Ләйлә Кәримова: «Әтием белән горурланам»
Газиз Ватаны өчен башын салган патриотик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы - Ләйлә ханым Кәримова әтисенең рухын күңелендә бүген дә кадерләп саклый. Әтисенә багышланган төрле кичәләрдә, чараларда ул актив катнаша. «Сугыш башланганда әти әле бик яшь булган. Алар Муса Җәлил белән дус булганнар. Үзләре белән нәрсә буласын да белмәгәннәр. Романтик рухта яшәп, шигыйрь белән җенләнгәннәр, бер-берсенә шигырьләр укыган, яшьләр белән очрашкан. Ә язмышлары әнә нинди борылыш алган - Җәлилнең башы чабыла, Фатихның сугыш кырында гомере өзелә. Ләкин алар язмышларын ирләрчә кабул итә белгән»,-ди Ләйлә ханым.
-Ләйлә ханым, бу сорауны Сезгә, мөгаен, еш бирә торганнардыр. Сез шундый кешенең кызы булуы белән горурланып яшисезме?
-Горурланып дип инде... Мин, гади генә әйткәндә, әтиемне аңлыйм. Әйе, миңа еш кына «Горурланасыңмы?» дигән сорау бирәләр. Аның урынында башкалар да шулай эшләр иде. Беренче урында алар намус аклыгы һәм ил язмышы турында уйлаганнар. Хәзер дә Ф.Кәримнең иҗаты белән кызыксыналар, яраталар - мине шул шатландыра. Әтием үзенең башына төшкән язмышны ирләрчә кабул иткән.
-Төрле очрашуларга еш йөрисезме?
-Әйе, каяга гына чакырмыйлар мине. Сөендергәне шул, әтием Фатихны беләләр, яраталар. Болгарда да, Кукмарада да, Байлар Сабасы, Балык Бистәсе, Буа, Түбән Кама... Мәктәп, гимназияләргә йөрим. Кызганычка каршы, әтием белән яши алмадым. Әтинең юклыгы бик сиздерә. Мин аның турында истәлекләр язам.
Мөршидә Кыямова.