|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ЯҺУДИН ЭСФИРДраматург Эсфир Яһудин (Хәмис Шәмсегали улы Яһудин) 1949 елның 4 гыйнварында Башкортстанның Кызыл Кама (Краснокама) районы Яңа Хаҗи авылында крәстиян гаиләсендә туа. Авылда сигез сыйныф укыгач, урта мәктәпне Калтасы район үзәгендә тәмамлый. Хәмис яз һәм җәй айларында колхозда тракторчы ярдәмчесе булып эшли. Калтасы урта мәктәбендәге соңгы.уку елын ул инде интернатта торып тәмамлый, аннары, туган авылына кайтып, нефть чыгару эшенә урнаша, Октябрьск шәһәрендәге кыска мөддәтле нефтьче-геологлар курсларында укып, һөнәри белемен арттыра. Шушы елларда ул әдәби иҗат эше белән дә кызыксына башлый, районның «Таң» газетасында беренче шигырьләрен, хәбәрләрен бастыра. Бу мавыгу армия хезмәтендә чагында да дәвам итә: Белоруссия хәрби округы басмавы «Во славу Родины» газетасында даими языша, читтән торып хәрби хәбәрчеләр мәктәбен тәмамлый. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Э.ЯҺудин ике ел мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли, аннары, Казанга килеп, Курчак театрына эшкә урнаша, бер үк вакытта республика көндәлек матбугатында языша, беренче сәхнә әсәрләрен иҗат итә. 1979-1984 елларда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлагач, Э.ЯҺудин ике-өч ел Әлмәт драма театрында эшли, 1989-1991 елларда исә Нефтекама шәһәрендә (Башкортстан) үзе оештырган «Прометей» дигән яшьләр театрының директоры вазифаларын башкара. Бу вакытта үзе язган пьесаларны сәхнәгә куя, күп районнарга гастрольләр оештыра. |
Иң күп укылган
|