поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

НАСРЫЙ ГАМИР

(1916–1959)

Драматург Гамир Насрый (Гамир Гариф улы Насретдинов) 1916 елның 3 гыйнварында хәзерге Башкортстан Республикасының Кызыл Кама районы Иске Янҗегет авылында игенче гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1928–1931 елларда Казанда туганнары гаиләсендә тәрбияләнә һәм җидееллык мәктәптә укый. 1932 елда туган авылына кайтып, 1934 елга кадәр колхозда хисапчы, район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы бүлегендә секретарь һәм район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1934–1937 елларда Казан театр техникумында укый, аны тәмамлагач, Кызыл Армия сафларында хезмәт итә (1937–1940), совет-фин сугышы кампаниясендә катнаша. Армиядән кайткач, берникадәр вакыт Татарстан радиокомитетында эшли.

1942 елны Г.Насрый Ватан сугышы фронтына китә, Сталинград янындагы һәм бүтән фронтлардагы күп кенә канлы сугышларда катнаша, ике тапкыр яралана, күрсәткән шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Ватан сугышының соңгы чорында ул фронт газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә, совет сугышчыларының батырлыклары турында үзе эшләгән «Фронт хакыйкате» («Җиңү байрагы») газетасы битләрендә йөзләрчә хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра.

1947 елда армиядән кайткач, Г.Насрый 1949 елга кадәр Татарстан радиокомитетында драматик һәм музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшли, ә 1949 елдан профессиональ язучылык хезмәтенә күчеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Гамир Насрый бик яшьли каләм тибрәтә башлый. 1932 елда, уналты яшьлек үсмер малай чагында, аның «Ялкау Бикмөхәммәт» исемле дүрт пәрдәле пьесасы матбугатта чыга. Утызынчы елларда яшь драматург бигрәк тә кече формалы сәхнә әсәрләре язуга игътибарын юнәлтә. Шундый әсәрләрнең бер өлеше («Культура фронтында», «Пушнина өчен көрәш», «Болын ударниклары», «Колхоз сәүдәсе», «Бәйрәм көннәрендә», «Чәчү алдыннан» исемле инсценировкалар, «Бухгалтер Ашмасов», «Патриотлар семьясы», «Таныш кешеләр» кебек бер пәрдәле пьесалар) язучының «Колхоз театры» дигән китабында (1934) һәм күмәк җыентыкларда дөнья күрә. Бу чордагы күләмлерәк әсәрләреннән авторның «Делегат» (1936), «Путевка» (1938), «Ил чигендә» (беренче исеме – «Күл буенда», 1939) пьесаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин.

Г.Насрый сугышка кадәрге чор әсәрләрендә үк үзен үткен телле, тормышчан конфликтлар, көлке ситуацияләр кора белгән драматург итеп таныта. Бу уңай сыйфатлар язучының сугыштан соңгы иҗатында тагы да калкурак чагылыш табалар. Дөрес, сугыштан соңгы беренче елларда әдәбият белемендә хөкем сөргән конфликтсызлык теориясе Г.Насрый иҗатына да үзенең тискәре йогынтысын ясый, аның драматурглык талантына тулысынча ачылырга мөмкинлек бирми. Ләкин әдип эзләнә, күп укый, өлкән буын татар драматургларының иҗади тәҗрибәсен ныклап өйрәнә. Бу елларда ул бигрәк тә комедия жанрында нәтиҗәле эшли. Күп кенә бер пәрдәлек һәм «Күңел дәфтәре» (1949), «Директор Тарханов» («Без капчыкта ятмый», 1950), «Алтын көз» («Идел буенда», 1948) кебек күләмле әсәрләреннән соң ул үзенең илленче еллар татар драматургиясендә үзенчәлекле урын тоткан «Кушнарат» (1951), «Кадерле минутлар» (1952), «Туган авылым» (1955), «Яшел эшләпә» (1956) исемле комедия һәм драмаларын яза. Илленче елларда Г.Насрыйның пьесалары театрлар репертуарында ныклы урын ала. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә аның – «Кушнарат» (1952), «Кадерле минутлар» (1953), Минзәлә татар дәүләт театрында – «Туган авылым», «Кадерле минутлар», Республика күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) – «Күңел дәфтәре», «Яшел эшләпә», Татар дәүләт опера һәм балет театрында – «Идел буенда» («Алтын көз»), Башкорт дәүләт академия театрында – «Туган авылым», «Яшел эшләпә», Дагстандагы лак театрында «Яшел эшләпә» пьесалары зур уңыш белән бара. Әдипнең «Кушнарат», «Кадерле минутлар», «Яшел эшләпә» пьесалары русча тәрҗемәдә дә басылып чыга.

Г.Насрый – дүрт дистәгә якын сәхнә әсәре авторы, көндәлек матбугатта һәм аерым җыентыкларда аның шулай ук күпсанлы сатирик шигырьләре һәм поэмалары («Дилбәр», 1954; «Әшнәкәй», 1954), хикәяләре, очерклары басыла. Әдипнең җыр жанрындагы эшчәнлеге дә игътибарга лаек. «Сайра син, тургай» (З.Хәбибуллин музыкасы), «Хак булса әгәр» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Мәхәббәт җыры» (С.Сәйдәшев музыкасы), «Яз шатлыгы» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Күңелемдә яз» (Р.Яхин музыкасы) кебек җырлар драматургның бу өлкәдә дә үзенчәлекле уңышка ирешүе турында сөйли.

Ул 1959 елның 27 декабрендә вафат була.

Г.Насрый – 1940 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Колхоз театры: кечкенә сәхнә әсәрләре. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 54 б. – 7000 д.
Комедияләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 120 б. – 3065 д.
Пьесалар. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 230 б. – 10000 д.
Туган авылым: драма. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 116 б. – 6000 д.
Яшел эшләпә: комедияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 106 б. – 3000 д.
Сайланма әсәрләр / төз. Ш.Зәйни; кереш сүз авт. Б.Гыйззәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 284 б. – 9000 д.
Пьесалар / төз. Ш.Җиһангирова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 256 б. – 4200 д.
* * *
Дорогие минуты: пьеса / пер. с татар. – М.: Искусство, 1957. – 123 с. – 5000 экз.
Зеленая шляпа: комедия-водевиль / пер. с татар. – М.: ВУОАП, 1959. – 69 с. – 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыйззәт Т. Гамир Насрый иҗаты // Т.Гыйззәт. Әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 305–315 б.
Хуҗин М. Онытылалар... // Мәйдан. – 2004. – № 6. – 112–123 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»