|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ШӘЕХ ФАЗЫЛШәехов Фердинант Галиәскәр улы (псевдонимы Фазыл Шәех) 1937 елның 19 мартында Әгерҗе районы Иске Кызыл Яр авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында, тулы булмаган урта мәктәпне Иж-Бубый авылында тәмамлый. 1955-60 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, инженер-механик профессиясен алып чыга. Алабуганың Сельхозтехника бүлегендә инженер, авыл хуҗалыгы белгечләрен хәзерләү мәктәбендә укытучы, арматура заводын да өлкән инженер, Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер бульш эшли. 1968 елның башында грипп белән авырганнан соң өзлегеп сукыр кала. 1976 елда «Якты юл буйлап» дигән күмәк җыентык, 1993 елда «Көзге күкрәү», 1996 елда «Дала тулпары» дигән шигырь китаплары дөнья күрә. |
Иң күп укылган
|