поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘМИРХАН ИЛДУС

Илдус Госман улы Әмирханов 1941 елда туган.

КАЙБЕР КИТАПЛАРЫ:

Әмирхан Илдус. Татар фәлсәфәсе һәм милли мәгариф. − Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. − 335 б.
Татар кануны (кануннамә). − Казан: Татар халкының Милли Мәҗлесе, 1996. − 44 б.
Кануннар Айдар Хәлимнең “Милләт һәм тәрәкъкыят” фонды исәбенә нәшер ителде һәм бушлай таратылды.
Татарстан Республикасы милли мәгарифнең концептуаль нигезләре. Проект. − Казан: РИЦ «Школа» нәшрияте, 2000. − 20 б.
Концептуальные основы национального просвещения Республики Татарстан. Проект. − Казань: РИЦ «Школа», 2000. − 20 с.
Татарстан гаиләсенең әхлак кануны.

Әлеге канун “Нравственный кодекс семьи Республики Татарстан» (төзүче авторлар Илдарханова Флюра Әмировна, Әмирханов Илдус Усманович, Хафизов Борис Тимербаевич) хезмәтенә таянып эшләнелде. Русчадан тәрҗемәне Чулпан Әмирхан ясады. Төзүче һәм мөхәррир Илдус Әмирхан. − Казан: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының граңданлык хәләте актларын төркәү идарәсе, Россия белем бирү академиясенең дәүләт гаилә һәм тәрбия фәнни-тикшерү институты (Татарстан Республикасында федераль учреждениясе филиалы), 2002. − 50 б.

Нравственный кодекс семьи Республики Татарстан. Авторы: Ильдарханова Флюра Амировна, Амирханов Ильдус Усманович, Хафизов Борис Тимербаевич. Казань: Кабинет Министров Республики Татарстан, ГосНИИ семьи и воспитания (филиал федерального учреждения в Республике Татарстан), 2001. − 63 с.м Әмирхан Илдус. Татар тормышы (кануный эшләнмәләр). Казан-Чаллы: “Әмирхания” мәгърифәтчелек фонды, 1997. − 69 б.
Әмирхан Илдус. Ислам һәм татар милләте (җыентык). Казан-Чаллы: “Әмирхания” мәгърифәтчелек фонды, 1997. − 53 б.

“Әмирхания” мәхәлләсе. Нигезнәмә. Казан-Чаллы: “Әмирхания” мәгърифәтчелек фонды, 1997. − 43 б.

Амирханов Ильдус. Проблемы татарского национального просвещения (концептуальные разработки). Казань-Челны: Просветительский фонд «Амирхания», 1997. − 64 с.

“Әмирхания” рухи-дөньяви мәдрәсәсе. Нигезнәмә. Казан-Чаллы: “Әмирхания” мәгърифәтчелек фонды, 1997. − 54 б.

Татар кыйбласы кая?!

Татар халкы дүрт ярым гасырдан артык инде Мәскәү коллыгында яши. Шул дәвердә ул күп мәртәбә иреккә чыгуга омтылыш ясап караса да, зур югалтулар белән артка чигенә. Соңгы 1986 ел апрель инкыйлабы да аны бу халәттән чыгармады. Әлеге чорда барлыкка килгән милли күтәрелеш тә җиңелүгә дучар ителде. Халык яңадан әкәм-төкәм шикелле үз кабыгына кереп бикләнде. Рухи, милли-мәдәни үсеш тукталды, татар яңадан мәрткә китте.
Ә иң аянычы – һәр җиңелүдән соң ул үзенең илаһи куәтен җуя бара. Чөнки һәр хәлиткеч бәрелештә милләтнең иң яхшы уллары кырыла, мәсхәрә ителә, мыскаллап җыелган каймагы юыла. Аның каравы, милли таркалыш нәтиҗә-седә барлыкка килгән зарарлы матдәләре, иң яман сыйфатлары туплана. Болар коллыкка каршы торган тумыштан килгән иммун системасын җимерә.

Хәзерге вакытта татар халкы илаһи куәтен җуеп, барлык ирексез халыклар кебек “цивилизацияле” коллыкта яши. Алла биргән иреген югалту сәбәпле, халыкның күпчелеге үзенең коллык халәтен аңламый, нормаль яшәү рәвеше итеп кабул итә. Әмма мондый яшәү рәвеше табигате белән бозык.

Ничек болай булды әле, зур мәмләкәтләр төзегән, цивилизацияләр тудырган, куәтле дәүләтләр корган горур һәм буйсынмас түрек кәвеменең варислары мескен коллар дәрәҗәсенә төштеләр? Кайчан һәм ничек кулга ияләштереп булмаган бүреләр ялагай этләргә әйләнделәр? Ни өчен ирекле кешеләрнең табигый сыфатлары булган намуслылык, турылык, миһербанлык хашәрәт коллар мәкерлегенә, хаинлегенә һәм куркаклыгына әйләнде? Ни өчен һәр иреккә омтылыш тагы да тирәнрәк коллыкка төшү белән тәмамлана? Рухның бу кадәр тирән түбәнлеккә төшүенең төп сәбәбе нидә? Татар халкының кайчан да булса иреккә чыгуына өмет бармы? Әллә инде ул чыннан да мәңгелек йокыга талган? Әллә мәңгегә бәйдәге этләрнең язмышына дучар ителгән?

Әгәр без бу сорауларга өздереп җавап бирә алмасак, һәр ирек даулавыбыз коллыкны тирәнәйтәчәк, һәр җиңелүебез каршы көчләрнең куәтен арттырчак.

Әлегә исә без үзебезнең коллык халәтебезне Мәскәүдән күрәбез. Әмма безнең һәрбер җиңелүебез Мәскәүнең колониаль сәясәтеннән дә бигрәк, татар җәмгыятенең тирән таркалышы, бик күп катламнарга бүленеше, кыйбласын, яшәү егәрлеген югалтуы, илаһи куәте кимүе, гасырлар буе тәрбияләп үстергән рухи, милли-мәдәни, матди-җәмгыяви тамырларыннан аерылып, рухына ят үсентеләргә тоташуы белән билгеләнгән. Шул сәбәпләр аркасында, атомар дәрәҗәгә төшкән милли таркалыш, гомумән алганда, татар халкының һәм татар милләтенең барлыгы мәсьәләсен бөтен кискенлеге белән куя.

Әлеге рисаләт милли хәрәкәттә катнашкан кайбер милләттәшләремә җавап буларак язылды. Алар мине бергә эшләргә чакыра. Әмма һаман да кый-блаларын билгели алмыйлар. Шуңа күрә аларга киңәшем шул: ошбу рисаләтне укып конкрет фикергә килсенәр иде – кыйбла итеп кайсы дөньяны сайлыйлар – илаһият дөньясынмы, әллә көфер дөньясынмы. Илаһият дөньясын булса, без бергә, көфер дөньясын булса, аерым. Ике дөнья – ике кыйбла берләшүгә түгел, таркалышка китерә. Берләшик дисәк, башта көфер дөньясыннан аерылыйк.


Илдус Әмирхан
www.Tatartime.com
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»