поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ЮМАЧИКОВ МӘҮЛЕКӘЙ

Мәүлекәй Юмачиков - XIX гасырда яшәгән татар шагыйре. Мәхәббәт шигырьләре язган.

Г. Чокрый, М. Акмуллалар замандашы булса да, М. Юмачиковның әдәби иҗат эшчәнлеге 70 нче елларда гына башлана. Шуңа да карамастан, ул укымышлылар арасында бик тиз популярлык казана. Ул чор әдәби тәнкыйте бу хакта: «Шул сәгый вә гыйрәте сәмарәсе уларак, бу кешенең исеме, Кырым «Тәрҗеман» гәзитләрендә күрелгән соң, рус гәзитләрендә вә Гареб гәзитләрендә дәхи күрелде»,— дип яза. Архивта да аның хакында материал бар: «Мәкәрҗә бәете» (1879) басылып чыкканнан соң, М. Юмачиков шул бәет калыбында, аның аерым юлларын файдаланып, «шикле» фикерләрне «төзәтергә» омтылып, «Эрбет бәете» дигән шигъри әсәр яза (1881). Автор дөньяны Эрбет ярминкәсенә охшата: ярминкәгә барып, азып-тузып йөргән сәүдәгәрләрне тәнкыйтьли... Юкка акча сарыф итмичә сәүдә эшенә бирелүчеләрне мактый. «Мәкәрҗә бәете»нә ияреп, «теге дөнья» турында сөйләгәндә, җан алу, кабер газаплары белән куркыта. «Мәкәрҗә бәете»ндә чиновниклар бозыклыгы турында әйтелгән фикерләрне инкяр итәргә тели. Безнекедәй гадел патша юк, ди. Без бишектәге баладай тыныч яшәсен өчен, патша хакимнәр куя, ди.

Автор «Мәкәрҗә бәете» сүзләре белән:

Янә бер мәхкәмәне ясамышлар,
Аны «кантур» дәюбән атамышлар,
«Глава» дирләр аның рәисене.., —
дип сүз башлый да, «главалар»ның халыкны җәберләмәвен исбатларга тели:

Аларга тугры булмай һич ярамас,
Шуның өчен бүләгеңә карамас, —
Баеңа-ярлыңа бердәй буладыр, —

дип сөйләп китә. Әгәр явыз булсалар, патша аларны шунда ук җәзалый, ди.
Әмма М. Юмачиковның болай караны ак итеп күрсәтергә омтылуы көтелмәгән каршылыкка юлыга. Яңа цензор В. Смирнов «Мәкәрҗә бәете»ндә күтәрелгән проблемалар буенча яңа дискуссияләр ачарга юл куймый, «Эрбет бәете»н бастыруны тыя. Мондый нәтиҗәне көтмәгән М. Юмачиков В. Смирновны судка бирә.
«Мәкәрҗә бәете» кебек әсәрләргә каршы чыгуы, патшаны, чиновникларны яклавы М. Юмачиковны консерватив карашлы шагыйрь итеп таныта. Әмма бу консерватизм — үзәктән читтә яшәгән крестьян массасы консерватизмының чагылышы. Аның «Эрбет бәете»ндә үк, мәсәлән, халыкка теләктәшлек, гуманизм идеяләре бар:

Төне-көн иҗтиһад кыл яхшылыкка,
Яманлык кылмагыл һичбер халыкка.
Рәхим ит сән фәкыйрь, мискин, гәдага,
Тәзәррыг әйләгел даим ходага...
Өмит итмә бу дөньяда бәкаңны —
Тотар ахыр бер көн үлем якаңны...

Шигъри сөйләмнең самимилеге, гадилеге дә авторның халыкчан идеалларын ачык сиздерә.

М. Юмачиков иҗатында мәхәббәт лирикасы үрнәкләре дә бар.

