|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2014 Җәмгыять
Сынмаучылар гына сирәк, күрәсең...Балалар комлыкта уйный. Бер төркем хатын-кыз сөйләшеп утыра. “Куркып тормадың син, Таня, бер-бер артлы өч балаңны алып кайттың”, – ди Марина исемлесе. Аңа Таня дигәне җавап бирә: “Кияүгә чыккач күрәзәчегә барган идем. Иреңнең гомере кыска, дип әйтте. Шуңа күрә, аның төсе булсын дип, узган берен алып кайттым”, – ди. Моны тыңлап торган хатыннар дәррәү кубып, шушы темага кереп китте. “Беренче тапкыр иптәш кызлар белән баргач, күрәзәче хатынның әйткән сүзләрен уенга борып утырдым. Хәзер йөргән егетеңә түгел, башка берәүгә кияүгә чыгасың, дигәч, шарлатан икән, дип тел шартлаттым. Егетем белән 6 ел очрашып, бик яратышып йөрдек. Тик иртәрәк көлгәнмен. Кияүгә чыннан да башкага чыктым. Үзем дә сизми калдым”, – ди Гүзәл. Сүзгә олырак кына бер апа кушылды: “И кызлар, йөрисе түгел аларга. Башны гына бутыйлар. Шуларның сүзләренә ышанып, күпме кеше харап була. Менә мин дә улым белән киленемне тилмерттем. Беренче күрүдә ошатмадым киленне. Күңелемә хуш килмәде генә бит. Тотындым тегеннән гаеп эзләргә. Анысы алай түгел, бусы болай түгел, янәсе. Минем белән яшәделәр башта. Араларын гел бозыштырып тордым. Артык зурга китеп талашмасалар да, сүзгә килешеп алалар иде. Соңыннан туеп, аерылып чыктылар. Миңа тагын да авыррак булды. Тотындым күрәзәчеләргә йөрергә. Ә алар нәрсә, уйларыңны укыган кебек, син ишетәсе килгәнне әйтеп тик утыра. “Малаеңны сихерләгән”, – диде берсе. Икенчесе: “Өстеннән йөри, малаең белән акчасына кызыгып кына яши”, – диде. Турыдан-туры булмаса да, малайга ишеттергәләп тордым. Шул хәтле аерасым килде араларын. Килен түзде. Миңа актан-карадан каршы эндәшмәде. Оныгым туды. Баланы бик яратам. Тик киленне генә якын итә алмадым. Бозым чыгаручыларга да, имче-томчыларга да йөреп кенә тордым. Янәсе, улымны бозык хатыннан арындырам. Бер дә бер көнне улым юл һәлакәтенә очрады. Урын өстенә калды. Менә хәзер килен карый. Улыма беренче группа инвалидлык бирделәр. Терелеп, аякка басасына өмет юк. Хәзер инде: “Киленем ташлап китмәсен иде”, – дип теләп яшим. Дөнья шулай бит ул, бер алдын, бер артын күрсәтә. Килен зарланмый әлегә. “Нинди булса да ташламыйм, яратып чыктым”, – ди. Ташласа да бернишләтеп булмый. Яшь бит әле ул. Күз атучылар да булыр. Менә шундый гыйбрәт сезгә, йөрмәгез, акчагызны әрәм итмәгез, Аллаһ язганнан узып булмый”, – дип тәмамлады апа кеше сүзен.
Сүзгә Җәүһәрия дигәне кушылды. “Яшь чакта мин дә йөрдем күрәзәчеләргә. Ирең синең кешең түгел, башка берәү белән каласың, бик зур мәхәббәтеңне очратасың, диде берсе. Шуның сүзенә ышанып, гел олы мәхәббәт көтеп яшәдем. Өч тапкыр балага уздым. Аборт ясаттым. Янәсе, бала комачаулый. Еллар үтте. Ә теге хыялдагы кеше тагын очрамады. Барган берсе: “Ирең өстеңнән йөри, аерыласың син аннан”, – диде. Шуларга ышанып, мин дә гел иремнән гаеп эзләдем. Аерылышыр өчен сәбәп эзләдем. Еллар тагын узды. Беткән баш беткән инде дип, бала алып кайтырга уйладым. Тик бу юлысы инде уза алмадым. Шулай итеп баласыз да калдым, мәхәббәтемне дә очратмадым. Үз-үземне алдап яшәдем. Ирем дә беркая да китмәде, мин дә аерыла алмадым. Сак белән Сок кебек яшәп ятабыз. Өч балам тормышлы булган булыр иде хәзер. Үзем харап иттем барысын да. Ходай кызык итте мине”, – ди Җәүһәрия.
“Кеше тик торганнан бармый инде андыйларга, – ди Света. – Авыр чакта өметле сүз ишетәсе килә бит. Минем апамны ике баласы белән ире ташлап чыгып китте. Тормышлары шулкадәр мул, балалары матурлар, сау-тазалар. Юк бит, тыныч кына яшәп ятканда җыенды да чыгып китте. Апам бик ярата иде җизнине. Ашаудан калды. Ябыкты, ямьсезләнде. Шуннан кешеләрдән ишетеп-белеп, бер молдован хатынына бардык. “Япь-яшь кыз бозган иреңне. Бергә эшлиләр. Әлегә күзләре томаланган. Аңына килгәч сиңа әйләнеп кайта әле ул”, – диде теге хатын. Нәрсәләрнедер өшкереп бирде. Бусагага сибәргә кушты. Чыннан да, бер ярты еллап вакыт узгач, җизни кайтты апа янына. “Гафу ит мине, нәрсә булганын үзем дә аңламыйм. Синсез кыен миңа, сине генә яратам икән”, – дип ялынды. Апа кичерде. Яшәп яталар. Ә сөяркәсенә әллә нинди операцияләр булып бетте. Кеше гаиләсен боздырган өчен “үзенекен” алды ул да. Шул молдован хатынына апам рәхмәт әйтеп яши бүгенгәчә. Ул гына коткарды ди. Бәлки, ышануы көчле булгандыр. Әмма хәсрәтле чакта саламга да ябышасың икән шул”, – ди Света.
Шулай итеп, фикерләр каршылыклы булып чыкты. Кемнекедер туры килгән, кемгәдер – юк. Йөргән кеше йөри, күрәзәчесенә дә, сихерчесенә дә бара. Гыйбрәтләнгәнче, әлбәттә. Гыйбрәт алмаганы шул көе алдануын дәвам итә. “Шырт” итсә дә тагын күрәзәчегә йөгерә. Сабырсызландыкмы, әллә соң шулхәтле көчсез халыкмы без? Сыналмаган кеше юктыр ул. Сынмаучылар гына сирәк, күрәсең...
Сәйдә ГОМӘРОВА |
Иң күп укылган
|