Фәрит Латыйпов 1950 елның 1 апрелендә туган.
Фәрит Латыйповның яңа китабы дөнья күрде
Уфа авиация университеты доценты, танылган тел белгече Фәрит Латыйповка быелның апрель башында 60 яшь тулды. Ул 33 елдан артык Борынгы Греция һәм Борынгы Рим язуларын, этрус, миной, пеласг, мизий, протомакедон (Балканнар), рет (Швецария), турдетан (Испания), пикт (Шотландия) телләрен өйрәнә.
Аның фикеренчә, бу телләрнең барысы да үзара тугандаш һәм болгар, ә элегрәк киммерий теленең дәвамчысы булган татар теленә (казан-төрек теле) якын. Ә күптән түгел генә ул этрус язуларын укуның яңа ысулын уйлап тапты (ПЭКФОС) һәм 15тән артык текстны тәрҗемә итте. Алар арасында Мисыр мумиясенең япмасында, Капуидагы терракот плитәсендә, Перуджидагы таш плитәдә, Кортондагы бронза пластина кыйпылчыкларында, Цередагы Пупэ арибаллесында, Эгей диңгезендәге Лемнос утравында сугышчыларга куелган һәйкәлдә, Угарит китапханәсендә сакланган язмалар бар.
Ул, шулай ук, сүзләрнең 4 мең ел эчендә үзгәрү, ә кайберләренең үзгәрешсез калу сәбәбен дә ачыклады. Баксаң, эш баш миенең сөйләм үзәгендәге «фонетик процессор»ның «таяну» авазларына бәйле икән. Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, нигездә бу - Т, Х, М, П, Н, Ш авазлары. Фәрит Латыйпов аңлатуынча, ЕХЕТ «егет», ТАМАША «тамаша», ИН_ТЕХУ «интегү» кебек сүзләр 3 мең ел эчендә бер үзгәрешсез калган. Ә менә АВИЛ «ел» сүзе бик күп үзгәрешләр кичергән: АЙИЛ-ЙИЛ-ЕЛ. Кайбер этрус сүзләре Идел буенда яшәүче халыклар өчен бүген дә тәрҗемәсез аңлашыла: ИПЕ «ипи», СУЛ «су», ИКАН «икән», ТУРМШ «тормыш», ПР «бер», АСА «ача», САКА «чыга», ДУТА «тот», ЗЕТА «җитә», АНЕЙ «әни» һ.б.
Фәрит Латыйпов үзенең юбилеена Уфада яңа китап бастырып чыгарды. Бу китапта автор шумер һәм этрус телләрен төрле дәрәҗәдә капма-каршы куя, аларны тикшерә, өйрәнә. Аның хезмәтен филология һәм тарих фәннәре докторлары рецензияләде. Бу китап шумер идарәчеләре сыннарының фотолары, шумер һәм миной телләрендә балчыктан язылган язулар белән бизәлде. Китапта шулай ук көнчыгыш халыклары киеменнән Аспарух крепостенең Борынгы Болгар сугышчысы да сурәтләнгән.
Рамил Гарифуллин, Уфа