөгылемә әверелде. Кызларым Рәфинә белән Резедә җыр-моңга бик сәләтле булып чыкты: мәктәптәге, авылдагы кичә-концертлар алардан башка узмый иде. 1997 елда, районда үткәрелгән смотр-конкурста дуэт белән җырлап, лауреат исеменә лаек булдылар», – дип сөенә сәнгатькәр ана. Менә шул рәвешле гаилә аякка баса. Кызлар үсеп буйга җитә. Һәрберсе олы тормыш юлында үз сукмагын сала. «Минем язмышны кабатламасыннар иде. Эш, карьераны өстен күреп, гаиләне икенче планга куймасыннар иде берүк», - ди ана кеше. «Аягыгызда нык басып торыгыз, барысына да үз көчегез белән ирешергә тырышыгыз. Кемдер сезнең өчен барысын да әзерләп куячак дигән уйдан ерак торыгыз!» - дип кабатларга ярата кызларына Зөлфия апа. Бүгенге көндә биш кыз туган Казанда яши. Әниләрен дә үз яннарына алганнар. Рәхмәтле кызлар газиз әнкәйләрен һәрвакыт сөендереп тора. Зөлфия апа да кызларым дип җан ата. Иҗатларында булыша, мәкаләләр, хикәяләр язу белән мавыга. Әле менә элеккеге кебек тагын бер гаилә проекты башлап җибәргәннәр. «Кызлы йорт» дигән музыкаль тамаша әзерләп, зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга ниятлиләр. Бер сүз белән әйткәндә, булдыра Ганиуллиналар диясе генә кала. Күз генә тимәсен!
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|