(1937-1986)
Зиннур Сәгыйдулла улы Насыйбуллин 1937 елның 12 ноябрендә Башкортстан АССРның хәзерге Нуриман районы Кече Теңкәш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Җиде класс белем алганнан соң, колхозда төрле эшләрдә эшли, 1956—1958 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Бәләбәй киномеханиклар мәктәбен тәмамлап, 1964 елның көзенә кадәр Нуриман районында киномеханик хезмәтендә була, бер үк вакытта, төп эшеннән аерылмыйча укып, өлгергәнлек аттестатына имтихан тота. 1964—1966 елларда 3. Насыйбуллин — Башкорт дәүләт университеты студенты. 1967 елның январеннан университетның читтән торып уку бүлегенә күчеп, ул яңадан хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. Башта Башкортстанның район газеталарында әдәби сотрудник, аннары Уфада Башкортстан радиокомитетында редактор булып эшли. 1969 елдан бирле 3. Насыйбуллин — Казан радиокомитетында редактор хезмәтендә.
3. Насыйбуллинның матбугатта беренче шигырьләре башкорт балалар журналы «Пионер»да дөнья күрә, аннары бүтән газета-журналларда («Һәнәк», «Чаян»), «Яшь көстәр», «Беренче карлыгачлар» (1969) кебек күмәк җыентыкларда шигъри цикллары басыла.
Шагыйрьнең гражданлык, сугыш вакытына туры килгән авыр балачак һәм яшьлек мәхәббәте темаларына багышланган лирик шигырьләре «Тәлгәш» исемле җыентыгына тупланган.
3. Насыйбуллин 1986 елның 8 январенда вафат булды. Ул 1979 елдан. СССР Язучылар союзы члены иде.
БИБЛИОГРАФИЯ
Тәлгәш: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1973.—136 б. 2000. Рец.: Гамбәров Н. Тәлгәшләрдә сусыл җимешләр.— Казан утла» ры, 1973, № 10, 181—183 б.; Рәшитов Ә. Шигъри тәлгәш.—Татарстан яшьләре, 1973, 26 июль; Хөсни Ф. Шулардай берсе.—Соң Татарстан, 1973, 22 июль.
Аның турында
Хөсни Ф. Зиннур Насыйбуллин.—Казан утлары, 1980, № 8, 170 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)