поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ МАНСУР

Әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Мансур Вәли-Барҗылы (Мансур Хаҗи улы Вәлиев) 1948 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Барҗы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үзенең туган авылында урта мәктәпне тәмамлый, укыган елларында ук каләм тибрәтә башлый – район газетасына һәм республика матбугатына актив язышучы мөхбирләрнең берсе булып таныла. Мәктәптән соң ул «Җиңү юлы» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр, аннары авыл китапханәсе мөдире һәм колхоз комсомол оешмасының штаттагы җитәкчесе булып эшли.

1968 елда Мансур Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга килә. Студент елларында яшьләрне иҗади эшкә туплау, стена газетасы, «Яңаваз» исемле әдәби берләшмә оештыру эшләрендә башлап йөрүчеләрнең берсе була. 1972 елда ул күренекле язучы Фатих Хөсни исеменә язылган һәм «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында басылган «Ачык хаты» белән әдәби җәмәгатьчелеккә үзенең исемен таныта, һәм, озак та үтми, «Казан утлары» журналы идарәсе аны студент килеш редакциянең әдәби тәнкыйть бүлегенә штаттагы эшкә чакырып ала.

1973–1975 елларда Мансур Вәли-Барҗылы Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе офицеры булып хезмәт итә, әмма Казан матбугаты белән элемтәсен өзми: мәкаләләрен, әдәби язмаларын җибәреп тора.

1975 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып Казанга кайткач, ул Татарстан Язучылар берлеге аппаратында әүвәл әдәби консультант, аннары «Идел» альманахы редакторы булып эшли. Шул елларда аның җитәкчелегендә татарча яшьләр журналы ачу өчен зур көрәш җәелдерелә, бу көрәшкә шактый татар зыялылары һәм республиканың аерым җитәкчеләре дә тартыла. Ләкин, шундый көчле яңгыраш алуына карамастан, торгынлык чорында бу изге омтылышлар уңай нәтиҗәне бирми. Бары илдә демократик үзгәрешләр башлангач кына, 1989 елда, «Идел» альманахын яшьләрнең айлык әдәби журналы итеп үзгәртү мөмкинлеге туа. Хәзер «Идел» – татар телендә чыга торган иң популяр журналларның берсе. Узган гасырның сиксәненче елларында әлеге мөһим тарихи кампаниянең барышы һәм нәтиҗәләрен соңрак М.Вәли-Барҗылы үзенең «Идел» өчен көрәш» («Казан утлары», 1991, № 7) дигән күләмле публицистик әсәрендә тәфсилләп сурәтли.

1981 елдан башлап М.Вәли-Барҗылы «Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеген җитәкли.

Үзенең мәкаләләрендә ул агымдагы әдәби процессның үткен, актуаль мәсьәләләрен тормыш проблемалары белән тыгыз бәйләнештә карап хәл итәргә омтыла. Тәнкыйтьченең күп кенә язмаларын тормыш чынбарлыгын әдәби әсәр аша рухи анализлау дип карарга мөмкин. Аларда чынбарлык, бүгенге тормыш хакыйкате игътибар үзәгенә алына, калган барлык мәсьәләләр шул яктылыкта карала. Тәнкыйтьченең Ә.Еники, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев, М.Әгъләмов, Г.Рәхим һәм башка бүгенге әдипләрнең иҗатларына багышланган җитди язмалары бар. Тагын бер үзенчәлек: ул үзенең әдәби тәнкыйть мәкаләләрен укыр өчен кызыклы, әдәби әсәр кебек хисле, укучыга эмоциональ тәэсир итәрлек итеп язарга тырыша.

М.Вәли-Барҗылы шулай ук проза жанрында да актив эшли. Аның каләменнән төшкән «Сәер кеше», «Качу», «Идел яры» повестьлары, «Мәхәббәт маҗаралары» дигән новеллалар сериясе һәм башка әсәрләре дә бар.

М.Вәли-Барҗылы – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшьләр мәйданга чыга: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 104 б. – 2500 д.
Табарга һәм югалтмаска: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 104 б. – 1800 д.
Күңелнең көткәне: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 182 б. – 1500 д.
Үзәгең өзелгәндә: новеллалар, повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 176 б. – 15000 д.
Учагың сүнмәсен: әдәби әңгәмәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 192 б. – 1500 д.
Каһарманнар кирәк: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 240 б. – 1700 д.
Гасыр ахырында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 224 б. – 1000 д.
Тукайлар рухы: әңгәмәләр һәм «Идел» өчен көрәш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 288 б. – 1000 д.
Мәхәббәт мәңгелек: повесть һәм новеллалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 240 б. – 2000 д.
Күңелем кошы: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Мәгариф, 2004. –220 б. – 1000 д.
Тормыш дулкыннары: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 285 б. – 2000 д.
Идел яры: повестьлар, новеллалар, хатирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 461 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Еники Ә. Өметле тәнкыйтьче // Казан утлары. – 1978. – № 3. – 186 б.
Зөлкарнәев Ф. Уйлыйк әле... // Татарстан яшьләре. – 1982. – 10 июль.
Гыйльманов Ф. Фикер һәм хис дулкыны // Соц. Татарстан. – 1985. – 7 июль.
Хафизов С. Ихласлылык // Соц. Татарстан. – 1987. – 6 июнь.
Дунай Ф. Яңа үрдә очрашыйк! // Татарстан яшьләре. – 1988. – 3 апр.
Гамбәр Н. Аккош күлендә утлар // Казан утлары. – 1998. – № 1. – 137–141 б.
Ризванов Г. Давыллы Мансур // Ватаным Татарстан. – 1998. – 9 гыйнв.
Батулла Р. Тел турында... // Татарстан яшьләре. – 1998. – 1 дек.
Бадыйков Х. Бар ул новелла! // Ватаным Татарстан. – 1999. – 9 гыйнв.
Сафина Н. Фидакарьләр вөҗдансыз булмый // Казан утлары. – 2000. – № 4. – 158–163 б.
Мөхәммәтова Д. Тормыш сәхифәләре // Мәдәни җомга. – 2000. – 2 июнь.
Гыйниятуллина А. Авыл фаҗигасе // Идел. – 2003. – № 6. – 56–57 б. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»