Бу төр шигырьләрдә дә ул Г. Кандалый традицияләрен дәвам итә:

Йөрер ирдем туган илдә,
Тәвәккәлне буып билгә,
Гаҗәеб хәл бәңа булды:
Күзем төште нәзек билгә.

М. Юмачиков та кызлар «галим ярга» барырга тиеш дигән фикерне куәтли:

Хосусан, кем бирер булса
Галим кызны надан ярга,
Гүя кунган кеби күренә
Ала карга зифа талга.

Аныңча, кызлар ярларны үзләре сайларга тиеш:

Кабул күрсәң иде бәне,
Алыр идем сорап сәне.
Әгәр хуш күрмәсәң бәне,
Фиракында нә кылганмын.

Күренгәнчә, көнкүреш темаларына язылган шигырьләрен М. Юмачиков халыкның сөйләм теленә якын телдә иҗат итә. Автор чорның җитди социаль темаларыннан да читләшми. Аң. дый шигырьләрендә, киресенчә, гарәп-фарсы теле элементлары нык активлаша. Мәгърифәтче буларак, тормыштагы кимчелекләрне ул начар галимнәрдән күрә:

Алар булмасайде, хоссад вә таммаг,
Булырде йир йөзендә нуры ләмаг.

(Алар көнләшүче һәм комсыз булмаса иде,
Җир йөзендә нур балкыр иде.)

Шагыйрь «галимнәрнең» (муллаларның) байларга ялагайлануын фаш итә:

Хушамәдлек идәр байлар йөзенә,
Гәданың илтифат итмәс сүзенә.
Вәгазь кылса, кылыр байга муафикъ,
Нә дирсә, дир алар табгына лаек.
Ки хөббе дөньяга баткан өчен күз,
Җәмәгатькә әсәр кылмас вәгазь сүз.

(Мактар, ялагайланыр байлар каршында,
Ярлыларның игътибар итмәс сүзенә.
Вәгазь кылса, кылыр байга яраклы,
Ни дисә, дияр алар табигатенә лаек.
Күз дөнья гыйшкына батканга,
Вәгазь сүзе халыкка тәэсир итмәс.)

Бу сүзләр авторның 1898 елда басылган «Мәрхабә, шәһре рамазан» («Хуш киләсең, ураза ае») дигән китабыннан. Әсәрдәге тәнкыйть фикерләренә М. Гайнуллин да бик урынлы игътибар иткән иде.

Әмма М. Юмачиков бу әсәрләре белән түгел, бәлки казакъ телендә язылган күп санлы кыйссалары, дастаннары белән танылган. «Берничә казакъ шигырьләре язмыш вә нәшер итмештер», дип моны шул чорның тәнкыйте дә ассызыклый. «Эрбет бәете»нең азагында шагыйрь үзенең китапларын санап үтә:

«Шәех Бәркый», «Сәед Баттал», «Кар.а кол»,
Дүртенчесе — «Мөнәҗәт»тер, моны бел.
Будыр бишенчесе. «Гокъбә» дигәндер.
Янә берсе — «Васыятьнамә» дигәндер,
Йиденчесе — «Салсал кыйсса» диярләр...

1879 елда чыккан «Кыйссаи Салсал» китабында бу әсәрләрнең баштагы дүртесе — кыйсса китаплары — басылганы әйтелә. «Сәед Баттал», «Салсал» кебек кыйссалар, башлыча, казакъ укучыларына адресланган, тулысынча казакъча язылган. Кардәш казакъ язма әдәбияты тууда алар билгеле бер роль уйныйлар. «Гариб илә Шаһсанәм» кыйссасы исә саф татар телендә проза катыш шигырь белән язылган.
Биографиясе дә, әсәрләре дә М. Юмачиковны татар әдәбиятының шактый актив вәкиле («Мәкәрҗә бәете»ндәге кайбер фикерләр белән бәхәсләшү, кардәш казакъ халкы белән уртак әдәбият булдыру теләге һ. б.) һәм бай иҗатлы шагыйре итеп таныта.

©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»