|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. САБИРОВ ИРЕКИрек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның хәзерге Биектау (элеккеге Дөбъяз) районы Мәмдәл авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан химия-технология институтында белем ала. Студент елларында институтның «Кировец» исемле газетасын җитәкләүче һәм актив язышучыларыннан берсе булып таныла, республика көндәлек матбугатында да катнаша башлый. |
Иң күп укылган
|