|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.МӘХМҮТОВ МИРЗАМирза Исмәгыйль улы Мәхмутов 1926 елның 1 маенда Мордва Республикасының Ләмберә районы Алтар авылында туа. Бөек Ватан сугышы ветераны. Россия мәгариф академиясе һәм ТР Фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният эшлеклесе, гарәп, төрек, Ислам белгече һәм тәрҗемәче М.Мәхмутов хәрби, фәнни, иҗтимагый һәм педагогик эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен Ленин, Октябрь революциясе, ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, 12 хәрби һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Н.К.Крупская исемендәге премия, ТРның Дәүләт премиясе лауреаты. Бугенге көндә — Татарстан Республикасының Дәүләт буләкләре комитеты, Казан дәүләт педагогика университетында докторлык диссертацияләре яклау советы әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясенең социалъ-икътисадый фәннәр булеге академик-секретаре. |
Иң күп укылган
|