поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

НӘБИУЛЛИН ТАҺИР

Язучы Таһир Нәбиулла улы Нәбиуллин 1933 елның 25 мартында Татарстанның Апас районы Болын-Балыкчы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Балачак һәм үсмер еллары сугыш вакытына һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән авыл балаларының күпчелеге кебек, Таһир да кечкенәдән йорт һәм колхоз эшләренә җигелеп үсә. Бер үк вакытта туган як табигатенең гаҗәеп матурлыгы – хуш исле киң болыннар, саф сулы күл тезмәләре, үзәнлекләр аша үзенә юл ярып талгын гына аккан Зөя елгасы, аның борылмалы куенына сыенып утырган туган авыл, авылның хезмәт сөючән халкы, гореф-гадәт, йолалары, моңлы җырлары, кешеләренең ничектер сузыбрак-көйләп сөйләү рәвешләре – болар барысы да тиз тәэсирләнүчән һәм һәрнәрсә белән кызыксынучан Таһирның күңеленә гомер җуелмас хатирәләр сызып калдыра. Аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре, кечкенә хикәяләре, лирик парчалары да шушы хатирәләр җирлегендә туа.

Әдәбият дөньясына омтылыш көчле булса да, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң һөнәри хезмәт юлын сайлаганда, кырыс чынбарлык Т.Нәбиуллинны бөтенләй икенче юнәлештән алып китә: ул, финанс-икътисад институтын тәмамлап, озак еллар Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе сәнәгать предприятиеләрендә институтта алган белгечлеге буенча эшли, 1969 елда исә Татарстанга кайтып, чирек гасыр берөзлексез Түбән Кама шәһәрендәге Нефть-химия берләшмәсенең баш бухгалтеры вазифаларын башкара. Киеренке көндәлек хезмәт аңа күңеле тарткан әдәби иҗат эше белән иркенләп шөгыльләнергә мөмкинлек бирми. Чын-чынлап иҗат эшенә ул, үзе икърар иткәнчә, фәкать хезмәт стажын тутырып лаеклы ялга чыккач кына ныклап керешә.

Ул 1986 елдан «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем йөртә.

Т.Нәбиуллин – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Торналы туп: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 23 б. – 12500 д.
Урман заты: фантастик повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 63 б. – 15000 д.
Мәрҗән убасы: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 88 б. – 7000 д.
Тыюлык: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 64 б. – 7000 д.
Гаилә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 104 б. – 1000 д.
Качкын: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 224 б. – 3000 д.
Бортаслар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 190 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Абдуллин Ф. Тарих чоңгылыннан иңрәгән авазлар // Шәһри Казан. – 1995. – 1 апр.
Сафин Ф. Үткәнне киләчәккә ялгаучы // Казан утлары. – 2003. – № 3. – 184–185 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»