поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ЮЗЕЕВ САЛАВАТ

Салават Илдар улы Юзеев 1960 елның 2 февралендә Казан шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев гаиләсендә туа. 1982 елда Казан дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлый. 1999 елга кадәр ул Казан җитештерү предприятиеләрендә инженер-программист булып эшли. 1999 елдан «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясендә башта редактор, аннан соң режиссер вазифаларын башкара. 2004 елдан Татарстанның Иҗтимагый Инновацион фондының «Инновация» студиясендә режиссер.

Ул әдәби эшчәнлеген әтисе Илдар Юзеевның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итүче буларак башлап җибәрә, соңрак башка шагыйрьләрнең әсәрләрен дә тәрҗемә итә. Казан дәүләт университеты каршындагы шагыйрь Николай Беляев җитәкләгән «АРС» иҗат берләшмәсенә, А.М.Горький музее каршындагы шагыйрь Марк Зарецкий җитәкләгән әдәби берләшмәгә йөри.

С.Юзеевның беренче тәрҗемә мәкаләләре 1982 елда «Литературная Россия» газетасында дөнья күрә, ә тәүге тәрҗемә шигырьләре 1983 елда «Комсомолец Татарии» газетасында басыла. Аның үз шигырьләре «Кают-компания» (Казан, 1987), «Стихи казаң^ких студентов» (Казан, 1989), «Посмертная маска века» (Казан, «Цивилизация» нәшрияты, 2001) исемле җыентыкларда һәм шигъри альманахларда укучыларга барып ирешә.


1987 елда С.Юзеевның тәүге хикәясе «Вечерняя Казань» газетасында («Не в своем теле») дөнья күрә. Соңгы елларда «Идель», «Казань» журналларында хикәяләр һәм повестьлар циклыннан «Аве, Цезарь!», «Сквозняк тишины», «Рядовой Хузин» басылып чыга. Авторның «Клавка», «О тех, кого нет», «Записки эпохи раннего телевидения», «А сколько тебе лет?» хикәя-повестьлары берничә тапкыр «Русский переплет», «Топос», «Заповедник» исемле интернет-журналларга тәкъдим ителә. 2000 елда хикәяләр циклы «Театр теней» (Казан, «Цивилизация» нәшрияты) альманахында басылып чыга.

2001 елда Татарстан китап нәшриятында Салават Юзеевның «Я оста-юсь здесь» исемле проза китабы нәшер ителә. Әлеге китап Татарстан Язучылар берлеге һәм Милли китапханә үткәргән «Ел китабы — 2001» бәйгесендә призлы урын яулый.

2003 елда Салават Юзеев «Нью-Йорк программасы»ның «Әдәбият» номинациясендә катнаша һәм Нью-Йоркның шигъри клубында, Санта Фе шәһәренең Сәнгать институтында чыгыш ясый.

1999 елдан С.Юзеев автор һәм режиссер буларак телевидение һәм документаль кино өлкәсендә эшли. Ул татар халкының бөек шәхесләре Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Р.Фәхретдинов, М.Бигиев, Х.Габәши, С.Максу-ди һ.б. турында егермедән артык документаль фильм төшерә. 2004 елны татар тарихы турында уйлануларга корылган «Китмибез!» исемле фильм дөнья күрә.

2006 елда ул «Сквозняк тишины» исемле китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Державин исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

С.Юзеев — 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ничего не бойся!: стихи. — Казань: Цивилизация, 2000. — 112 с. — 5000 экз.
Я остаюсь здесь: повесть, рассказы. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2001. — 146 с. — 2000 экз.
Сквозняк тишины: повести, рассказы. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. — 198 с. — 2000 экз.

Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»