поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МОСТАФИН КАМИЛ

Шагыйрь Камил Әхмәди улы Мостафин 1932 елның 26 ноябрендә Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә финанс хезмәткәре гаиләсендә туа. Татарстанның Саба районы үзәгендә – башлангыч, хәзерге Арча районының Яңа Чүриле авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1951–1956 елларда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында математика белгечлеге буенча белем ала. 1956 елдан 1957 елга кадәр – Мәскәүдә, 1957 елдан Уралда яши һәм эшли. 1970 ул – Чиләбе шәһәре фәнни-тикшеренү институтында үз белгечлеге буенча өлкән гыйльми хезмәткәр. Бүгенге көндә К.Мостафин Мәскәү шәһәрендә яши, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Камил Мостафинның «Вокзалда» исемле беренче шигыре 1956 елда «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыга. Шул вакыттан бирле оригиналь шигырьләре һәм русчадан шигъри тәрҗемәләре белән Татарстан көндәлек матбугатында даими катнашып килә. 1966 елда «Җыр сафка чакыра» исемле мөстәкыйль җыентыгын бастыра. Хәзер аның татар телендә һәм рус теленә тәрҗемәдә дөнья күргән дистәгә якын китабы бар. Моннан тыш К.Мостафинның шигырьләре төрле елларда татар һәм рус телләрендә Казан, Чиләбе, Мәскәү, Донецк нәшриятларында чыккан күмәк җыентыкларда, альманахларда, антологияләрдә һәм «Огонёк», «Юность», «Смена», «Советский воин», «Урал» кебек журналларда урын ала.

К.Мостафин – шигърияттә фикер һәм хиснең, эчтәлек һәм форманың гармоник төгәллегенә, җыйнаклыгына, сөйләм интонациясенең табигыйлегенә омтылучы шагыйрь. Аның әсәрләрендә заман темалары бүгенге техник интеллигенция вәкиленең үзенчәлекле шигъри фикерләве аша ачыла.

Хезмәт һәм фән өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен К.Мостафин Хезмәт Кызыл Байрагы (1981), «Почет Билгесе» (1976) орденнары һәм ике медаль белән бүләкләнә.

К.Мостафин – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җыр сафка чакыра: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 45 б. – 4000 д.
Һәркемнең үз йолдызы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 59 б. – 3000 д.
Горур ташлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 88 б. – 3000 д.
Урман баласы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 22 б. – 9000 д.
* * *
Ключ: стихи / пер. с татар. Л.Смирнова; вступит. статья Р.Мустафина. – Челябинск: Южн.-Урал. кн. изд-во, 1971. – 87 с. – 5000 экз.
Июньские ночи: стихи / пер. с татар. Л.Смирнова. – Челябинск: Южн.-Урал. кн. изд-во, 1975. – 95 с. – 5000 экз.
Сто первое чудо: стихи / пер. с татар. Л.Смирнова. – М.: Современник, 1976. – 78 с. – 10000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мустафин Р. Сто первое чудо // Р.Мустафин. Образ времени. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – С. 288–293.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»