поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

СВЕРИГИН РИФАТ

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог Рифат Хәсән улы Сверигин 1932 елның 1 августында Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Алтынчы сыйныфка кадәр ул хәзерге Арча районындагы Яңа Кенәр авылында укый, соңрак гаиләләре яңадан Сабага әйләнеп кайткач, Саба урта мәктәбендә укып, аны 1950 елда тәмамлый һәм шул ук елны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Университетны тәмамлагач, 1955–1960 елларда Аксубай районының Иске Ибрай, Кукмара районының Ошторма-Юмья авылларында укытучы, аннары шул ук Кукмара районының Ядегәр җидееллык мәктәбендә бер ел директор булып эшли.

1961–1964 елларда Р.Сверигин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый, аннары 1972 елга кадәр шул институтта фәнни хезмәткәр булып эшли. 1972 елдан ул Казан дәүләт педагогия институтында (1994 тән – педагогика университеты): әүвәл – өлкән укытучы, соңрак – доцент, 2000 елдан – профессор.

Әдәби-гыйльми иҗат эшчәнлеген Р.Сверигин узган гасырның алтмышынчы елларында күренекле әдәбият галиме Гали Халит җитәкчелегендә башлый. 1968 елда Фатих Хөсни иҗатына багышланган китабы дөнья күрә. 1971 елда «Фатих Хөсни прозасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Әдәбият белемендә аны бигрәк тә форма, стиль, әдәби осталык мәсьәләләре кызыксындыра. Шунлыктан гыйльми тикшеренүләрендә ул күбрәк аеруча танылган, әдәби яктан югары камиллеккә ирешкән әдипләр иҗатына киңрәк туктала. Аның Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Атилла Расих, Рафаил Төхфәтуллин, Аяз Гыйләҗев, Айдар Хәлим, Мәгъсум Хуҗин, Фәнис Яруллин иҗатларына багышланган махсус хезмәтләре бар. Галимнең 1985 елда басылып чыккан «Яңа герой һәм яңа алымнар» исемле китабының эчтәлеген әнә шундый хезмәтләр, мәкаләләр тәшкил итә.

Әдәби тәнкыйтьче буларак, Р.Сверигинның соңгы елларда басылган һәм әдәби хәрәкәтнең проблемаларын, тенденцияләрен яктырткан мәкаләләре, әдәби ел йомгакларына багышланган докладлары киң даирә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә. Бу төр хезмәтләрендә аның әдәбиятны нык яратуы, аны тирәнтен белүе һәм оригиналь теоретик карашлар белән коралланган булуы ачык күренә. 2002 елда Р.Сверигин әдәби тәнкыйть өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Р.Сверигин – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Фатих Хөсни: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 152 б. – 2500 д.
Яңа герой һәм яңа алымнар: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 120 б. – 1200 д.
Мирсәй Әмир: хрестоматия. – Казан: Хәтер, 2005. – 496 б. – 20000 д.
Шәриф Камал: хрестоматия. – Казан: Хәтер, 2006. – 496 б. – 20000 д.
Мәҗит Гафури: хрестоматия. – Казан: Хәтер, 2007. – 480 б. – 10300 д.
Әхсән Баян: хрестоматия. – Казан: Хәтер, 2009. – 496 б. – 10000 д.
Әмирхан Еники: хрестоматия / соавт. Ф.Хатипов. – Казан: ТДГПУ, 2009. – 116 б. – 500 д.

* * *
Проблемы героя и мастерства в творчестве Фатыха Хусни. – Казань, 1971. – 28 с. – 120 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Рахман Р. Тавына күрә кар ява // Мәгърифәт. – 2000. – 5 февр.
Нәҗмиев Т. Профессор якташыбыз // Ватаным Татарстан. – 2002. – 2 авг.
Нәҗмиев Т. Шатлыгым – шәкертләрем… // Шәһри Казан. – 2002. – 1 окт.
Нәҗмиев Т. Сверигинны беләсезме? // Мәгърифәт. – 2003. – 20 сент.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»