|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. ҮЗӘК ПРОЦЕССОРАны компьютерның мие дисәң дә була. Әлегәчә оргтехника базарында виртуаль «миләр» җитештерүче ике зур фирма конкурентлык итә: AMD һәм Intel. Беренчеләре — Athlon һәм Duron, икенчеләре Celeron һәм Pentium үзәк процессорлары белән таныш. Процессорны сайлаганда, аның эшләү ешлыгына игътибар итәргә кирәк. Хәзер, гадәттә, 2400—3200 MГц (мегагерц) ешлыклы компьютер «миләре» кулланыла. Бу сан югарырак булган саен, санау операцияләре дә шулкадәр тизрәк башкарылачак. Процессорның төрләре бик күп булганлыктан, бәяләре дә төрлечә. |
Иң күп укылган
|