поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

СӘҮБАНОВА СӘМИГА

Язучы Сәмига Әһелтдин кызы Сәүбанова 1946 елның 20 маенда Татарстанның Актаныш районы Югары Яхшый авылында дөньяга килә. Туган авылында – сигезьеллык, күрше Байсар авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аның хезмәт эшчәнлеге төрле тармакларга карый: авылда – клуб мөдире, район газетасында – тәрҗемәче, әдәби мөхәррир, мәктәптә – укытучы, балалар бакчасында –тәрбияче, заводта – эшче-аппаратчы. Гомеренең унҗиде елын «Казан утлары» журналында секретарь-машинистка һөнәренә багышлый, 1990 елдан 2003 елга кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгының Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәгендә өлкән белгеч вазифаларын башкара. 2003–2004 елларда – «Татар иле» газетасында хәбәрче хезмәтендә. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.

С.Сәүбанова әдәби иҗат эше белән яшьтән үк мавыга. Әмма бай тормыш тәҗрибәсе туплап, дөньяга ныклы үз карашы утырып җиткәч һәм гомеренең дүртенче дистәсен ваклагач кына әдәби иҗат белән җитди төстә шөгыльләнергә керешә. Язучы төрле жанрларда каләмен сынап карый. Аның юмор-сатира, балалар һәм өлкәннәр прозасына караган («Кызтәкә», «Табигать ялгышы») повестьлары, («Күпер», «Арыслан буласым килә», «Кайда идең син, рәссам?», «Язмышым сагышы», «Яшьлегемнең моңсу җыры», «Көмеш күл») драма әсәрләре, мәдәнияткә кагылышлы мәкаләләре көндәлек матбугатта – «Чаян», «Сөембикә», «Ялкын», «Идел» журналларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Сабантуй», «Татар иле» газеталарында, «Безнең сәхнә» кебек күмәк җыентыкларда, Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту фәнни-методик үзәге тарафыннан чыгарыла торган репертуар-методик басмаларда даими басыла, радио-телевидение тапшыруларында яңгырый. Ул шулай ук онытылган һәм бүгенге көндә гамәлдә булган татар халык бәйрәмнәре, халык гореф-гадәтләре, тамашалары турындагы мәгълүмат-тасвирламаларны эченә алган күпсанлы белешмә-җыентыкларны төзүче буларак та билгеле. «Бәйрәмнәр: туйлар» (1998), «Балачак бәйрәмнәре» (1999), «Каз өмәсе» (1999), «Бәйрәмнәр, туйлар өчен» (1999), «Җиңү көне белән!» (2000), «Ак күңелле әниләр» (2001), «Хуш киләсең, Яңа ел!» (2002), «Бүген бәйрәм, бүген туй» (2005) кебек китаплар – шулар җөмләсеннән.

Матбугат һәм мәдәният өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен С.Сәүбанова Татарстан хөкүмәтенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

С.Сәүбанова – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Өметем зур минем: пьесалар. – Казан: Халык иҗаты үзәге, 1993. – 100 б. – 500 д.
Яшьлегемнең моңсу җыры: пьесалар. – Казан: Халык иҗаты үзәге, 1994. – 92 б. – 500 д.
Яңа ел кичендә: әкият. – Казан: Мәгариф, 1994. – 18 б. – 10000 д.
Яктылык ничек тарала?: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 38 б. – 5000 д.
Тылсымлы бакча: курчак театры өчен пьесалар. – Казан: Халык иҗаты үзәге, 2001. – 110 б. – 1000 д.
Болытның койрыгы кайда?: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 54 б. – 3000 д.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»