|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ҖӘЛИЛОВА ГӨЛНАРА
Гөлнара Җәлилова (Гөлнара Дамир кызы Җәлилова-Галәвиева) 1983 елның 29 июлендә Актаныш районы Яңа Әлем авылында туа. Мәктәп елларыннан шигырьләре республика матбугатында даими басылып килә. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә «Шәһри Казан» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли. Көндәлек матбугатта аның кызыклы, проблемалы мәкаләләре даими күренеп килә. Ул — ике китап авторы. Әлеге китапларда шагыйрәнең лирик һәм фәлсәфи шигырьләре урын алган. Г.Җәлилова — 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Синме бу, бәхет?: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. — Казан: Матбугат йорты, 2002. — 158 б. — 2000 д.
Кояшлы сукмак: шигырьләр / кереш сүз авт. Х.Әюп. — Казан: Мәгариф, 2007. — 1276. —1000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Садә Г. Сүндермә учагыңны, шагыйрә! // Шәһри Казан. - 2007. — 4 май.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
ҖИРГӘ БӘХЕТ ӨЧЕН ТУДЫМ МИН
Йолдыз булсам
Зөһрә кызның талир тәңкәләре
Чәчелгәннәр күккә йолдыз булып.
Кара төндә җиргә энҗе төшә,
Сөю-мәхәббәткә ташып, тулып.
Шул йолдызлар җиргә бәхет чәчә,
Йөрәкләргә бүләк итә илһам.
Мин бары тик сөю нурын гына
Чәчәр идем җиргә, йолдыз булсам.
Каләм дәфтәр ашый
Төн патшасы миңа ишек кага,
Колагыма пышылдый ул: "Йокла! Йокла!
Ташла каләм белән дәфтәреңне,
Серле төшләр ниләр сөйли — шуны тыңла!"
Ялгышасың, Төн Патшасы, ялгышасың,
Дәфтәр, каләмсез яшәү ул — яшәү түгел.
Хисләр, ташып, ак кәгазьгә түгеләләр,
Йөрәк сыкрый, кыллар чиртеп җырлый күңел.
Тыеп булмый, шашкан хисләр ярга ташый,
Ә каләмем әле һаман дәфтәр ашый...
Мәхәббәт
Мәхәббәт татлы ул, дигәннәр
Ялгышкан.
Мәхәббәт яралган, күрәсең,
Сагыштан.
Мәхәббәт — газапның упкыны,
Килешәм.
Мәхәббәт кодрәте тиңдәшсез,
Бирешәм.
Мәхәббәт — тыелган җимешнең Татлысы.
Мәхәббәт — йөрәкләр хисенең Затлысы.
Мәхәббәт — гашыйклар күңленең Мең кылы.
Мәхәббәт — йөрәкнең мәңгелек Чоңгылы.
Кыргый гөл
Сафлык аланында кыргый гөл ул,
Чәнечкеле аның таҗлары.
Чәнечкеләр аша карадылар,
Белмәделәр анда җан барын.
Кыргый гөл дә бер көн чәчәк атты, —
Кыргыйлыкта икән матурлык.
Горур гына башын күтәрде дә
Бар дөньяга сафлык тутырды.
Кыргый чәчәк кыргый бер аланда
Кыргый матурлыкка әйләнде.
Матурлыкка хәйран булды дөнья,
Сафлык белән бәхет бәйләнде.
Көтәм...
Көнем тәмам. Бар җиһанда
Төн хакимлек итә.
Йөрәк уралган сагышка,
Җаным нидер көтә.
Көн дә тәмам. Кара челтәр
Бизәгендә Ак Ай.
Шатланырлык бер сәбәбем
Юк та кебек бугай.
Көнем тәмам. Тик мин генә,
Төн сакчысы кебек,
Йокламыймын, күктән сөю,
Могҗизалар көтеп.
Җиргә бәхет өчен тудым мин
Әнкәй ак биләүгә төргән чакта
Миңа шулай диеп пышылдаган.
Аның сүзләренә Аллаһ үзе,
Фәрештәләр хәтта кушылганнар:
"Җиргә бәхет өчен тудым мин!"
Мүкәй-мүкәй җирдән шуышканда
Изге җирем дога кылган миңа.
Маңгаемнан үпкән мине үзе...
Изге Анам, бәхетлемен шуңа:
Җиргә бәхет өчен тудым мин!
Фатыйхасын биргән тумыштан ук
Җәбраил фәрештә — изге канат:
"Бәхетле бул!" — диеп пышылдаган
Колагыма минем кабат-кабат.
Җиргә бәхет өчен тудым мин!
Казан утлары № 6, 2004
|
|