|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
РАХМАН РИФӘ
Рифә Рахман (Рифә Фәтхрахман кызы Харрасова (Сабирҗанова) 1962 елның 18 сентябрендә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә. Рифә, укырга кергәнче үк, әти-әнисеннән шактый белем ала, шигырьләр яза, рәсемнәр ясый.
Рифә Рахманның, түбән сыйныфларда укыганда, вакытлы матбугатта беренче язмалары күренә башлый, җитмешенче елларда ул, «Ялкын», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») уздырган конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала. Бу чорда Кукмара район газетасы тирәсендә оешкан «Салават күпере» исемле яшь иҗатчылар түгәрәгенә йөри.
Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рифә Арча педагогия училищесында укый, татар әдәби мохитенә тагын да якыная, вакытлы матбугатта ешрак басыла һәм әдәби җәмәгатьчелектә шактый танылып та өлгерә. Арча педучилищесы Казан дәүләт университетның филология факультетына юллама бирә. Аны тәмамлаганнан соң, татар әдәбияты кафедрасына аспирантурага калдырыла.
Рифә Рахманның тәүге «Шук алма, моңсу алма» дип исемләнгән китабын (1995) әдәби җәмәгатьчелек бик җылы каршы ала. Шагыйрәнең «Төнге кояш» җыентыгы да «Ел китабы – 1999» бәйгесендә III дәрәҗә дипломга лаек була. Болардан тыш аның «Күзләрең төймәләнсә», «Көзге төн күбәләге», «Керфекле тәрәзәләр», «Мине генә уйла!», «Коела йолдыз» һ.б. китаплары бар.
Язучының чәчмә мирасы да бай. Аның прозасы тормышны табигый тасвирлау, көтелмәгән сюжетлар, үзенчәлекле чишелешкә ия конфликтлар һәм шәхесара мөнәсәбәтләр тарихы белән истә кала. Тәүге җыентыгы булган «Айлы күлдәвекләр» (2006) үз чоры укучысының яраткан китабына әверелә.
Язучы драматургия өлкәсендә дә эзләнә. Хәзергә кадәр иҗат ителгән пьесалары арасыннан «Сайласаң, сайламасаң да...» драмасын заманның актуаль проблемаларын яктырткан һәм эчке конфликт алгы планга чыгарылган үзенчәлекле әсәр буларак билгеләргә мөмкин.
Р.Рахман әдәби эшчәнлеген фәнни-методик хезмәтләр язу белән янәшә алып бара. Ул 2002 елда «Гаяз Исхакыйның башлангыч чор прозасы әдәби бәйләнешләр җирлегендә (1895–1905)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Туксанынчы еллардан бирле Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында әдәбият һәм әдәбият белеменең төрле тармакларына караган фәннәрдән белем бирә, яшь тәнкыйтьчеләр һәм әдәби мөхәррирләр әзерләүгә күп көч куя. Татар язучыларының әдәби мирасына таянып, яшьләрне камил иҗат итүгә өйрәтүне күздә тоткан «Әдәби тәнкыйть буенча практикум», «Әдәби тәнкыйть теориясе», «Иҗат лабораториясе», «Әдәби редакцияләү», «Текст теориясе» программалары төзи, шул юнәлештә берничә китап чыгара.
Рифә Рахман татар укучысына журналист буларак та билгеле. Бигрәк тә «Мәгърифәт» газетасында эшләү елларында тормышыбызның һәр өлкәсенә караган проблемалы мәкаләләр бастыра. Шулай да әлеге язмалар аны беренче чиратта милли әхлакның асыл сыйфатларын саклау, яшь буынны тәрбияләү, әдәбиятыбызның үсеш-үзгәреше, әдәби тәнкыйть торышы мәсьәләләре борчуын күрсәтә.
Шагыйрә 2008 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә лаек була.
Р.Рахман – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Шук алма, моңсу алма: шигырьләр. – Казан: Таң-Заря, 1995. – 76 б. – 2000 д.
Күзләрең төймәләнсә: шигырьләр. – Казан: Таң-Заря, 1995. – 152 б. – 1000 д.
Көзге төн күбәләге: шигырьләр. – Казан: Дело, 1996. – 127 б. – 1000 д.
Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник. – Казан: Хәтер, 1997. – 32 б. – 5000 д.
Төнге кояш: шигырьләр / кереш сүз авт. Зөлфәт. – Казан: Мәгариф, 1999. – 159 б. – 2000 д.
Татар телендә 100 сочинение. – Казан: Раннур, 2001. – 193 б. – 50000 д.
Керфекле тәрәзәләр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 191 б. – 2000 д.
Коела йолдыз: шигырьләр. – Казан: ГАРТ, 2002. – 152 б. – 1000 д.
Әдәби бәйләнешләр яктылыгында. – Казан: ГАРТ, 2002. – 261 б. – 3000 д.
Һәр сыйныфта – сочинение. – Казан: Раннур, 2003. – 176 б. – 20000 д.
Болытка ятып йокласаң: шигырьләр. – Казан: Отечество, 2003. – 160 б. – 1000 д.
Мине генә уйла: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Әхмәтҗанов. – Казан: Мәгариф, 2003. – 127 б. – 1000 д.
Сиңа! – Казан: Мәгариф, 2003. – 160 б. – 1000 д.
Иҗат лабораториясе: язучы иҗатының гомуми кануннары. – 1 кисәк. – Казан: ГАРТ, 2004. – 136 б. – 400 д.
Иҗат лабораториясе: поэтик иҗат. – 2 кисәк. – Казан: Казан дәүл. ун-ты, 2004. – 228 б. – 500 д.
Дәреслектәге темалар һәм биремнәр буенча сочинениеләр. – Казан: Раннур, 2004. – 208 б. – 50000 д.
Айлы күлдәвекләр: хикәяләр, кыйсса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 190 б. – 2000 д.
Югары сыйныфлар өчен иншалар һәм фәнни эш үрнәкләре. – Казан: Раннур, 2008. – 236 б. – 50000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Зөлфәт. «Язмыштан узмыш юк» // Сөембикә. – 1992. – № 6. – 15–16 б.
Әхмәтҗан Р. Алманың да ниндие // Шәһри Казан. – 1995. – 7 июль.
Җиһаншина З. Якташ язучылар иҗатында фольклор элементлары // Татар халык иҗаты: фәнни эзләнүләр һәм фольклор үрнәкләре. – Казан: Фолиант, 2006. – 137–142 б.
Бәшир Ф. Сагышлы гомер кайтавазы // Мәдәни җомга. – 2007. – 9 февр.
Минһаҗева Л. Шигъриятебездә Истанбул образы // Казан утлары. – 2008. – № 11. – 140–162 б.
|
|