|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Туган туфрак (Әлфис Кыямов)Чылтыр-чылтыр аккан чишмәләрем,
Сабый чактан кергән моңнарым.
Шушы изге җирдән атлап киттем
Матурлыгын тоеп дөньяның.
Арышларым, бодайларым,
Басуларым, кырларым —
Минем якты өметләрем,
Җырланачак җырларым.
Чит җирләргә китсәм,
Сагынып кайтам
Буразналар, башак исләрен.
Өннәремдә күрәм, төшләремдә —
Ал шәфәкъле авыл кичләрен.
Арышларым, бодайларым,
Басуларым, кырларым —
Минем якты өметләрем,
Җырланачак җырларым. |
Иң күп укылган
|