поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

РӘФЫЙКОВ БАСЫЙР

Шагыйрь Басыйр Шаһинур улы Рәфыйков 1921 елның 10 февралендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1931 елда аның әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә күчеп китә. Шунда Басыйр 35 нче номерлы татар җидееллык мәктәбен (ТБУМ), аннары 1936–1939 елларда Троицк шәһәрендәге (Чиләбе өлкәсе) Татар-башкорт педагогия техникумын тәмамлый. 1939–1941 елларда ул Чиләбе өлкәсенең Ялан-Катай районы Әлмән авылы (хәзер Курган өлкәсенә керә) җидееллык татар мәктәбендә рус теле укыта. Сугыш башлангач, хезмәт армиясенә алына һәм 1945 елның көзенәчә Магнитогорск металлургия комбинатында хезмәт итә. Шул чорда, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Магнитогорск педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый һәм, бер ел һөнәр училищесында укытучылык иткәннән соң, 1948 елдан алып 1960 елга кадәр Троицк татар-башкорт педагогия училищесында тарих фәне укыта, бер үк вакытта училищеның читтән торып уку бүлеге директоры урынбасары вазифаларын да башкара. Хрущев заманында чит өлкәләрдә татар уку йортлары бетерелгәч, Басыйр ага Рәфыйков Троицкидагы рус телле урта белем бирү мәктәпләрендә әүвәл уку-укыту бүлеге мөдире, аннары озак кына вакыт (1976 елга кадәр) директор булып эшли.

Басыйр Рәфыйковның исеме матбугатта беренче тапкыр 1964 елда күренә: шул елны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының сигезенче санында Гомәр Бәшировның җылы эчтәлекле сүз башы, хәер-фатихасы белән Татарстаннан читтә яшәүче авторның бер төркем лирик шигырьләре укучылар игътибарына тәкъдим ителә. Шуннан соң аның шигъри әсәрләре Татарстан көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда, русча тәрҗемәдә Чиләбе, Троицк газета-журналларында һәм Көньяк Урал нәшрияты чыгарган альманахларда да даими урнаштырыла килә. 1968 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Җырым сиңа минем» дигән исем белән шагыйрьнең беренче мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. Алга таба Казанда аның түгәрәк юбилей елларына туры китереп тагын дүрт китабы – «Кадерле минутлар» (1971), «Туган тупсалар» (1981), «Кара каен» (1986) һәм «Вакыт җиле» (1991) исемле шигырь җыентыклары чыга. 2001 елда исә сиксән яше тулу уңае белән Чиләбе һәм Троицк шәһәр хакимиятләре ярдәмендә рус теленә тәрҗемәдә әдипнең сайланма шигъри әсәрләре тупланган «Избранная лирика» дигән күләмле китабы нәшер ителә.

Иҗатында Б.Рәфыйков барыннан да бигрәк лирик-фәлсәфи яңгырашлы шигырьләре белән игътибарны җәлеп итә. Якты дөньяга беренче кат күзләре ачылган Мамадыш ягының сабый күңелендә сеңеп калган җирсү хисләр, туган җирнең инеш-елгаларга, урман-күлләргә бай гүзәл табигатен сагыну мотивлары, яшьлек мәхәббәте, кайчандыр татар сәүдәгәрләре, эшмәкәрләре, мәктәп-мәдрәсәләре белән дан тоткан, шагыйрь өчен икенче ватаны булып әверелгән Троицк дигән татар мәдәни учагының шанлы үткәне һәм бүгенге көндәге аянычлы хәле, сугыш чорының авыр хатирәләре, татар теле язмышы турындагы хәвефле уйланулар – болар шагыйрь иҗатының төп тематик эчтәлеген тәшкил итәләр.

Үз вакытында Б.Рәфыйков Чиләбе, Троицк төбәге татарларының мәдәни үткәненә, аерым шәхесләрнең тормышына-эшчәнлегенә караган документларны өйрәнү, алар турында җирле матбугатта мәкалә, очерклар бастыру, халык арасыннан фольклор ядкарьләрен җыю кебек гыйльми эшләр белән дә актив шөгыльләнә. Аерым алганда, аның тарафыннан язып алынган утызлап мәзәкне Г.Бәширов үзенең «Мең дә бер мәзәк» дигән мәгълүм китабына (1963) урнаштыра.

Б.Рәфыйков – 1974 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җырым сиңа минем: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 72 б. – 5500 д.
Кадерле минутлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 63 б. – 2000 д.
Туган тупсалар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 47 б. – 3400 д.
Кара каен = Черная береза: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр.; Челябинск: Юж.-Урал. кн. изд-во, 1986. – 59 б. – 4000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Вакыт җиле: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 87 б. – 1000 д.

* * *
Избранная лирика. – Троицк-Челябинск: МРТ, 2001. – 296 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сабиров И. Җәй кибәне әле очланмаган // Мәдәни җомга. – 2006. – 15 сент.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»