|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
МОСТАФИН ЭДУАРД
(1945-1997)
Эдуард Госман улы Мостафин 1945 елның 31 гыйнварында Башкортстанның Краснокама районы Кәс (Касево) авылында туып, Саузда тәрбияләнеп үсә. Яшьтән шигърияткә, гаделлеккә омтылып үскән егет урта мәктәпне тәмамлап берничә ел үткәч, Татарстанга килеп, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Ләкин анда бер-ике ел укыгач, ул тормыш мәктәбенә китәргә мәҗбүр була: Урта Азиядә, Уралда була. Игорка портында, Казанның бер кино күрсәтүче оешмасында рәссам булып эшли, төрле эшләр башкара.
Тумышы белән шагыйрь җанлы Эдуард, кая гына барса да, гомере буена яшьлек гыйшкы — шигърияткә тугрылыклы булып кала.
Шагыйрь өч шигырь җыентыгын дөньяга чыгара. Халкыбызның каһарман милли-азатлык көрәшчесе Батыршаның тормыш һәм көрәш юлы турында тирән фәлсәфи-эстетик фикерләрен чагылдырган «Батырша» поэмасын яза. Укучылары һәм каләмдәшләре арасында үзен талантлы заман шагыйре итеп таныта.
Туксанынчы еллар азагында Э.Мостафин үз фатирыннан читләштерелеп, йортсыз-җирсез кала. Төрле җирләрдә кунып йөрергә мәҗбүр була. 1997 елда көннәрдән бер көнне бөтенләй дә югала. Э.Мостафинның үлгән вакыты да, үлгән урыны да төгәл мәгълүм түгел.
Э.Мостафин — 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Бишенче фасыл: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 128 б. — 4000 д.
Ут. Кәгазь. Каләм: шигырьләр, поэма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 79 б. — 4000 д.
Туасы көн: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 208 б. — 5000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Зөлкарнәев Ф. Тау артында — офыклар //Соц. Татарстан. — 1979. — 21 окт.
Арсланов Н. Яшь шагыйрьнең уңышы // Татарстан яшьләре. —1980. — 7 июнь.
Хуҗин Р. Ялгызлыктан — халыкка, хаклыкка! // Казан утлары. — 1993. — №1. — 178-180 б.
Я һ у д и н Э. Эдуард Мостафин // Шәһри Казан. — 2002. — 23 авг.
Мәхмүдов Ә. Дөньяны таң ташлап китмәс... // Шәһри Казан. — 2005. — 28 гыйнв.
Зарипов Р. Изге җан, сизгер җан булсаң... // Татарстан яшьләре. — 2006. — 3 окт.
Нәҗмиев Т. Ерак буыннардан килгән серлелек // Татарстан яшьләре. — 2006. — 28 окт.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
|
|